Блоги
Тулырак
ТАТАР ТЕЛЕН НИЧЕК САКЛАП КАЛЫРГА /2/
Соңгы язмамда мин туган телне саклап калу өчен нәрсә эшли алганыбызны барладым. Тел исән булса - милләт тә исән. Тел белән бергә татарларның гореф-гадәтләрен дә киләсе буыннарга җиткерү - тгын бер мөһ...
Соңгы язмамда мин туган телне саклап калу өчен нәрсә эшли алганыбызны барладым. Тел исән булса - милләт тә исән. Тел белән бергә татарларның гореф-гадәтләрен дә киләсе буыннарга җиткерү - тгын бер мөһим мәсьәлә. Ә моны ничек эшләргә? Бу сорауга җавапны блогымда эзләргә тырыштым!
Тукта,«Ялкын» укучысы! Иң элек менә бу сораудан башлыйк әле:
Мин татар телен яхшы беләмме?
Туган телне азмы-күпме белүеңне өйдә дә, урамда да чамалый аласың. Әти-әниеңә татарча җавап бирсәң, телевизордан барган тапшыруны аңлап карасаң - син татарча беләсең. Ә бит сорау башкада - син татар телен җитәрлек яхшы беләсеңме? Монда беренче сигнал шул: төрле кешеләр белән татарча аралаша аласың - галим белән дә, урамдагы кеше белән кызыклы диалог килеп чыга. Димәк, син үз фикерләреңне дөрес итеп әйтә аласың. Икенче сигнал: синең сүз байлыгы, ягъни сүз запасы. Өченчесе-е-е... Моны миңа «Ялкын»ның тагын бер дусты тәкъдим итте: «Татар диктанты»н язып кара! Бу чарада катнашу телнең грамматикасын ни дәрәҗәдә белүеңне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек.Мин телне тирәнрәк өйрәнсәм, бу отышлы булачакмы?
Әлбәттә. Рус белән бергә татар телен өйрәнү – билингвизм – укуда бик файдалы. Шулай ук, татар белгечләренә республикада кытлык бар: министрлык һәм башка хакимият учрежденияләре, балалар һәм яшьләр оешмалары, тарих, әдәбият һәм фән үзәкләре. Әгәр татар теленнән һәм әдәбиятыннан имтихан бирсәң, киләчәктә укытучы да, бик тырышсаң - тел галиме дә була аласың. Курыкма гына, дустым! (Аларга бюджет урыннарны булдыра башладылар хәзер.) Мөгаллим булыр өчен тагын бер этәргәч: җәмгыятьтә телне саклау функциясе. Ул нәкъ менә укытучылар җилкәсендә. Андый кешеләр үз арабызда да бар, мәсәлән, «Ялкын»ның тарафдары, Апас районы Каратун мәктәбе укытучысы Сәвия апа Тимуршина. Радиодан мин аның "Әдәби марафон" турында сөйләгәнен ишеттем. Ул үзе дә бу проектта актив катнашып, аңа байтак мәктәп укучыларын әйдәгән.Әдәби марафон – татар әдәбиятына кызыксыну уяту максаты белән башланган чара. 21 көн эчендә татарча әсәрләрне укып, яңача караштан кичереп, үз фикерләреңне #әдәбимарафон хештегы белән үзеңнең вКонтакте битенә эләргә. Һәр марафон аерым тематикага багышлана һәм, иң мөһиме, бүләкләнә.
Мин татар мәдәнияте белән танышуымны нидән башлый алам?
Иң гади һәм иң җайлы ысул - татарча музыка тыңлау. Дөньядагы иң субъектив әйбер нәрсә икәнен беләсезме? Музыкаль тоемлау ул! Шуңа күрә, татарча җырлар, иң мөһиме, үзеңә ошасын. Интернеттагы аудиоязмаларда хәзер ни генә юк! Әмма эзләнүләреңне Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова җырларыннан башларга киңәш итәм. Эстрада йолдызлары арасында да асыл тавышлар бар: бүгенге көндә Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин иң популярлары. Шулай ук татарча төрле-төрле жанрда музыка иҗат итүчеләр барын онытма: инди жанрында Казанның Juna группасы җырларын тыңларга була, ә татарча рок Alqanat төркеме язмаларында тыңлый аласың. Татар моңы бар жанрларда да бар! Иң мөһиме – үз юнәлешеңне тап. Ә менә яраткан "Ялкын" журналы редколлегиясенең әгъзасы Айназ Сөләйманова күңеленә хуш музыканы тапкан кебек. Аның плейлистына күз, ой, колак сал әле!Мин башка фәннәрне татарча үзләштерергә телим...
Ләкин зур китаплар укырга вакыт юк. Интернет челтәрендә син «Гыйлем» проектына кушыла аласың. Көн дәвамында бу төркемдә күп файдалы фәнни мәгълүмат таба аласың. Алар астрономия, химия, тарих һәм башка фәннәргә басым ясый. Яңалык: хәзер алар подкаст та чыгара - рәхәтләнеп тыңла!Мин татарча гәп коруга ничек кушыла алам?
Подкаст турында ишеткәнең бардыр? Ул, гадәттә, бер сәгатьлек радиотапшыруга охшаган – аудиода алып баручылар кызык һәм кирәкле темаларга дискуссия уздыралар. Хәзер андый аудиоязма туган телебездә дә чыга! «ТatCast»лылар әйтүенчә, подкастның инде дүртенче чыгарылышы дөнья күрде. Алар милли генә түгел, дөнья проблемалары турында да татарча фикер алышалар: феминизм, 23нче февраль һәм армия, балаларга татарча исемнәр, милли бренд әйберләре. Кызыктырдымы? Тыңла! ТНВ каналындагы «Таяну ноктасы» тапшыруы дискуссияләрен дә карап була. Алып баручы Венера Аитова урам исемнәре, авыл бизнесменнары, хәләл продукциясе һәм бик күп башка темаларны тирәнтен өйрәнә. Татар телевидениесыннан гына түгел, YouTube платформасында карап була.Дуслар! Шундый вакытта яшибез: татар телен саклап, буыннан буынга күчерү безнең кулларда. Киләчәкне үзебез тудырабыз. Иң мөһиме – теләк һәм гамәлләр булсын! ❤?

Нет комментариев