АСПАРУХ, КОТРАГ, БАТБАЙ
Кубрат ханның үлеменнән соң, дәүләтнең бердәмлеге бетә, үзара ызгышлар башлана. Аның уллары, аталарының бер-берсеннән аерылмыйча дус һәм килешеп яшәргә кушкан васыятен тыңламыйча, хакимлек өчен көрәшә башлый. Хәзәр каганлыгы болгарларның көчсезлегеннән файдаланып, аларны яулап ала һәм Бөек Болгар дәүләте мөстәкыйльлеген югалта. Болгарларның бер өлеше туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.
Кубрат ханның олы улы Аспарух үз кешеләрен ашыгыч кына Көнбатышка, Дунай буйларына алып китә. Биредә болгарлар шул җирләрдә яшәүче башка кабиләләрне буйсындырып, 681 елда яңа Дунай буе Болгар дәүләтен төзи. Болгарлар Византия империясе чикләренә урнаша һәм алар арасында сугышлар чыгып кына тора.
Кубрат ханның икенче улы Котраг болгарларның шактый зур төркеме белән Урта Идел буйларына юнәлә. Һәм нәкъ тә менә ул Идел буе Болгарына, ягъни безнең тамырларга нигез салучы булып санала.
Кубрат ханның өченче улы Батбай җитәкчелегендәге кабилә туган җирләрендә калырга була һәм хәзәр каганына буйсына. Шулай итеп, хәзәрләр составында күпсанлы болгар кабиләләре дә була. Тиздән алар Кырым ярымутравын, Днепр буендагы җирләрне ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев