БӨЕК БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ, КУБРАТ ХАН
Бүгенге һәм киләчәкне яхшырак аңлар өчен бай тарихлы үткәнне дә белү кирәк. Без каян барлыкка килгәнбез, ата-бабаларыбыз нинди юллар үткән? Көтелмәгән бай мәгълүматлы булуы белән генә түгел, серле булуы белән дә кызык бит ул тарих битләре. Әйдә әле, бөек татар халкы тарихын бергәләп өйрәник.
Кубрат Хан турында фактлар:
- Безнең эраның якынча 605-665 елларында яшәгән.
- Ул атаклы идарәче болгар Дуло нәселенә карый.
- Кубрат яшьлеген Византия империясе башкаласы Константинопольдә уздыра, анда белем ала һәм христиан динен кабул итә.
- Болгар кабиләләрен Авар каганлыгына бәйлелектән азат итә.
- Кубрат Бөек Болгария дәүләтенә нигез сала, Кара диңгез буенда киң территорияләрне үз эченә ала.
- Византия империясе белән тыгыз сәяси элемтәдә була.
- Бөек Болгария болгарларны гына түгел, башка кабиләләрне дә, шул исәптән аланнарны, славяннарны һәм башкаларны да үз эченә алган.
- Аның исеме төрле чыганакларда Кубрат, Хубрат, Коврат кебек вариантларда очрый.
Кубрат хан Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучы буларак тарихта калган. Кубрат гаскәр башлыгы гына түгел, таркау кабиләләрне берләштереп куәтле дәүләт төзи алган оста дипломат һәм сәясәтче дә булган.
Болгарлар III–IV гасырларда һун дәүләте составына кергән, соңыннан Төрки каганлыкның төп халкын тәшкил иткән. VII гасыр башында болгар кабиләләре Төрки каганлыктан бәйсезлек алу өчен берләшкәннәр. Шул ук вакытта алар Авар каганлыгы белән дә көрәшкән. Кубрат хан аварларны болгар җирләреннән куып чыгара алган. Нәтиҗәдә, 632 елда Кара диңгез һәм Азов буе далаларында болгарларның беренче мөстәкыйль дәүләте – Бөек Болгар дәүләте барлыкка килгән.
Кубрат хан үзенең дәүләтен киңәйтә һәм ныгыта. Бөек Болгар дәүләте Византия империясе белән тыгыз мөнәсәбәттә тора. Кубрат идарә иткәндә, Бөек Болгар дәүләтендә хуҗалык тормышы, игенчелек, һөнәрчелек активлаша.
Беренче Болгар дәүләте озын гомерле булмый, ул бары тик 632–660 елларда гына яши. Кубрат ханның үлеменнән соң, дәүләтнең бердәмлеге бетә, үзара ызгышлар башлана. Аның уллары, аталарының бер-берсеннән аерылмыйча дус һәм килешеп яшәргә кушкан васыятен тыңламыйча, хакимлек өчен көрәшә башлый. Хәзәр каганлыгы болгарларның көчсезлегеннән файдаланып, аларны яулап ала һәм Бөек Болгар дәүләте мөстәкыйльлеген югалта. Болгарларның бер өлеше туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.
Кубрат ханның олы улы Аспарух үз кешеләрен ашыгыч кына Көнбатышка, Дунай буйларына алып китә. Биредә болгарлар шул җирләрдә яшәүче башка кабиләләрне буйсындырып, 681 елда яңа Дунай буе Болгар дәүләтен төзиләр. Болгарлар Византия империясе чикләренә урнашалар һәм алар арасында сугышлар чыгып кына тора.
Кубрат ханның икенче улы Котраг болгарларның шактый зур төркеме белән Урта Идел буйларына юнәлә.
Кубрат ханның өченче улы Батбай җитәкчелегендәге кабилә туган җирләрендә калырга була һәм хәзәр каганына буйсына. Шулай итеп, хәзәрләр составында күпсанлы болгар кабиләләре дә була. Тиздән алар Кырым ярымутравын, Днепр буендагы җирләрне алалар.
Нәкъ менә шушы далаларда Полтава шәһәре янындагы Кече Перещепино авылында кылыч, алтын-көмеш савыт-сабалар, кораллар, бизәнү әйберләре табыла. Биредә табылган ике йөзеккә Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучының исеме язылганлыктан, бу кадерле әйберләр тарихка «Кубрат хан хәзинәсе» дип кереп калган. Кубрат ханның күмелгән урыны да шушында дигән фаразлар бар, монда хәтта һәйкәл буларак кабер ташы да куелган. Ләкин дөресме бу фикер, юкмы – мәңгегә сер булып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев