Логотип Идель
Укучылар яза

«МУСА АБЫЙ, СЕЗНЕҢ КЕБЕК БУЛУ МИНЕМ ТЕЛӘГЕМ!»: «НӘФИС СҮЗ» ТҮГӘРӘГЕ ӘГЪЗАЛАРЫ ИҖАТЫ

Халык хәтереннән җуелмас исемнәр  була. Алар вакытлар узу белән дә онытылмый. Кайберләре исә торган саен игътибарны ныграк җәлеп итә... Шундыйларның берсе – Муса Җәлил. Февраль аенда туган шагыйребезгә багышлап, Апас урта мәктәбенең 6в сыйныфы укучылары – «Сәләт» балалар иҗат үзәгенең «Нәфис сүз» түгәрәге әгъзалары –  шигырьләр иҗат иттеләр. Аларны сезнең хөкемгә тапшырабыз.

 

Бәхетле сез, Муса абый!

Әй бу февраль, килә-китә тора,

Менә җитте тагын яңасы.

Туган көнегез бүген, бөек шагыйрь,

Сезнең хакта килә язасы.

Гомер юлыгыз фаҗигале булды,

Әйтер сүзләр калды өзелеп.

Батыр дигән исемегез яши,

Узсалар да еллар тезелеп.

Төрмәләрдән исән-имин калган

Шигырь уты сезне яшәтә.

Картаймыйсыз: сез һәрчак яп-яшь,

Батыр даны сезне яшәртә.

Сез халкыбыз улы, бөек улы,

Язмышыгыз яңгырый җырларда.

Йөрәк уты, сүнмәс ялкын булып,

Әйдәп барыр килер чорларга.

Бәхетле сез, Муса абый, гәрчә,

Түгелсә дә кайнар каныгыз.

Яшисез гел безнең хәтерләрдә,

Горурлыгы булып Ватанның.  (Шәйхеева Зарина)

 

Муса Җәлил – бер генә.

Халык аны мәңге онытмас,

Җир йөзеннән күптән китсә дә.

Муса исеме яшәр күңелләрдә

Нинди генә чорлар килсә дә.

Шигырьләре һәм дә батырлыгы

Үтеп керде йөрәк түренә.

Белмәгән кешеләр юктыр аны:

Муса Җәлил  бит ул бер генә. (Әскәров Альмир)

 

Онытылмас гомергә.

Муса Җәлил – күренекле шәхес,

Белә аны һәрбер кеше дә.

Шигырьләрен бик яратып укый

Барча халык: олы, кече дә.

Туган илен саклар өчен,

Авыр сугышка кергән.

Ватаны һәм халкы өчен

Гомерен дә ул биргән.

Мәңге яшәр күңелләрдә,

Онытылмас гомергә.

Батырлыгы күпләр өчен

Маяк  алдагы көнгә. (Галеев Айнур)

                  

Муса абыйга.

Дошманнарны җиңәр өчен,

Кирәк көчле, нык беләк.

Янарга тиеш күкрәктә

Куркусыз кыю йөрәк.

Менә андый шәхесләр

Җиһанга туа сирәк.

Иң кыен, авыр чакларда

Күпләргә була терәк.

Шактый еллар үтсәләр дә,

Алар бит һаман үрнәк.

Көчсез чакта дәрт алырга

Муса Җәлилләр кирәк. 

Муса Җәлилләр терәк!  (Гафиятуллина Сабина)

 

Муса Җәлил турында.

Шагыйрь үлде, батырларча үлде,

Әмма шигырьләре үлмәде.

Ачы язмыш кичкән каһарманның

Данын халык җиргә күммәде.

Плетцензее дигән төрмәдә

Башын кискән палач балтасы...

Күпме еллар, гасырлар үтсә дә

Истә тот син, татар баласы:

Шигырьләрен аның укыганда,

Сокланабыз әле бүген дә.

Муса Җәлил – бөек шагыйрь

Мәңге яшәр халкы күңелендә. (Егоров Раяз)

 

Горурлык хисе.

Сугыш кырларыннан исән кайтсаң,

Күпме әсәр язар идең син...

Бар эшемне читкә куеп торып,

Шигырьләрең укыр идем мин.

Хәер, яшьли үлсәң дә син,

Исемнәрең йөрәк түрендә.

Чиксез горурланып телгә алам:

Батырлык үрнәге  син безгә!  (Мөхәмәтова Нәзилә)

 

Тоткынлыкта.

Шыксыз бүлмә, тимер тәрәзәләр,

Күксе исе баскан һаваны

Шул бүлмәне ватып чыгыйм диеп,

Әрнеп дулый шагыйрьнең җаны.

Монда ятар өчен туганмыни,

Типсә тимер өзәр чагында?

Кошлар сайрап торган киң далалы

Туган ягын күңеле сагына.

Өметсезлек баскан моңсу күзләр,

Хәлсез, авыру, ябык гәүдәләр...

Һәр көн, һәр төн, сәгать, минут саен

Күз алдында шулар шәйләнә.

Ничек түзсен җырга, моңга гашыйк,

Ирек сөйгән җаны шагыйрьнең?

Ялгызлыкта, дөм караңгылыкта

Соңгы көне үтә Җәлилнең.

Киләчәк юк, алга юллар ябык,

Шагыйрь гомере өзелер мәңгегә.

Тик... исеме калыр халыкта,

Даны яңгырар барлык галәмгә. (Нурмөхәмәтов Айрат)

                  

Муса абый.

«Кызыл ромашкалар» шигырен

Инде яттан өйрәндем.

Муса абый, сезнең кебек

Булу минем теләгем.

Беләм инде: моның өчен

Бик батыр булу кирәк.

Сезнең шигъри баскычтан

Менүчеләр дә сирәк.

Кайдан гына сез алдыгыз

Батырлык, сабырлыкны?

Туган илгә, газиз халкыңа

Сүрелмәс мәхәббәтне?.. (Шәнгәрәева Камилла)

 

Муса Җәлил турында.

Көчле, батыр, кыю булган

Шагыйрь Муса Җәлил.

Сугышка үзе теләп китүе –

Кыюлыкка бер дәлил.

Дошманнарны җиңеп ул,

Тынычлыкка юл яра.

Иле, халкы, гаиләсе өчен

Зур батырлыклар кыла.  (Идиатуллина Гөлфия)

 

Бөек шагыйрь

Муса Җәлил – бөек шагыйрь –

Танылган ул дөньяга.

Сугышка да теләп барган

Ватанымны сакларга.

Фронтта язган шигырьләрен

Укыйбыз без бүген дә.

Кайберсен яттан өйрәнеп,

Сөйлибез дәресләрдә.

Дошман тылында да

Сынмаган, сыгылмаган.

Әсирләр күңеленә дә

Өмет уты кабызган.

Үзенең шигырьләрен ул

Багышлаган иленә.

Белә торып батырларча

Каршы барган үлемгә. (Латыйпов Данил)

 

Тел яшәсә – халык яши...

Һәркемгә мәгълүм хакыйкать: «Тел- кешенең гомерлек юлдашы. Тел яшәсә – халык яши, теле бетсә – халкы да яшәүдән туктый». Менә шуңа күрә туган телне саклап калырга кирәк.

Соңгы елларда туган телләрне өйрәтүгә, укытуга аеруча зур әһәмият бирелә башллады. Бу – табигый, чөнки борынгы әби-бабаларыбызның мәгънәле тормышын, бай, кызыклы һәм мавыктыргыч тарихын, олы мәдәниятен, изге гореф-гадәтләрен бары тик туган тел аша гына белергә мөмкин. Үткәнне белмичә бүгенге тормышны аңлап, аның киләчәген төзеп булмый. Аннан соң күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның: «Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен», – дигән сүзләрен дә һич истән чыгарырга ярамый.

Нур өстенә нур булып, 2021 нче ел җөмһүриятебездә «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Ел дәвамында күңелле кичәләр, тирән мәгънәле чаралар, эчтәлекле акцияләр үткәрелер һәм алар туган телләр үсешенә зур йогынты ясар...

Без дә читтә калмабыз, билгеле. Апас урта мәктәбендә күп чаралар үткәрелде инде. Бер язмада барысын да яктырту мөмкин түгел. Мин шуларның берничәсен - үзем катнашканнарын гына язып үтәм.

Сыйныфыбыз һәм укытучыбыз белән берлектә «Әбием сандыгы» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Чиккән сөлгеләр, җәймәләр, намазлыклар берәүне дә битараф калдырмады: күргәзмә яныннан көне буе кеше өзелмәде. Матурлык күзне иркәли шул. Әбиләребез яшь  чагында  калфак – читекләр, чиккән алъяпкычлардан,  билләренә җиткән чәчләренә таккан чулпылардан күз явын алырлык булганнардыр дигән уйлар күпләр күңелендә горурлык  хисләре уяткандыр. Җитмәсә, әлеге матурлыкны тудыру

өчен никадәр тырышлык, сабырлык кирәк бит.

«Туган телем ул –...» дип исемләнгән акция дә оештырдык. Туган телләр турындагы моңлы җырлар аһәңе астында укытучылар һәм укучылар туган тел турындагы фикерләрен йөрәк формасында киселгән  кәгазьгә төшерделәр. «Туган телем ул-эчәр суым, сулар һавам!», «Туган телем - үткәнем, бүгенгем, киләчәгем», «Туган тел ул – тормыш!» дигән фикерләр күңелемә аеруча хуш килде.

Халкыбызда «Үткәне юкның – киләчәге юк», – дигән мәкаль бар. Гыйнвар аеннан башлап, һәр айда «Дөньяда сүземез бар – үземез юк» (Акмулла)» дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылачак. Беренче сөйләшү бик уңай тәэсир калдырды. Гыйнвар аенда туган юбиляр язучы-шагыйрләр иҗатына күзәтү ясалды, алар турында кызыклы  мәгълүматлар бирелде. Февраль аенда уздырылачак сөйләшүгә әзерлек эшләре бара.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: тел никадәр күбрәк хәрәкәт итсә, шулкадәр тизрәк үсә, камилләшә бара. Татар халкында киң таралган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән мәкальне тел үсешенә карата да кулланып була.

Ул булганда адашмабыз – 

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйк

Туган телем – анам телен. (Сәлимуллина Самира Апас урта мәктәбенең 6в сыйныфы укучысы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев