Логотип Идель
Үз Юлым

ҮЗ ЮЛЫМ: ХЫЯЛЛАР ИСКЕРӘМЕ?

Хыяллар искерәме?


Кояш елмаеп торган көннәрдәге кышкы салкын һаваны ярата Сәрия. Авылында ял көннәрендә генә булган хуш ис - мунча һәм өй морҗаларыннан чыккан төтен исе суык һава белән буталгач, тәмам өйгә кермәс була, әйтерсең ниндидер бер сихри көч тартып тора аны авыл урамнарында. Андый көннәр аңа үзенчә бер күтәренке кәеф өсти дип саный ул. Сәрия кабат-кабат ишегалларын әйләнеп йөри. Шуны белгәндәй, кояш та, күзләрен кысып, елмаеп, аңа карап тора, эте Акбай яныннан китми бөтерелә. Ничек рәхәт һәм күңелле булмасын инде шул чакта?! Әти-әни янында, туган авылында булудан да татлырак бәхет бармы икән сон бу дөньяда?! Юк, шуңа күрә шатланып йөри дә инде Сәрия бар җирдән куаныч эзләп.
Әнисенең урамга чыкканын күреп, тизрәк аның янына ашыкты кыз. Гөлфинә апаның мунчага утын өстәргә китеп барышы икән. Сәрия, елмаеп, әнисенә сорау яудырырга тотынды:

- Әнием, син хыялланасыңмы? Синең хыялларың бармы ул?

Ни дип җавап бирергә дә белмәгән әнисе уйланып торган арада, Сәрия юкка да чыгып өлгерде. Чолан ягында кыштыр-кыштыр иткән тавышлар килгәч кенә, Гөлфинә апа уйларыннан сискәнеп китте: “Кызым, нәрсә эзлисең?” Соравына җавапны ишетә алмады ул, чөнки үз уйларына чумган кызы бик бирелеп нәрсәдер актара иде. Сәриянең, чыннан да, телсез калырлыгы бар икән: ул иске мунча шкафыннан курчакларын табып алган! Кайчандыр әлеге курчакларны кулыннан да төшерми уйный иде бит Сәрия. Уйнап туктаганына төгәл биш ел узган икән. Хәзер 10 нчы сыйныфта укыса, 5 нче сыйныфта чакта чыгарылып куйган булырга тиеш болар. Вакыт ничек тиз үткән, әле кичә генә кебек, югыйсә!

- Әни, кара әле монда, ниләр таптым, күз генә сал! Минем курчакларым! - диде кыз, үзе бая биргән соравын онытып. Нәни балалар сыман, ашыгып-кабаланып, мунча алдындагы эскәмиягә чыгып утырды һәм төргәкне сүтә башлады. Сәрия кечкенә чагында шул курчакларына күлмәкләр тегеп, киемнәр бәйләп, аларга көн дә бер төрле киемнәр кидерә, курчакларына серләрен сөйли, гомумән, бик рәхәтләнеп уйный иде. Курчакларын бик яратканга, “модалы, затлы” киемнәр тегәргә өйрәнде ул. Бармагы киселсә дә, инәгә кадалса да түзде кыз. Алтын куллы әнисе, хәйләкәр генә елмаеп, кызын кул эшләренә бик теләп өйрәтте. Шул чакта дизайнер булам дип хыяллана башлаган иде кызчык. Әллә курчакларыннан аерылгач, ул хыялы нигәдер кинәт юкка чыкты, онытылды. Инде табиб булырга карар кылган Сәрия химия, биология фәннәрен үз итеп өйрәнә башлады. Тугызынчы сыйныфта имтиханнарын югары баллга тапшырды. Моны ул медицина өлкәсенә сукмак салуы дип аңлады. Табиб булырга теләвенең беренче сәбәбе - кешеләргә ярдәм итү бик ошый аңа. Икенчедән: “Сәрия Сәйдәшевна, сез мине авырудан коткардыгыз, рәхмәт сезгә!”-дигән сүзләрне ишетү үзе ни тора! Унберенче сыйныфны тәмамлагач та шул юнәлештә бару иде Сәриянең исәбе, ә монда курчаклар килеп чыктылар иске хыялын калкытып!

Чү! Иске хыял дидеме ул? Әллә хыяллар искерәме? Юктыр! Искерсә, яңадан калкып чыкмас иде бит алар. Инде кызның башында әнисенә яңа сорау туды:

- Әнием, ә хыяллар искерәме ул?

Ул чаклы нәрсә әйтте соң әле кыз? Мунча миченә утын өстәп чыгып килгән әнисенең күзләре яшьләнде. Ул кызының янәшәсенә утырды.

- Хыяллар дисеңме, кызым? Минемчә, хыяллар искермидер.

- Ә синең хыялланганың булдымы?

- Хыялсыз кеше - канатсыз кош, ди безнең халык, кызым. Әлбәттә, гомерем буе хыял белән яшәдем мин. Хыялланып яшәү, хыялый булу рәхәт бит ул! Хыял яшәүгә җиңеллек өсти, максатка ирешергә ярдәм итә.

- Ә синең иң зур хыялың нинди иде? Тукта әле, син нигә елыйсың, әнием?

- Беләсеңме, кызым, минем иң зур хыялым – әниемне әтисе белән күрештерү иде.

<
Менә нәрсәдә икән хикмәт: сорау биреп, әнисенең ярасына кагылган икән ул. Күптән түгел генә вафат булган әбисен искә төшергән икән әнисе. “Әниемне әтисе белән очраштырырга хыялландым,”- диме? Моны ничек аңларга? Кызның кабат сорау бирергә батырлыгы җитмәде. Ул сабыр гына көтте.<

- Минем әнием 1941 нче елның 14 нче июлендә әтисен соңгы мәртәбә күрә. Алар әтиләреннән өч ятим бала кала. Ә иң кечкенәсе нибары 2 атналык була. Фатыйма әби фронтка булышыр өчен бар нәрсәне дә эшли. Ә иң авыры иренең үлү хәбәрен ишетергә куркып яшәү була. Кадерлесенең хәбәрсез югалуы турында язу алган булса да, Фатыйма әби 1945 нче елның 9 маенда Җиңү хәбәрен ишетеп, ире кайтыр дип өметләнә. Әмма юкка. Еллар уза тора. 3 кызлары да буй җитеп, кияүгә китәләр. Һәм, ниһаять, инде 59 ел вакыт узгач, безгә Тверь өлкәсеннән хәбәр килеп төште: “Сезнең якыныгызның медальоны Тверь өлкәсе Пено районы Загородечье авылындагы окоптан табылды”. 59 елдан соң!

... 1941 нче елның җәе. Фашист яулары башкалабыз Мәскәүгә ургыла. Безнең сугышчыларыбыз дошманның баштанаяк коралланган гаскәрләренең һөҗүмнәрен кире кага. Ләкин көчләр тигез булмый. 256 нчы укчы девизия камалышта кала. Әмма батыр сугышчылар чолганыштан чыгалар. Һәм оборонага күчәләр. Фашистларны күпме генә дөмбәсләсәләр дә, көчләр тигез булмый шул, фашистлар бирегә, 133 метрлы биеклеккә “Үле баш” СС дивизиясен ташлыйлар.

1941 елның 9 сентябрь иртәсе. Фашистлар Тверь өлкәсе Загородечье авылын кулларына төшерү өчен һөҗүмгә күтәреләләр. Авыл бераз читтәрәк булган биеклеккә урнашкан. Дошман өчен бу авылны алу бик мөһим була. Фашист минасы Кәлимулла бабамның янына төшеп ярыла, һәм ул җир белән күмелеп кала. Аңа бары тик 31 яшь кенә була бит әле. Ә ул Ватанын саклап һәлак була.

59 елдан соң “Истина” эзтабарлары таба солдат бабамны. Аның мина тартмасы тишкәләнеп беткән, әмма кулыннан винтовкасын ычкындырмаган. Янында ике РГД-33 гранатасы, противагазы, котелогы, винтовка өчен 60 патроны була. Кесәсендә хәтта 55 тиен вак акчасы да булган. Җирне берәмтекләп казый торгач, медальон да табыла. Анда саргайган кәгазьдә солдатның исем-фамилиясе, адресы тулы итеп язылган, һәм бу тагы бер сугыш корбаны турында туганнарына хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.

Традиция буенча, табылган солдат мәетләрен һәр елның 22 нче июне көнне туганнар каберлегенә күмәләр икән. Кизләү авылында туган бабам 2000 нче елның 22 нче июнендә 200 дән артык сугышчы белән Тверь өлкәсенең Слаутино авылы уртасындагы каберлеккә күмелә.

Әнием бу хәлләрне белгәч, күз яшьләре аша шатланды. Ятим үскән чакларын искә төшереп, күңеле әрнесә дә, күптән көткән сорауга җавап табылганга сөенде ул. Әниемнең күптәнге изге хыялы да, минем олы хыялым да чынга ашты. Күрәсеңме, кызым, хыялларга 59 ел үткәч тә ирешеп була.

Хыялый кызым минем, акыллым, нилектән андый сорау туды соң әле синдә?

- Бүген табиб булырга хыялланган кызың кечкенә чакта дизайнер булырга уйлый иде бит, әнием, хәтерлисеңме? Инде миңа нишләргә? Кем булырга?

- Йөрәгеңне тыңла, кызым. Син кайсы эшкә алынсаң да булдырасың. Бүген илгә әйбәт табиблар да, оста дизайнерлар да бик кирәк.

- Яхшы, әнием, рәхмәт, мин сине аңладым, - диде кыз.

Чыннан да, ныклап уйлар, йөрәген тыңлар ул. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Сәрия егет булмаса да, бу аңа да кагыла дип уйлый. Ә хыялланудан һичкайчан туктамас ул. Хыялы, максаты һәрчак ачык булыр аның.

Хыялларны чынга ашыру өчен, нык тырышлык таләп ителгәнен белә Сәрия. Балачак хатирәсе булган курчакларын җыеп, урынына кире алып куйды да, күңелле җыр сузып, өйгә кереп китте. Кояш аның артыннан күз кысып карап калды.

Алия Гафурова
Норлат районы Фома мәктәбенең
9 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев