Логотип Идель
Укучылар яза

БАБАМ РУХЫ АЛДЫНДА БАШ ИЯМ

Мин фотосурәткә төшерергә һәм аларны карарга яратам. Бер кичне кабат фотоальбомымны кулыма алдым... Альбомның иң беренче битендә – кадерле бабамның фотосурәте. Яраткан шөгылем дә миңа нәкъ менә аннан күчкән.

Минем бабам Сәмдүн Фәрхетдинов «Елховнефть» идарәсендә фотограф булып эшләгән. Төп вазыйфасы гади яңгыраса да, ул гаҗәеп сәләтле, үз шөгыленең чын остасы гына түгел, ә шул ук вакытта җәмгыять өчен, милләтебез өчен олы эшләр башкаручы, күпкырлы һөнәр иясе, зыялы, кызыклы шәхес булган.Үзем төшергән фотосурәтләр арасында бабамнан истәлек булып миңа күчкәннәре дә күп. Алар мине үткәннәргә алып китә...

Күптән түгел табылган көндәлеге дә бабам турында безгә күп нәрсә сөйләде. Яшь вакытында булган кайбер вакыйгалар турында хәтта бабамның энесе дә, әтием дә белмәгән. Алтмыш ел элек теркәлеп куелган хатирәләрне мин ачып укыдым һәм әтиемне, абыемны гаҗәпкә салдым. Шундый кадерле һәм шәхси әйберне табып укыгач, без бабамның яшьлеге белән очрашкандай булдык. Күңелдә кабат бабам белән бәйле истәлекләр яңарды...

Кызганыч, бабамны мин әтием сөйләгәннәр буенча гына беләм. Шулай ук газеталарда аның турында язылган мәкаләләрне укып та, аны белгән кешеләрнең истәлекләреннән дә бабам турында шактый мәгълүматлы идем. Инде менә хәзер, аның көндәлеге белән танышып, мин бабамны күбрәк белә, аңлый алдым. Ул хезмәт сөючән, намуслы, ярдәмчел һәм күпкырлы кеше булган.     

Сәмдүн бабам – якташыбыз, олы галим Риза Фәхретдиннең тормыш юлын 40 еллар дәвамында өйрәнгән кеше дә. Кичүчат авылында Р.Фәхретдин музеен булдыру эшен башлап йөрүче дә була ул. Бабам җыйган документлар, экспонатлар Р.Фәхретдиннең Кичүчаттагы мемориаль музееның нигезен тәшкил итә. Ул Казан, Мәскәү, Уфа, Ташкент, Санкт-Петербург, Оренбург калаларындагы архивларда, шәхси тупланмаларда эзләнә. Бөек авылдашының исемен, хезмәтләрен якташларыбызга, фәнгә кире кайтару, шуның белән Әлмәтнең данын күтәрү буенча бәяләп бетергесез зур эш башкара. Ул гомере буе диярлек җыйнаган зур мирасын риясыз, алмашка берни өмет итми, музейга урнаштыра һәм шуның белән горурлана.

Мин дә Р.Фәхретдин иҗаты белән кызыксынам, аның хезмәтләрен өйрәнергә тырышам һәм аның исемен йөрткән татар гимназиясендә укуым белән дә чиксез горурланам. Гимназия музеенда бабамның да фотосурәте эленеп тора, бу да минем өчен горурлык! Быел мин Риза Фәхретдингә багышланган башваткыч төзедем. Бабам да яшь вакытында башваткычлар төзегән, алар бик кызыклы һәм катлаулы булганнар. Ләкин: «Син әле яшь, мондый эш белән шөгыльләнергә иртә әле», – дип, өлкәннәр аны бу мавыгуыннан туктатканнар.

Бабам «Знамя труда» газетасына мәкаләләр җибәрә. Ул күбесенчә балалар бакчасы, нефтьчеләр турында язган. Шулай ук бабам архитектураны да яхшы белгән: мәчет төзер өчен проектлар ясаган. 90 нчы еллар башында Кичүчат, Мәмәт, Чупай, Бигәштә мәчетләр аның проекты буенча төзелгән.

Музыка белән дә кызыксынган Сәмдүн бабам. Аккордеон, баян, тромбон, кларнет һәм башка тынлы уен коралларында уйный белгән.

70 нче еллар ахырында Иске Әлмәттәге Тукай урамының башыннан азагына кадәр юллар җимерелеп, начарланып беткән. Кешеләр читенсенеп йөргәннәр. Моны күреп, Сәмдүн бабай урамны фотога төшергән һәм, мәкалә язып, Казанга җибәргән. Бераз вакыт үткәч, әлеге урамның бөтен юлларын төзәтеп, яхшы асфальт җәйгәннәр. Бу хәлгә анда яшәүчеләр аптырау катыш шатлык хисләре кичергән. Шул рәвешле шәһәрдәге проблемаларны чишәргә ярдәм иткән бабам.

Үз хезмәтләреңнең әһәмиятен тою һәм тиешле бәяне алу – халык, милләт дип тырышып йөргән кеше өчен чын бәхет. Аллаһка шөкер, бабам әнә шундый бәхетле мизгелләрне дә кичергән. Сәмдүн бабам Фәрхетдингә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995) исеме, публицистика, төбәк һәм әдәбият тарихы өлкәсендә ирешкән зур иҗади уңышлары өчен Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия (1998) бирелүенә мин чын күңелдән сөенәм.

Бабамның эшчәнлеге гади генә авыл кешесенең дә зур эшләр башкарырга сәләтле икәнен исбатлый. Бу хезмәтләр нигезенә Сәмдүн бабамның туган җиренә, милләтенә булган чиксез мәхәббәте, хөрмәте салынган бит. Без бу турыда беркайчан да онытырга тиеш түгел!

Шундый уйлар белән, бабамның фотосурәтен кире альбомга куям. Аның сурәте – минем альбомымның түрендә, ә эшләгән эшләре, башкарган хезмәтләре – халык күңелендә.

Мин туган телебезгә, милләтебез язмышына битараф түгел. Рәхәтләнеп татарча аралашам, укыйм, өйрәнәм. Киләчәктә халкым өчен файдалы эшләр башкарасым, милләтемнең горурлыгы буласым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев