Логотип Идель
Саннар

ГЫЙНВАР 2020

22 января 2020 ГЫЙНВАР 2020

Та-да-а-ам! Ниһаять, гыйнвар саны да кулыбызда! Бу санда сине бихисап күп кызыклы язмалар көтеп тора.

Журналның 3 битеннән безгә Саба егете Фәвиз Гыйләҗиев елмая. 2019 елның җәендә аның белән гаҗәеп хәл була – ул кечкенә егетне суга батудан коткарып кала. Бу вакыйга турында аның үз теленнән ишетәсегез килсә, тизрәк журналны укыгыз!

Тышлыгыбыз герое – Айзилә Абдрахманова турында 4-5 битләрдән укый аласыз. Айзиләнең иҗат итү сере, «Глаголица» бәйгесендә җиңү тарихы турында белми калмагыз!

Бию җене кагылган Азнакай кызы Ләйлә Ибраһимова хакында да әйтми калу мөмкин түгел. Бу сәләтле кыз турында сез дә белергә тиеш! Бию серләренә төшенү өчен Азнакайдан Казанга кадәр килеп, дәресләр алып йөрүче бу кыз чын-чынлап соклануга лаек!

Җәмәгать транспортына бәя арту турындагы канун турында да язмый кала алмадык. «Заранее готовим деньги», яки Транспорт бәясе кабат артты!» дип аталган әлеге язма 13 биттә урын алды. 

Аудиохәбәрләр җибәрергә яратасызмы? Ә тыңларга һәм җавап бирергә? 16-17 битләрдәге язма белән танышып чыгу беркемгә дә комачауламаячак! Талия Төхфәтуллина бу темага ачыклык кертте.

24-25 битләрдә сезне гаҗәеп календарь көтә! Диварыгызга элеп куярга да рөхсәт итәбез! ?

Егетләр ниләр генә эшләми хәзер! Зилә Сабитова, әнә, маникюр һәм причёскалар остасы булган егетләр белән аралашып, һөнәрләре хакында әңгәмә корган. 26-27 битләрдән укыгыз!

Исраф. Бу төшенчә белән танышмы син? Ризыкны, суны әрәм-шәрәм итү турында бәлки беләсеңдер дә. Ә вакытны исраф итмисеңме? Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрдән ничек кулланасың? Әлфинур Әхмәтшина гыйнвар санында әлеге сорауларны күтәрә. Җавап – 34-35 битләрдә.

Гүзәл Закированың күлмәк киеп үткәргән 7 көне турындагы язманы укымый калырга һич ярамый. Ни өченме? Соң ул бит безгә кызыклы язма әзерләү өчен шундый корбаннарга барды! Язма сине 36-37 битләрдә көтә, яме?

48 биттә берсеннән-берсе матур шигырьләр. Аларны укыйсы да, ятлыйсы да, очраган берәүгә кычкырып сөйләп тә йөрисе килә! Зөләйха Камалова иҗаты белән сез дә танышыгыз!

Кыскача, менә шулар. Әлегә гыйнвар санын укый тор. Тиздән февраль саны да дөнья күрәчәк. Әзерләнеп бетә инде.