Логотип Идель
Спорт

"КУРКЫНЫЧСЫЗ ТӘГӘРМӘЧ"НЕ БЕЗ ДӘ "ӘЙЛӘНДЕРДЕК" /фото/

3-10 июнь көннәренә билгеләнгән “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия бәйгесенең төп ярышлары “Казан экспо” күргәзмәләр үзәгендә өч көн дәвам итте. Моннан тыш ачылыш һәм ябылу тантаналары, төрле мәдәни чаралар, экскурсияләргә дә вакыт каралган иде. Кыскасы, Казан кунакларны каршы алу осталыгын, кунак итү тәҗрибәсен тагын бер кат күрсәтә алды.

Татарстан башкаласы үз төбәк бәйгеләрендә җиңү яулаган 2007-2009 елгы мәктәп укучыларын – илнең 85 төбәгеннән килгән 340 катнашучыны кабул итеп алды. Дүрт кешедән тупланган командалар көч сынашты. Яшь инспекторлар Юл йөрү кагыйдәсе буенча белемен, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм автошәһәрчектә велосипедта йөрү осталыгын күрсәтте. "Ялкын" редакциясе дә ярышлар урынына барып фоторепортаж әзерләде.





 

Илназ Мөхәрләмов фотолары



“Куркынычсыз тәгәрмәч” Бөтенроссия бәйгесе быел 38нче тапкыр үткәрелде. Казанның 1986 һәм 2006 елларда ярышларны кабул итеп алганы бар иде инде. Ә Татарстан командасы һәрчак алдынгылар рәтендә булды – моңа кадәр 10 мәртәбә җиңү яулады. Моннан тыш Татарстанның яшь инспекторлары Европа бәйгеләрендә 13 тапкыр катнашып, 3 җиңү һәм 10 мәртәбә призлы урын яулый алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев