Татарстаным бар!
РОНАЛДУНЫ РИФАТ ҖИТӘКЛӘСӘ, АКИНФЕЕВНЫ - ӘНИСӘ ЧЫГАРГАН!
Казанда чын футбол бәйрәме. Олы җанатарлар өчен бу кызыклы уен гына булса, балалар өчен бу чын бәйрәм.
Криштиану Роналдуны футбол кырына уен алдыннан җитәкләп чыккан Рифат турында язган идек инде. Ул үзе спортсмен, үзе музыкант, үзе бөтен конкурсларда катнашып актив тормыш алып баручы Казан егете булып чыкты.
Ә бүген казанлылар гына түгел, бөтен Россия җанатарлары дулкынланып көткән матч башланды. Россия һәм Мексика командалары "Казан Арена"да көч сынаша. Россия җыелмасының капитаны Игорь Акинфеевны да бүген футбол кырына Казан кызы озата чыкты. Әнисә Гарипова «Макдоналдс белән бергә FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогына» программасында катнашкан. 7 яшьлек Казан кызы белән без бүген очрашканда ул нәкъ шушы матчка җыена иде. Аны озатырга әнисе Айгөл һәм дәү әнисе килгәннәр иде.

Белешмә:
«Макдоналдс» – рәсми рәвештәге FIFA футбол буенча Дөнья чемпионаты спонсоры. Шул рәвешле, ул «Макдоналдс белән бергә FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогына» программасын уздыру хокукына ия булган. Әлеге уникаль программада 6-10 яшьлек Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочиның яшь футбол сөючеләре катнашкан. Аларның яртысы – балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, аз керемле гаиләләрдән булган сабыйлар. Катнашучыларның икенче яртысын Макдоналдс уздырган иҗади конкурс ярдәмендә сайлап алганнар. Мондый программалар теләсә нинди баланың хыялын тормышка ашыра: алар футбол буенча чемпионатларның төп матчларында футбол йолдызларын кулга-кул тоту бәхетенә ирешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев