Логотип Идель
Спорт

КАЗАН МАРАФОНЫ: ЙӨГЕРӘ АЛМАСАҢ, ҮРМӘЛӘ!

4-5 майда Казан ерак арага йөгерүчеләрне үзенә җыя: катнашырга теләк белдерүчеләр Татарстан һәм Россиядән генә түгел, дөньяның төрле илләреннән дә бар. Бишенче тапкыр уздырыла торган “Казан марафоны-2019” Катнашучылар саны буенча быел рекорд куярга җыена.

“Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Казан марафоны” директоры Вадим Янгиров әйтүенчә, 20 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдергән инде. Бу инде узган елгы ярышларга караганда ике тапкыр чамасы күбрәк дигән сүз. Теркәлү төгәлләнгәнче аларның саны 30 меңләп булуына да ышаналар. Теркәлүчеләр арасында инде бүген үк 17 илдән йөгерешчеләр бар.

– 2015 елда беренче ярыш кысаларында марафон буенча Россия чемпионатын да уздырган идек. Берничә еллык тәнәфестән соң әлеге ярыш кабат безгә әйләнеп кайтты. Марафон кысаларында Россия чемпионатын уздыру Казан марафонының дәрәҗәсен арттыра, – диде Вадим Янгиров.



Быелгы ярышлар алдыннан трассаны үзгәрткәннәр: хәзер ул бер әйләнеш белән төгәлләнә һәм Казанның тарихи урыннары аша уза. Менә шул трасса буйлап 5 майда йөгерешчеләр 10, 21,1 һәм 42,2 чакрым арага узышачак.

Ә профессиональ спорттан ерак булучылар өчен йөгерешләр бер көн алдан – 4 майда оештырыла. 4 айдан – 3 яшькә кадәргеләр Үзәк стадион янындагы спорт манежында “TIMERBABY” дип аталган ярыш-тамашада катнаша ала. Аякта тора алмаганнар үрмәли, тәпи баскан һәр кеше йөгерә ала бу көнне.

“TIMERKIDS” дип аталган узышлар инде аягын анык басканнар – 3-10 яшьлек балалар өчен оештырыла. 600 метр араны ничәнче булып килсәң дә, медаль көтәчәк!

4 майның тагын бер, 10 яшьтән өлкән һәр теләгән кешене берләштергән ярышы – 3 чакрым арага узышулар.



...“Казан марафоны”нда бер бәхетле катнашучыны “Рено Логан” автомобиле көтә, ди оештыручылар. Анысын лотерея ярдәмендә ачыкларга җыеналар. Ә иң актив катнашкан өч районга спорт корылмасы – мини-футбол кыры, волейбол-баскетбол мәйданчыгы һәм тренажеры булган мәйданчык төзеп бирергә ышандыралар. Стартка 3 көннән азрак вакыт калды: бер, ике, өч!..

P.S. “Казан марафоны” турында тулырак белү һәм теркәлү өчен аның рәсми сайты (http://kazanmarathon.org/) ярдәмгә килер.








Фәрит Салихов


Фото: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев