Логотип Идель
Татарстаным бар!

БОЗЛЫ ТАУДАН... КОМБАЙН БЕЛӘН! /ФОТО, ВИДЕО/

Бераз үсә төшкәч, чана шууны оятка санап йөрисең. Шуасың килсә дә, бары тик караңгы төшкәч кенә тәвәкәллисеңме? Ә Мамадышта көпә-көндез бәбиләр генә түгел, олылар да рәхәтләнә! Шуңа биредә "Sunnyfest" фестивале уза да инде. Чаналары да гади генә түгел: кемнеке "болан", кемнеке "мунча" төсле, кайберәүләр таудан "комбайн" яки "итеккә" утырып төшә. Хәзер тәфсилләбрәк сөйлим.

Мамадышта чаналар фестивале үткәрү гадәткә әле яңа гына кереп бара. Быел икенче тапкыр  уздыралар. Тик быелгысына башка районнар да кушылган. Фестиваль өчен шәһәр эчендә махсус тау ясаганнар. Боздан катырылган тау бик еракка алып төшеп китә. Бүген Мамадышта чын кыш: урамда минус 17 градус салкын. Әйе-әйе, шундый салкында да куркып тормадылар ярышта катнашучылар! Фестиваль кунаклары танк, итекләр, футбол кыры һәм тагын әллә нинди төрле чаналарын алып, иртән иртүк күңел ачарга килгәннәр!



[embed]https://youtu.be/Hoj4eKSCtZc[/embed]

Әлмәт пиратлары - Мамадышта


Әлмәт шәһәреннән фестивальгә дип Мамадышка бер команда интернациональ пиратлар килгән. Чаналары – пират корабле. Эшләүче яшьләрне берләштергән "Мәдәният" оешмасы активистлары татар, рус, чуаш, мордва милләте вәкилләрен күрсәтәләр. "Sunnyfest" фестивалендә әле беренче тапкыр гына катнашулары. Мондый көймә-чананы ясау идеясен үзләре уйлап тапкан.

"Мәдәният өлкәсендә хезмәт куйгач, үзебез дә, пиратлар кебек, башыбызга берәр идея килсә, аны шунда ук тормышка ашырабыз. Чанабызны тәкъдим иткәнче, без Әлмәттә төрле халыкларның дус яшәве турында рэп та башкарабыз", – диде Әлмәт районы мәдәният йортының иҗат бүлеге мөдире Эльвира Штарк.



Пиратларның чанасы изолоннан һәм поликарбонат сыман материалдан эшләнгән. Бер атна эчендә чананы ясап өлгерер өчен кайвакыт төн йокыларын да калдырырга туры килгән аларга.

Бу чана белән футбол уйнап та була!


Мамадышта үткәрелгән бу фестальнең төп максаты – Татарстанның төрле район яшьләрен берләштерү, дуслаштыру, ярыштыру. Ярыш дигәннән, чана ясаучы креатив яшьләр 2018 елда Россиядә узачак дөнья буенча футбол чемпионатын да искә алганнар. Футбол бутсалары формасындагы чана белән төшүчеләр дә булды таудан.

"Шушы чарага әзерлек максатыннан чанабызны да чемпионатка туры китереп ясадык һәм җиңеп чыгарбыз, дип өметләнәбез. Безнең командада 5 кеше. Алар футбол уены буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр. "Sunnyfest" аркылы без башка район кешеләренә дә шәһәребезне танытасы килә. Игътибар итсәгез, безнең чаналар барысы да ватанпәрвәрлек рухында ясалган. Моны да кунакларыбызга күрсәтәсе килә", – дип аңлата Мамадыш районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Ләйсән Кашапова.

Фанера, агач, поролон – бутса-чананың "составы" шушы. Фанерадан мондый форма ясап булсын өчен, аның юкарагын сайлаганнар. Материалның эче пластмасс торбалар белән тоташтырылган. Бу чананы "җитештерүгә" 2 атна вакыт киткән. Ә рәсем осталары әлеге аяк киеменең дизайны турында да онытмаган: чемпионатның символы Забиваканы сурәтләгәннәр.


Болан-чанада – 1000 саморез!


Фестивальгә чана шуарга болан хәтле болан да килгән. Юк-юк, зоопарктан качкан яки урманда капкынга эләккән болан түгел бу. Кем әйтмешли: "Sunnyfest" вакында бер генә хайванны интектермәделәр. Мамадыш районы Шәдче авылыннан Игорь Шрыков һәм аның дуслары ясаган мондый болан-чананы. Дустының энесендә атына торган уенчык ат күргәч килгән бу идея аңа. Ә фестивальгә егетләр шуның кышкы вариантын – болан-чана әзерләргә булган.



- Ике төрле чана ясау безнең традициягә әйләнеп китте инде. Без былтыр да икене эшләдек. Аның һәрберсе җиңүгә иреште. Барлыгы 23 мең акча оттык. Быел да фестивальгә шундый ук теләкләр белән килдек. Без былтыр мич-чана һәм бассейн-чана ясадык. 20 градус салкында бассейнга су тутырып, чишенеп, шушы бассейнга утырып шуып төштек. Быел инде мунча-чана булдырдык. Аның белән чыгыш ясаганда да фурор ясарга уйлыйбыз. Тагын да салкынайтмаса, бу мунчада “чабынырга” да исәп бар, – ди Игорь.

Ике транспортны әзерләүгә нибары өч көн киткән аларнең. “Пошины елга буеннан җыйган таллардан ясадык. Бу фестивальгә алдан әзерләдек. Җиңел булсын өчен, аларны җәй көне җыеп, киптердек. Талларны беркетер өчен 1000 данә саморез кирәк булды! Ә мунча-чана ясар өчен фанера да, сайгак та, бруслар да китте", – дип ачты чана ясау серләрен Игорь.


Нефтевышка һәм иген суга торган чана


Агачына күрә капкачы, дигәндәй, районына күрә – чанасы! Нефть шәһәре ничек инде кара алтын чыгарта торган вышкасыз булсын ди?! Лениногорск шәһәренең Аграр яшьләр бүлеге вәкилләре нефть вышкасы формасындагы чана ясаган. Ул, чыннан да, эшли торган вышка, дип ышандырдылар катнашучылар. "Һәрбер районның үз символы бар. Бездә нефть фонтанын яки нефть вышкасын очратасың. Шуңа да чанабызның аерылып торуын теләдек. Крагиустан (прессланган картон) ясалган транспортны ясарга иганәчеләр дә ярдәм итте", – ди Лениногорск районы Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Миләүшә Глухова.



"Комбайлтач" дигән чана исемен ишетүгә, шунда ук Балтач районы икәне аңлашыла. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, биредә игенчелек белән шөгыльләнгәч, транспортны да авыл хуҗалыгы темасына якынлаштырып ясарга булганнар. Аның өчен 8 бит пенопласт кирәк булган. Комбайнның мигалкасы да бар, саламы да чыгып бара. Чыгыш ясаганда да алар авыл хуҗалыгы күренеше – урып-сугу эшләрен күрсәттеләр.


Җәйге чаналар суга килеп төшәчәк


Яшьләрнең ялын кайгырту – оештыручыларның төп максаты. Гомумән, бу фестивальне ел буена сузарга җыеналар. Башта районнарда сайлап алу турлары уздырып, финал өлешен Мамадышта үткәрәчәкләр.

- “Sunnyfest”ның җәйге вариантын да оештырырга телибез. Фестивальнең исеме ике мәгънәгә ия бит: берсе – чана, икенчесе – “кояшлы” (инглизчәдән тәрҗемәсе). Җәй көне чаналарны таудан шудырып төшереп, суга җибәрергә кирәк булачак һәм алар суда йөзеп барырга тиеш. Әлбәттә, чананың тәгәрмәчләре дә булуны да күздә тотабыз, – ди фестивальне булдыручы һәм оештыручы Айнур Әгъләмов.

[embed]https://youtu.be/Kr1RyTnr12M[/embed]


"Sunnyfest" фестивале “Russian Event Awards” конкурсында өченче урын ала. Мамадыш районындагы ярышта шушы Бөтенроссия конкурсының авторы Геннадий Шаталов та бар иде.

Быелгы фестивальдә барлыгы 27 чана ярышты. Чана ясаучылар болай гына тырыша-тырыша әкияти транспорт эшләми. Иң шәп чана ясаучы команда 10 мең сум белән бүләкләнә. Икенче-өченче урыннарга лаек булсаң, 8 яки 7 мең сум – кесәңдә. Иң мөһиме – чанаң креатив булсын, башкалардан аерылып торсын, тизлеге дә шәп, ә шуып төшкән арасы озын булсын. Тамашачылар күңеленә иң хуш килгәнен дә билгелиләр.



Син дә чана фестивалендә катнашып, күтәренке кәеф һәм бүләк алырга телисең икән, тәгәрмәчле чана ясый тор! Җәйгә күп калмады.:)

[embed]https://youtu.be/pvVZxhB1KE0[/embed]

















Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
автор фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев