Логотип Идель
Татарстаным бар!

БҮГЕН - ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ!

Бәйрәм белән, дустым. Әгәр танышларың арасында экскурсоводлар булса, аларны аерым котлый аласың. Чөнки бүген – экскурсоводларның һөнәри бәйрәме. Калган бөтен танышларыңны, дусларыңны туган тел көне белән котлап йөри аласың.

21нче февраль — Халыкара туган тел көне. Татарстанда, аерым алганда, Казанда бу көнгә багышланган бик күп чаралар, фәнни-гамәли конференцияләр һәм, республикабызга килеп, рус, татар телләрен өйрәнүче студентлар белән очрашулар үткәрелә. Әгәр шундый студентлар белән танышырга теләсәң, “Ялкын”ны күзәтеп бар.

Бүгенге көндә туган телне саклау мәсьәләсе бигрәк тә мөһим. Ник икәнен үзең дә аңлыйсыңдыр. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләре белән булган үзгәрешләрне синнән (укучыдан һәм укытучыдан) яхшырак белүче юк. Шуңа күрә туган телебезне саклау һәм үстерү – бары безнең кулларда.

21нче февраль көненең тарихы 1952 елда башлана. Пакистанда булган вакыйгалар белән бәйле бу бәйрәм. Дакки университеты студентлары күпчелек халык сөйләшкән бенгаль телен дәүләт теле итеп кабул итү өчен демонстрациягә чыгалар. Тик аларга каршы корал кулланыла, һәм 4 студент егет үтерелә. Бу вакыйга эзсез калмый, илдә чуалышлар, баш күтәрүләр башлана. Ләкин бары тик 1971 елда гына, Бангладеш дәүләте аерылып чыккач, 1952 елгы хәлләр дөньякүләм дәрәҗәдә таныла. Ә инде 2000 елдан башлап, 21нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.

Туган телне саклау һәм яклау бөтен заманнар өчен актуаль булган һәм шулай булып калачак та. Иң мөһиме: үз телебезне саклау бурычы турында онытмыйк.

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев