Логотип Идель
Саннар

НОЯБРЬ 2019

19 ноября 2019 НОЯБРЬ 2019

Кулыңда көтеп алынган ноябрь санымы? Тукта-тукта, укый башларга ашыкма! Сыр яратсаң, билгеле. “Тәмле-сырлы” сан бу! Тышлыктан ук аңлагансыңдыр инде. Шуңа күрә сыр яратучылар рәтендә икәнсең, журналны укый башлаганчы, кү-ү-үп итеп сыр кисеп куй.

Булдымы? Алайса, киттек!

Журнал тышлыгындагы сөйкемле егет – Данияр Гомәров. Ул сырлар ясый. Алинә Минневәлиева аларда кунакта булып, Данияр ясаган сырлар белән сыйланып, егетнең әлеге гаҗәеп шөгыле турында безгә дә сөйләде. Әңгәмәне журналның 4-5нче битләреннән укый аласың.

8-9нче битләрдән безгә күп балалы әниләр – Лилия Муллагалиева, Ләйсән Гыймаева, Айсылу Лерон елмая.  Кемнең баласы песи белән бер савыттан ашаганын беләсең килсә, тизрәк укы бу язманы! Илгиз Шәкуров барысын түкми-чәчми җиткерә.

Бу санда да Айдар Шәхин белән бергә фәнне кызыклы итеп өйрәнергә мөмкин. Физика китабында күңелсез итеп язылган озын параграфларны укыйсың килмәсә, 16-17нче битләргә күз сал! “Ятим” электроннар, “бичара” атомнар хакында укыгач, белемең дә артыр, кәефең дә күтәрелер!

20-21нче битләрдә Илүзә Касыймова озын чәчле егетләр һәм кыска чәчле кызлар хакында язган. Язма геройлары да нәкъ менә алар. Бу күренешкә һәркемнең үз фикере. Ә син бу турыда ни уйлыйсың?

Медлайфхакта бу санда артык авырлык турында сөйләшәбез. Балалар республика клиник хастаханәсе табибы Мария Шәйдуллина барлык сорауларга җавап бирә. Язманы укып, син дә үзеңне кызыксындырган сорауларга ачыклык кертерсең.

32-33нче битләргә күз салсаң, иманым камил, синең дә калфак тегәсең килә башлаячак. Динә Нәҗметдинова һәм аның геройлары һәркемне кызыктырырлык калфак тегәргә өйрәткән бит!

38-39нчы битләрдә Айсылу Хафизова егетләр турындагы 13 мифны “ө-өф” итеп өргән дә, юк иткән! Ышанмасаң, үзең укып кара.

Шигърият бүлегендә сине Миләүшә Гафурованың иҗат киңлегенә чакырабыз. Миләүшәнең күңел ишекләрен шакып, дөньяга яралган шигырьләрен укып, илһамлан, ләззәт ал!

Бу санда әле бик күп кызыклы, файдалы язмалар бар. Рәхәтләнеп укы! Синең өчен! Синең турында!

Яратып, Чаткы