«ТУГАН ТЕЛ - УЛ...»: ХАЛЫКАРА ФЛЕШМОБ ТУРЫНДА КЫСКА 10 ФАКТ
Бәйрәм көне уңаеннан уздырылган флешмобка «Татар китабы йорты»нда нәтиҗә ясалды. Флешмоб нәрсә белән истә калды? Фикерләр, катнашучылар һәм аларның видеолары - безнең материалда!
Бәйрәм көне уңаеннан уздырылган флешмобка «Татар китабы йорты»нда нәтиҗә ясалды. Флешмоб нәрсә белән истә калды? Фикерләр, катнашучылар һәм аларның видеолары - безнең материалда!
«Туган тел - ул...» дип исемләнгән хәрәкәткә 110 пост җәлеп ителде. Аларны Инстаграмда #тугантелфлешмоб һәм #татаркитабыйорты хештеглары буенча табып була. Фикерләрнең берсеннән өзек: «Туган телдә милләтнең дөньяга карашы, тарихы һәм мәдәнияте чагылыш таба». Әлбәттә, телгә мәхәббәтне күбрәк шигырь сөйләп белдерделәр. Иң кәттә катнашучыларны Островский, 15 адресы буенча җыйдылар.
#1 «Туган тел - ул...» 14 - 21 февраль аралагында «Инстаграм»да яшәде. Шартлар шундый: «Туган тел - ул...» сүзләрен дәвам итеп, Татар китабы йорты аккаунтын билгелисе, хештеглар куясы һәм йә шигырь укырга, йә үз фикереңне белдерергә кирәк иде.
#2 Флешмобта китапханә, редакция һәм район администрациясе кебек оешмаларга кадәр катнашты. Мәдәният министры Ирада Әюпова Габдулла Тукайның «Тәләһһеф» («Грусть») шигырен укыды. Кәрим Тинчурин театры шулай ук флешмобны дәвам итте.
#3 Казан театр училищесы студенты, «Ялкын»ның яхшы дусты Данис Хисмәтуллин флешмобта беренчеләрдән булып катнашты. Ул Хәсән Туфанның шигырен сөйләп җиңү яулады.
#4 Җыелган кунаклар арасында дин әһелләре дә бар иде. Шуларның берсе - Илгиз хәзрәт Сөнгатулла. «Пәйгамбәребез дә телне саклый белгән», дип кушылды ул. Хәләл туйлар алып баручы Рузил Ихсанов исә флешмобка Әхмәт Ерикәйнең «Ике канаты»н яздырып җибәргән иде.
#5 Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде: дипломнар, «Татар китабы йорты»ның мастер-классларына һәм театрларга чакыру, үсеш өчен уеннар һәм китаплар. Китапларны балалар шундук актара башлады!
#6 Хәрәкәткә татарстанлылар гына түгел, ә Россия, Австралиядә һәм Төркиядә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды. Зара Кәбир аккаунтыннан, мәсәлән, инстадөнья «Гали белән кәҗә» шигырен ишетте.
#7 Флешмоб нәрсәгә багышланган? Беренчедән, 21 нче февраль үткән Бөтендөнья туган тел көненә. Икенчедән, 27 нче февральдә туган Шәриф Камалга. Оештыручылар бу ике датаны берләштерергә булды.
#8 Жюрида – блогерлар! Роберт Миңнуллин, Ландыш Әбүдәрова, Рәмис Аймәт һәм Галимҗан Гыйльманов. Ландыш апага «Курчак театры» янында төшкән Тәбриз Фәләхов, ә Роберт Миңнуллинга Максимовлар гаиләсе ошады.
#9 Максимовлар гаиләсе «И туган тел...»не яздырды. Милләтнең гимнына әверелгән әлеге җыр бишек җырына әверелде, дигән казый Роберт Миңнуллин материалларны караганда.
#10 Флешмобта яшь чикләүләре юк. «Бала-сити» мәктәбе төшергән видеода балалар Әлфия Авзалова, Каюм Насыйри, Габдула Тукайны искә алды. Ә менә кечкенә Әдилә «И туган тел»не курчакларына өйрәтте.

Нет комментариев