Логотип Идель
ТАРИХЛЫ БИТ

ТАРИХ БИТЛӘРЕ: КАЗАН ХАНЛЫГЫ СӘЯСӘТЕ XV ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ

Сәлам! Яңа тарихи битне ачабыз. Июль санында без 1438-1445 елларда Урта Иделдә яңа дәүләт, Казан ханлыгы барлыкка килүе, аның халкы, хуҗалык тормышы, мәдәнияте турында сөйләгән идек. Ә хәзер исә шушы йөзнең икенче яртысында илдәге сәяси вәзгыять, сугышлар, ханнар тәхетендәге вәзгыятьне барларбыз.

ДӘҮЛӘТНЕҢ ҮСЕШ ЧОРЫ. Казан ханлыгының беренче чоры, Мәхмүд идарә иткән 20 ел вакыт (1445—1465) тыныч һәм нәтиҗәле үткән. Мәскәү белән Казан мөнәсәбәтләре күршеләрчә тату булган. Ул заманда әле Мәскәү Казанга салым түләп торган. Бу елларда Казан ханлыгы Үзәк Евразиянең иң куәтле дәүләтләренең берсенә әверелгән.

Мәхмүд ханның үзеннән соң ике улы – Хәлил белән Ибраһим калган. Өлкәне Хәлил ике ел гына идарә иткән. Аның балалары булмаган, һәм ул кинәт үлеп киткәннән соң тәхеткә Ибраһим утырган (1467—1479). Ул асылда, илнең бары тик югары үсешен дәвам иттергән соңгы хан булган.

Ибраһим хан чорында Рус дәүләте Казан ханлыгына сугышлар сәясәте башланган. Әмма хан һәрвакыт тиешле җавабын кайтарып барган. Василий II – татарларның әсире, йомшаграк холыклы, азмы-күпме демократик карашлы кеше булса, аның улы, олы кенәз Иван III (1462—1505) аның капма-каршысы булган. Каты куллы, рәхимсез, шул ук вакытта талантлы сәясәтче һәм зур дәүләт эшлеклесе 42 ел буена идарә итеп, бөтен Русьны бер үзәк – Мәскәү тирәсенә туплаган.

МӘСКӘҮ-КАЗАН ЯУЛАРЫ. Иван III Казанга 7 тапкыр яу оештырган: 1467, 1469, 1478, 1482, 1484, 1485 һәм 1487 елларда – соңгысы Казанны вакытлыча алу белән тәмамланган. 1467 елның сентябрендә көчле рус гаскәре ярдәмендә касыймлыларның походы оештырыла. Тик казанлылар аларга Иделне кичеп чыгарга да мөмкинлек бирми, алар кире борыла, кайтыр юлда күп җәфа чигәләр. Шул ук елның кышында Ибраһим, моңа җавап итеп, Кострома янындагы Галич шәһәренә гаскәр җибәргән, ләкин казанлылар аны ала алмыйча кире кайткан. Үз чиратында Иван III Иделгә җәза отряды оештырган, һәм ул, марилар җиренә килеп, юлда очраган авылларны тар-мар иткән, күп кешене үтергән. Казан моның үчен кайтарырга була, русларның чик буе шәһәрләренә берничә тарафка гаскәрләр җибәрелә. Алар төньякта уңышка ирешә, ә көньякта югалтуларга дучар була. Шул ук вакытта руслар ханлыкның көнчыгыш районнарына һөҗүм итә, Нократ һәм Камада татар сәүдәгәрләренең корабларын да талыйлар. Аларга каршы Казаннан гаскәр җибәрелеп, ул Нократ җирләренең үзәге булып исәпләнгән Хлынов шәһәрен ала һәм аңа баш итеп татар хакимен куеп кайта. 1469 елда Мәскәү касыймлыларны катнаштырмыйча гына Казанга үз явын оештыра һәм тагын уңышсызлыкка юлыга. Бу хәл май һәм июнь айларында була. Руслар байтак көч туплап, сентябрьдә яңадан Казан юлына чыга, тик эш бәрелешкә кадәр барып җитми, солых төзелә. 1478 елда Иван III Новгородка берничә яу оештыра һәм аны Рус дәүләтенә куша, шуның белән Казанга каршы яңадан сугыш башлау өчен мөмкинлек туа. Шул ук елның язында оештырылган поход руслар өчен уңышсыз тәмамлана, моннан 9 ел элек төзелгән килешү яңадан озайтыла.

ИБРАҺИМ ХАН ВАРИСЛАРЫ. 1479 елда Ибраһим хан үлеп, аның ике хатыныннан биш улы: беренче хатыны Фатыймадан Илһам, Ходайгыл һәм Мәликтаһир, ә икенче хатыны Нурсолтаннан Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф кала. Бу вакытта Казан ханлыгының тышкы сәясәтен билгеләгән ике партия оеша: Фатыйма җитәкчелегендәге беренчесе Шәрыкка, аның аша Урта Азиягә йөз тота. Икенчесе, Нурсолтан яклысы – Мәскәү белән килешү төзү ягында була. Алар, руслар белән тату мөнәсәбәттә яшәп, илнең бәйсезлеген сакларга тели. Шәрык партиясе җиңеп чыга, һәм тәхеткә Илһам утыра. Илһам әнисе сәясәтен үткәрә башлый. Бу, әлбәттә, Иван III гә ошамый, һәм ул 1482 елда Казанга гаскәр җибәрә. Илһам хөкүмәте, солых сорый, бу солых Мәскәүгә файдалы шартларда кабул ителә. Илһам әтисендәге сәяси һәм дәүләт эшлеклесе сыйфатларына ия булмый, нәкъ менә аның идарә итү елларында ыгы-зыгылар, һәм Казан ханлыгы түбәнгә төшү чоры башлана. 1487 елда Казанга чираттагы бик зур яу килгән һәм, ике ай чамасы камап торганнан соң, 9 июльдә рус гаскәрләре шәһәргә бәреп кергән, Мәскәү яклы партия Илһамны тәхеттән төшерә, аны гаиләсе белән Вологдага сөрәләр.

МӘСКӘҮ ӨСТЕНЛЕГЕ. 1487 елдан Мәскәү Казанга хәтта хан итеп кемне утыртырга икәнен дә әйтә башлаган. Мәскәү куйган варис сыйфатында Казан тәхетендә Мөхәммәтәмин 1496 елга кадәр идарә иткән. Шәрык партиясе мондый бәйлелеккә чик куюга бераз омтылыш ясап караган. Себер ханы Мамукны чакырган, тик шул партиянең башлыгы – Казан хөкүмәте идарәчесе Киләхмәт – үз сүзендә тормыйча мәскәүлеләр ягына күчкән. Нәтиҗәдә, Мамык тәхеттә озак тормый, чөнки ул хакимлек иткәндә, ханлыкта тормыш тагын да авырая. Иван III рөхсәте  белән,  хакимияткә  Мөхәммәдәминнең  энесе Габделлатыйф килә. Ул Кырымда Нурсолтан тәрбиясе белән рус әдәпләре, гадәтләрен чит иткән була. Шуңа да бераз вакыттан соң, Габделлатыйф мөстәкыйльлек күрсәтә һәм Мәскәүгә каршы  булган  сәясәт  үткәрә  башлый.  Ул 1502 елда тәхеттән төшерелә һәм Рус дәүләтенең төньягына сөрелә.

МӨҺИМ ШӘХЕС. Казанның Олуг Мөхәммәт нәселеннән килгән соңгы ике ханының анасы Нурсолтан ханбикә Казан ханлыгы тарихында бик зур роль уйнаган. Ханлыкның 1480-1520 еллар арасындагы 40 еллык вакытны хәтта Нурсолтан чоры дип тә атыйлар. Мәскәү йогынтысы көчәйгән авыр елларда рус-татар мөнәсәбәтләренең күп кенә четерекле мәсьәләләрен ачыклауда һәм хәл итүдә ул зур ихтыяр көче һәм ныклык күрсәткән. Үзенең зирәклеге һәм сүзендә торучанлыгы, хәтта Иван III нең хатыны Софья Палеолог белән шәхси дуслык урнаштыруы аркасында, ул Мәскәү дәүләтенең бөек державачылык сәясәте бик ачык күренә башлаган чорда Казан ханлыгын дәүләт итеп саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев