Логотип Идель
Саннар

ГЫЙНВАР 2022

17 января 2022 ГЫЙНВАР 2022

Бу дөньяда бары өч әйбергә генә озаклап карап торып була: аккан суга, янган учакка һәм безнең журнал тышлыгына. Ә гыйнвар санының тышлыгы исә аеруча зәвыклы, күзгә рәхәт булды. Тик, озак тоткарланмыйк, журнал эчендәге сине тагын да кызыклы нәрсәләр көтә.

Бу санның шәхес сәхифәсен тышлыктагы чибәр кыз – Таңсылу Җиһангәрәева белән әңгәмә ачып җибәрә. Шулай ук, сине кастомнар ясаучы (ни икәнен белмәсәң, борчылма – аңлатырбыз) Дания Хәлимова, косметолог Айгөл Шакирова белән әңгәмәләр көтә. Өстәвенә, студентлар көненә бәйле хорафатларны, гадәтләрне барларбыз һәм бераз гына (беркемне дә үпкәләтмичә) авыл һәм шәһәр кызларын чагыштырып алырбыз.

Ачыш сәхифәсендә «өй! come on» исемле чит ил һәм Россия студентларына аралашу өчен онлайн һәм оффлайн форматтагы проект, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, һәм мәктәптә уку-укыту системасының йомшак яклары турында фикерләшербез.

Фән сәхифәсендәге язма исә аеруча кызыклы һәм актуаль: сүз куешулар, ягъни дөньяви заговорлар турында сөйләшербез. 

Ә тәҗрибә сәхифәсендә исә сине чын тәҗрибә көтә (көтмәгәндә!), ә төгәлрәге, каһвәгә бәйлелек һәм аннан котылу омтылышы.

«Оялчан алма»да тагын бер четрекле тема: якын дустың мәхәббәт аңлатса, нишләргә?

Иҗтимагый күренешләр һәм проблемаларны барлауны дәвам итәбез: ни өчен хатын-кыз булу кыйммәткә төшә? Бу санда син «ал салым» (розовый налог) турында укый алачаксың.

Шулай ук, эмоциональ басым, ягъни газлайтинг турында да сөйләшербез.

Ә иҗат сәхифәсендә – өч юбиляр! Кемнәр икәнен әйтмибез, үзең укып бел!;)