Спорт
Казанда Россиянең иң көчле көрәшчеләре ачыкланды /ФОТОРЕПОРТАЖ/
8-9 декабрьдә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча ир-егетләр арасында Россия чемпионаты узды. Анда 29 командадан көрәшчеләр бил алышты.
Татарстан көрәшчеләре алдан ук фаворитлар буларак аталды. Республика данын ике атна элек республика чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр – Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче), Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Ислам Фәләхов (Вахитов районы), Ренат Шәйхетдинов (Чаллы), Ренас Кәлимуллин (Зәй), Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин (икесе дә Яңа Савин районыннан), Раил Нургалиев (Биектау) һәм Радик Сәлахов (Зәй) яклады.
Татарстан көрәшчеләренең 5се үз авырлык үлчәвендә җиңүче булды. Калганнары да медальле булды: Радик Сәлахов – икенче, Искәндәр, Ренат һәм Булат өченче урын яулады.

Көрәш буенча 2018 елның ил чемпионнары – Фирзәр Гыйниятуллин (60 килограмм, Татарстан), Рушан Ильясов (65 килограмм, Башкортстан), Ислам Фәләхов (70 килограмм, Татарстан), Артур Зөлкәрнәев (75 килограмм, Башкортстан), Ренас Кәлимуллин (80 килограмм, Татарстан), Илмир Төхвәтуллин (85 килограмм, Татарстан), Айгиз Зәйнетдинов (90 килограмм, ХМАО-Югра), Раил Нургалиев (100 килограмм, Татарстан) һәм Сергей Павлик (авыр үлчәү, Ульян өлкәсе).
Фәрит САЛИХОВ
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев