«ПЕЧӘН БАЗАРЫ-2025»: ЯҢА КАМАЛ ТЕАТРЫНДА МИЛЛИ БИЗӘКЛӘР БАЛКЫДЫ!
26 апрельдә Казанның яңа Камал театры бинасында «Мин татарчасөйләшәм» акциясе кысасында үткәрелгән «Печән базары» гөрләп узды. Әйдәгез, анда кунакларны нинди уникаль әйберләр көтте икән, шулартурында җентекләбрәк карап китик.
Казанда ел саен уздырыла торган «Печән базары» фестивале татар сәнгатен, традицияләрен һәм мәдәни мирасын яратучыларның яраткан очрашу урынына әверелде. Бу юлы да ул талантлы җирле осталар кулы беләнясалган сирәк товарлар сатып алу, милли мотивларның заманча интерпретациясе белән танышу һәм чын шәрык бәйрәме атмосферасын тою өчен уникаль мөмкинлек булды. Быел ул җәй генә түгел язын да үткәрелде.
Сәүдәгәрләр татар бренды астында чыгарылган киемнәр, агачтан ясалган, гончар, бизәкле савыт-саба, кулдан эшләнгән келәмнәр, зәркән һәм бизәнү әйберләре, балалар өчен уенчыклар, татар телендәге китаплар, чәйләр белән сәүдә иттеләр. Менә анда булган кайбер брендларның исеме: Yaratam, Ra Ceramics, Urmanai, Uyuy.clo, Peach ceramics, Matrushke, Ekiyatkibete, Tatarsuvenirlar, Мастерская хром, Alsy zamalady, Наным.
«Печән базары» фестивале Казанга бик күп кешене, Казаннарны гынатүгел, Татарстанның бүтән якларыннан килгән кешеләрне дә үзенә җыйды. Һәркем үзенә ошаган әйберне тапты һәм бәйрәмнән канәгать калды.
Теги: печән базары мин татарча сөйләшәм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев