Логотип Идель
Саннар

ДЕКАБРЬ 2019

18 декабря 2019 ДЕКАБРЬ 2019

«Ялкын»ның декабрь саны һәрчак башка саннардан аерылып торды. Бу ел да искәрмә булмасын, дип тырыштык. Һәм менә ул, ниһаять, кулларыбызга килеп керде!

Тышлыктан ук аклык-сафлык бөркелеп тора, әйе бит? Ә эчендә-ә-ә... Тәтеш районы Келәш авылында узган каз өмәсеннән репортаж көтеп тора сезне. Зилә Сабитова белән Илназ Мөхәрләмов Келәш халкының юмартлыгын, кунакчыллыгын үз күзләре белән күреп, күңелләре белән тоеп кайттылар! QR-код аша кереп, видеорепортажны да карый аласыз!

Итәк киеп, стартка килеп баскан спортчыларны күргәнегез бар идеме әле? Күрмәсәгез, күрегез:  ул кыз сезгә 6-7 битләрдән елмая! Резеда Басыйрова турындагы язманы укып, үзегезнең дә йөгерәсе килә башлаячак!

8-9 битләрдә беләсезме кем?! Бу-у-ула-а-ат! Гатаулли-и-ин!!! Беләм инде, беләм, кызларның иң яраткан саны булачак бу «Ялкын»! Ә бу әңгәмә кат-кат укылачак! Чаткы әйткән иде диярсез.

Яңа елны лифтта каршылаганың бармы? Ә Яңа ел төнендә бака белән сыйланганың? Юк! Ә менә татар эстрада артистлары Яңа елны шулай каршылый икән! Бу хакта тулырак 12-13 битләрне укып белә аласың.

Кышын кайда җылынырга белми йөрсәң, «Ялкын» сиңа ярдәм итәргә әзер! Журналның 20-21 битләрендә Резидә Әлмиева безгә кызыклы һәм файдалы вариантлар тәкъдим итә.   

Күптән инде редакциябездәгеләр белән танышырга теләп йөрисеңме? Ә без һаман үзебез турында язарга онытабыз... Бу санда хатаны төзәттек! Декабрь санының 24-25 битләреннән сиңа карап елмаябыз һәм балачак хатирәләребез белән бүлешәбез...

Мандарин исле хатирәләр белән...

Чыршы, мандариннар, какланган каз, оливье… Бездәгечә Яңа ел шулай тасвирлана. Ә менә чит илдә ничек икән? Бу хакта Гөлүсә Арикеева язмасын укып, таныша аласың. Чит илдәге дусларыннан түкми-чәчми барысын да сорашкан ул.

Яңа ел саны булсын да, бүләк тә әзерләргә өйрәтмәсеннәр, имеш! Өйрәттек, әлбәттә! Хуш исле, яңа ел исе аңкып торучы сабын белән сөендерик якын кешеләребезне. 36-37 битләрдәге мастер-класс сиңа, һичшиксез, булышачак!

Бу санның кызыклы язмалары, әлбәттә, моның белән генә бетми! Һәр биттә сине Яңа ел кәефе көтеп тора, дустым! Шуңа тизрәк декабрь санын укып, кәефеңне шул дулкынга көйли тор. Якынлашып килүче 2020 ел белән сине!

Яратып, Чаткың!