Логотип Идель
Спорт

ТАТАРСТАН ЧАҢГЫЧЫЛАРЫ КӨРӘШЧЕЛӘРНЕ "СЫРТКА САЛМАКЧЫ" /ФОТО, ВИДЕО/

Бүген Мамадыш, Теләче, Кукмара һәм тагын дистәләгән районда татар милли көрәше беренче номерлы спорт төре санала икән, берничә ел узу белән әлеге төбәкләрдә чаңгыга басучылар көрәшчеләрнең борынына чиертергә дә бик мөмкин. Республиканың Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе үз алдына шундый максат куя. 17-18 яшьлек чаңгычылар арасында Зәйдә тәүге тапкыр уздырылган Россиякүләм ярышларын тамаша кылырга килгән федерация җитәкчесе Илшат Фәрдиев шундый сүзләрне курыкмыйча әйтте.

Олимпиада канат куйды


Татарстан спортчыларының тарихта булмаган күрсәткечләргә ирешеп, Олимпиададан 4 медаль яулап кайтуы турында күп сөйләшенде инде. Чаңгычыларның горурланырлыгы бар шул – әлеге медальләрнең өчесен чаңгы юлында “таптык”.

– Олимпиадада чаңгычылардан медаль көткән идек. Медаль бүген кесәдә булганга гына әйтүем түгел, – ди Илшат Фәрдиев. – Татарстанның ике чаңгычысы ил җыелмасына эләкте, беренче ярышларда аларның 10-20 чаңгычы арасына эләгүен, алга таба медаль яулауларын көттек. Һәм шулай булып чыкты да – чаңгычыларның медальле финишка якынлашканнарын күргәндә телевизорны үбәр хәлгә җиттек.



...Нәтиҗәләр артында системалы эш тора, ди федерация җитәкчесе. Сочида медальсез кайтканнан соң Татарстан Президенты тарафыннан үзләренә “2”ле билгесе куелуын да яшерми. Инде бүген республикада болай да үсештә булган чаңгы спорты белән кызыксынучылар саны Олимпиададан соң тагын да артып киткән.

– Профессиональ спортчылар әзерләү генә түгел, чаңгыда йөрүне массакүләм спортка әйләндерә алдык. Бүген аерым оешмалар үз ярышларын уздыра, районнарда төрле чаралар үтә. Болар барысы да балаларның чаңгыга тартылуын булышлык итә.

Федерация президенты авызыннан шактый кызыклы саннар да ишеттек. Әйтик, республика җыелмасында йөргән чаңгычыларны ел дәвамында тәэмин итү өчен 70 миллион сум акча тотыла икән. Чаңгычыларга да җиңелгә туры килми – елның кимендә 220 көнен алар өйдән читтә уздыра, ди.



Зәй булдыра


Без Зәйдә булган көндә Россиякүләм ярышлар ачылган гына иде әле – “Ялта-Зәй” спорт әзерлек үзәгендә ил беренчелеге 2-6 март көннәрендә уза икән. Чаңгы трассасы халыкара стандартка ия булган, ел әйләнә шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган (биредә җәен чаңгы роллер трассасы эшли) “Ялта-Зәй”дә ошбу ярышлар беренче тапкыр гына уздырыла әле. Үз көчен сынарга 51 төбәктән чаңгычылар җыелган.

– Зәй районы чаңгы спорты буенча 1972 елда Олимпия чемпионы булып танылган Федор Симашев белән горурлана,– дип сөйләде безгә район башлыгы Рәзиф Кәримов. – Балалар спорт мәктәбе дә аның исемен йөртә. Ә аңа алмаш әзерләү максатыннан районда зур эшләр башкарыла. Гомумән, районыбызда спорт нык үсеш алган – спорт мәктәбендә 18 төр белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган. Чагыштыру өчен бер сан – ел дәвамында Зәй спортчылары төрле ярышларда 1100дән артык призлы урын яулады һәм җиңүче булды.



...Ярышларда Татарстан данын 11 спортчы – Алинә Вәлиуллина, Алинә Галимҗанова, Ирина Полежаева, Анастасия Утяганова, Динара Хәйруллина, Владислав Варламов, Илья Куницын, Станислав Попов, Салават Хәсәншин, Дарья Зубарева һәм Нияз Фатыйхов яклый. Беренче стартлар аларга уңыш китермәде. Шулай да Зәй районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илфат Әшрәпов медальсез ярышларның да нәтиҗәсе зур булуын җиткерде.

– Татарстан җыелмасы составында безнең район чаңгычылары да бар. Әнә, кызларыбыз финишка килде дә инде. Җиңүләр бер көн эчендә генә килми, анысы. Менә шушындый ярышлар аша алар тәҗрибәсен арттыра, югары максатларга юл яра, – диде Зәй вәкиле.

Алмаш бармы?


Олимпия чемпионнарына алмаш әзерләрлек җирлек Зәйдә генә түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә булырга тиеш. Федерациянең алга куйган максатлары шундый. Бала-чага чаңгы спортына тартылсын өчен әти-әнисенә шуарга мөмкинлекләр тудырырга кирәк, җирлектә кумирлар булуы да шарт, ди Илшат Фәрдиев. Бу яктан республикада проблема юк. Инде талантлар белән эшләү өчен кадрлар мәсьәләсе дә тулысынча хәл ителсәме?!

– Район-шәһәрләрдә сафка бастырыла торган чаңгы базалары файдага гына булды. Алар ярдәмендә эш киңрәк җәелә. Тренерлар әзерләү белән безнең проблемалар тумаска тиеш. Чөнки үзебезнең Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе бар. Аларны районнарга җибәреп, эшләр өчен шартлар тудырып, урыннарда талантлар табарга кирәк. Әйе, бүген кайбер районнарда, әйтик Мамадышта, башка спорт төре – көрәш нык алга киткән. Безнең максат – чаңгы спортын андый төбәкләрдә дә көрәш дәрәҗәсенә күтәрү. Алай гына да түгел, куып җитәргә һәм узып та китәргә кирәк.



...Федерация җитәкчесеннән чаңгыда җитез җилдерүче төбәкләр турында сорагач, бер сулышта республика төбәкләренең чиреген санап чыкты. “Бүген Кукмара, Ютазы, Сарман, Бөгелмә, Зәй, Казанда яхшы тренерлар бар. Актаныш, Минзәлә, Балтач, Саба һәм Түбән Камада да әлеге спорт төре үсеш кичерә”, – диде ул.

P.S. Сезон нәтиҗәләре буенча, Татарстан чаңгычылары Россия төбәкләре арасында Ханты-Манси спортчыларына гына калышып, икенче урында бара.

Фәрит САЛИХОВ

Фотолар zainsk-rt.ru һәм ski-tatarstan.ru сайтларыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев