Логотип Идель
Саннар

ИЮЛЬ 2019

15 июля 2019 ИЮЛЬ 2019

Дустым, әйдә, бергә утырып каһвә эчик әле. Мин сиңа соңгы бер айда тормышымда булган хәлләрне сөйләрмен. Кыскасы, мин сине "свидание"га чакырам. Җайлап утырдыңмы? Каһвәң суынмаганмы? Хәлләрең ничек соң? Минеке дә ярыйсы кебек, шөкер. Син каһвәңне эч, эч, суынмасын.

Июль минем өчен бик үзенчәлекле ай булды бит әле. Җәй инде югыйсә, ял итәргә, су коенырга тиеш бит без. Ә без менә эшләдек: журналның яңа санын үзенчәлекле итәргә тырыштык бөтен редакция белән. Әй, яздык язмаларны, әй яздык – журнал битләренә сыймады хәтта. Әйдә, журнал битләренә сыйган язмалар, үзем танышкан шәхесләр турында тәртип буенча сөйлим әле. Кара генерал белән таныштым. 5000 фашистны, 40 эшелонны, 10 күперне һәм 16 сугыш самолётын юкка чыгарган шәхес белән син дә таныша аласың. 2нче биттә язылган аның хакында.

Икенче танышым – Әмир Әхмәтҗанов. Шук, шаян, бераз гына тәртипсез Әмирнең чын чаңгы спортына килеп керүе, 4 тапкыр Татарстан чемпионы, чаңгы буенча спорт остасына кандидат исеме алуы турында – 3нче биттә. Өченче танышым – Азнакай кызы Ләйсән Хуҗина. Аның белән әңгәмә кору җиңелләрдән булмады. Җәйге каникуллар вакытында да эшләүче, бер генә минутын да бушка уздырмаучы туташыбыз, һичшиксез, синең игътибарыңа лаек. Нәрсәсе бар соң аның шул кадәр дисеңме? 4-5нче битләрне ачып кара әле – барысын да аңларсың. Илүзә Галимҗанова белән Нурсил Галимҗанов – туганнар. Икесе дә тырыш, булдыклы гына түгел, театрга гашыйк җаннар да. Үзләренең авылларында «Яшьләр җыелган җирдә» дип исемләнгән театр труппасы булдыралар да шунда уйнап та йөри башлыйлар.

Танышларның исемлеге генә түгел, географиясе дә арта хәзер. Ник дисәгез, 8-9нчы битне ачып карагыз. Шуннан барысын да үзегез аңларсыз. Ярар инде, ярар, әйтәм: Американың Делавэр штатында яшәүче Гүзәл Мосабирова белән таныштым. Сине дә таныштырам.

Ооооо, киләсе танышым, просто «ОООООООООООгонь» кеше – Мөнир Рахмаев. Хатыны белән матурлык салоннарына йөргән кешене күргәнем юк иде әле.

Яңа танышларым арасында «иске» кешеләр дә бар. «Иске» дигәндә би-и-и-ик борынгы кешеләрне әйтүем (үлгән инде алар хәзер барысы да). Ләкин сиңа да, миңа да алар белән танышырга кирәк. Берсе «Ялкын»ның 12-13нче битләрендә «яши».

О, киләсе танышларым Мөнир Рахмаев кебек үк шоу-биз дөньясыннан. Берьюлы 5 йолдыз: ТATARKA, Аигел, Тимур СПБ, Тимур һәм Ильяс Гаязовлар. Бу йолдызлар каян килгән, нәрсә белән шөгыльләнәләр – бөтен сорауларга җавап таптык.

Быел мәктәпне тәмамлаган Елена Радченко бик үзенчәлекле туташ булып чыкты. 8нче сыйныфта укыганда «Талантлар университеты» программасында катнашып, «Газпром» классында уку мөмкинлеген откан кыз Елена. 23-26нчы битләрне ачып укысаң, сиңа да файдалы булыр: анда киңәшләр бар. Бу танышымны URBANGIRL дип әйтер идем. Гүзәл Әхмәтгәрәева – Яр Чаллыда татарча урбанистика юнәлешен үстерүче кеше. Аның белән 42-43нче битләрдә таныша аласыз.

Менә шула-а-ай. Бу айдагы иң зур вакыйгалар менә шушы 10 шәхес белән танышуга бәйле. Моннан тыш һәрвакыттагыча төрле һөнәр ияләре, медицина белгечләре, кызыклы язучы, шагыйрьләре белән таныштым. Татарстанның туристик урыннарына күзәтү ясадык, чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралыштык, спорт белән шөгыльләндек, көрәшче абыйлар белән күрештек, психологка бардык, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Кыскасы, әле айның уртасы гына – ә минем тормышымда шулкадәр күп вакыйга булды. Бергә булсак, синең тормышың да күңелле узар. Каһвәң беттеме әллә?! Әйдә, тагын берне ясыйм, журналны да бергәләп укып чыгарбыз)

Чаткы Ялкынлы