Логотип Идель
Татарстаным бар!

WORLSKILLS ЯРЫШЛАРЫН ИПИ-ТОЗ БЕЛӘН...

Ипи, күмәч, камыр ризыкларын пешерү... Боларның барысына да хәзер дөнья стандартлары дәрәҗәсендә өйрәнеп була. WorldSkills ярышларында катнашучылар гөбәдия, чәк-чәк кебек катлаулы аш-суны да 6 сәгать эчендә пешерергә өйрәнә икән! 

Аш-су юнәлешендәге ярышлар Казанның Халыкара хезмәт күрсәтү көллиятендә уза. Моннан бер атна элек республикада челтәр (сетевой) чепионатлары узган. Бүген Татарстанда WorldSkills төбәк ярышлары башланып китте.

Ипи пешерүнең ние бар?


«Икмәк пешерү» компетенциясендә республика этабына 12 кешедән бары тик 5 иң яхшы яшь ипи пешерүчене сайлап алганнар. Республиканың төрле районнарыннан, Мамадыш, Яр Чаллы, Зәй, Казан шәһәрләреннән килгән яшьләр үз осталыкларын күрсәтә. Ярышлар 3 көн дәвам итә.
«Икмәк пешерү» компетенциясендә 3 төп бирем бар:

1.​ Халы пешерү – Швейцария ипие. Аны бәйрәм икмәге, дип тә атыйлар. Әлеге ризык кабарып пешкән пирог формасында була. Халыны пешергәндә камырны 6 толым итеп үрәләр.

2.​ Фокачо – Италия кабартмасы.

3.​ Киш – ачык пирог



– Без ярышта катнашучыларга бик күп төрле критерий буенча бәя бирәчәкбез. Иң төп бәя эш мәйданчыгын оештыру буенча бирелә. Санитария, гигиена таләпләре дә зур. Чөнки биредә без туклану ризыклары белән эшлибез. Һәркемнең дә сыйфатлы, чиста продукцияне сатып аласы килә бит. Халы үрүнең техникасы, фокачо, кишны пешерү технологиясен үтәү дә исәпкә алына. Иртәгә инде башка төрле биремнәр биреләчәк. Алар "слойка"лар, туган көннәр өчен ипи пешерәчәк. Безнең катнашучыларыбыз – булачак технологлар. Шуңа да алар ризык пешергәндә, исәп-хисап та ясый белергә тиеш, – дип аңлатты «Ялкын»га төбәк эксперты, педагогика фәннәре кандидаты, Яр Чаллы шәһәренең сәүдә-технология институты доценты Лариса Худакова.

Бүген икмәк пешерүчеләр өчен хезмәт базарында ишекләр киң итеп ачылган. Чөнки эре икмәк пешерү комбинатлары белән бергә шәхси пекарнялар да адым саен ачылып тора. Бу яшьләр шунда да эшли ала. Шулай ук кафе-бар, рестораннарда технологлар булып хезмәт тә куя ала. Җиңүчеләр генә түгел, чемпионатларда катнашучылар да туклану индустриясендә үз урыннарын табачак. Чөнки WorldSkills ярышларында катнашу аларга тормышта ныклы тәҗрибә булачак.

WorldSkills ярышларында конкурстан тыш уздырыла торган тагын бер компетенция бар. «Татар ашлары» компетенциясе татар милли ризыкларын популярлаштыруны күздә тотып булдырылган. Аның ярышлары кичә үткән. «Ул конкурстан тыш уздырыла, бары тик тәкъдим итү (презентация) компетенциясе, дип санала. Аның катнашучылары гөбәдия, чәк-чәк, килен өстәле, калҗа әзерләде. Җиңүчеләрнең исемнәрен ярышларның ябылу тантанасында беләчәкбез», – дип сөйләде төбәк чемпионатының икмәк пешерү буенча төп эксперты Луиза Сидорова.

«Татар ашлары» компетенциясендә катнашучыларны, башкаларны кебек үк, объектив һәм субъектив критерийлар буенча бәялиләр. Куркынычсызлык техникасы, тәм, матур итеп бизәү, ризыкларның авырлыгына да билгеләр куела.


Баллы ризыкларны ашарга гына түгел, пешерергә дә ярат!


Тумышы белән Байлар Сабасыннан булган Алия Вафина бүген Казандагы Халыкара хезмәт күрсәтү көллиятендә белем ала. Әти-әниләре бухгалтерга укырга кушсалар да, кыз пешерү юнәлешенән киткән. Хәзер моңа бер дә үкенми. Чөнки тормышын башкача күз алдына да китерә алмый икән ул.

«Кондитер эшләнмәләре» компетенциясендә 8 кеше ярыша. Аларның 5се – челтәр чемпионатларда җиңеп чыкканнар, 3се – Татарстан җыелмасының киңәйтелгән составы әгъзалары. Бүген алар пирожное, марципан ясаячак, шоколад батончигы әзерләячәк. Боларның барысына да 6 сәгать бирелә. Ә экспертлар тәмен дә, сыйфатына да бәяли. Катнашучылар арасында Лениногорск политехник көллияте, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, Халыкара хезмәт күрсәтү көллияте студентлары бар.

– Һәрбер биремнең үз авырлыгы бар. Мисал өчен, марципанны әвәләгәндә пөхтәлекне, кулның бу эшкә ятуын күрсәтергә кирәк. Шоколад батончигын әзерләгәндә, шоколад белән эшләү техникасын күрсәтергә кирәк. Пирожное ясаганда, аның бизәлешенә, санына да карыйлар, – дип сөйли Халыкара хезмәт күрсәтү көллиятенең производство укыту мастеры, кондитер эше компетенциясенең төп белгече Светлана Лейс.



Шунысы да бар: әгәр катнашучы вакыт буенча өлгермәсә, аның эшләре 0 балл алырга мөмкин. Әлегә «Кондитер эшләнмәләре» компетенциясе буенча укыганнар WorldSkills стандартлары буенча имтихан тапшырмый. Хәзергә элеккеге кагыйдәләр буенча имтихан тапшыра икән.

Төбәк чемпионатлары Казан төзелеш көллияте, Казан ярминкәсендә дә уза. Шушы чемпионатларда җиңүчеләр Татарстанны 2018 елда Көньяк-Сахалинск шәһәрендә узачак WorldSkills Милли чемпионатында тәкъдим итәчәк.
Белешмә:

Төбәк чемпионаты ярышлары WorldSkills хәрәкәтенең 91 компетенциясе буенча узачак. Бу бәйгедә 16-22 яшьлек егет-кызлар катанаша. Шулай ук “WorldSkills Unior” юнәлешендә 23 компетенцияcе буенча үтәчәк. Анда 14-16 яшьлекләр катнаша. WorldSkills стандартлары буенча оештырылган төбәк чемпионатында 814 конкурсант, 746 эксперт катнаша.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев