Логотип Идель
Спорт

ИТӘК КИЕП – ЧАҢГЫГА: Казан чаңгы марафонына әзерләнә

Бәйрәм ялларына план кордыңмы әле, дустым? Кая барырга да белгән юк, дисеңме? Алай булса, син Казан читендәге Юдино бистәсендә урнашкан “Локомотив” стадионына барырга тиеш. Чаңгы ярышлары буенча чираттагы Казан марафоны уза анда: ярышырга да, тамаша кылырга һәм ял итәргә дә мөмкин булачак.

Бәйрәм белән, кызлар!


Казан марафоны 10 мартта уза. Теркәлү эше күптән алып барыла. Иң ерак ара – 50 чакрымга узышырга 400 катнашучы теләк белдергән инде.

– Икенче ел рәттән марафон 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне рухында уза. Шуны истә тотып, гүзәл затлар өчен махсус узыш билгеләдек. Ул итәкле ярыш, дип атала. Алар өчен ара ерак түгел – 500 метр гына, – дип белдерделәр Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән.

Ара ерак булмаса да, бүләге саллы. Итәк киеп чаңгы юлына баскан һәм җиңүче булган хатын-кызны 5 мең сум күләмендә бүләк көтә. Хәтта җиңмәсәң дә шул ук суммага лаек булу мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – киемең үзгәлеге белән аерылып торсын!

Әмма шунысын истән чыгармагыз: итәкле чаңгычылар ярышы марафонга бер көн кала – 9 мартта төгәл көн уртасында башлана.

Миллион артыннан – чаңгы юлы буйлап


Ике ел элек Казан чаңгы марафоны ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. 1968 елның 24 мартында узган тәүге ярыштан соң әлеге марафонның бер генә ел да уздырылмый калганы юк. Хәзер инде ул илнең 20дән артык марафонын берләштергән “Russialoppet” халыкара хәрәкәте составына кергән ярыш.

Казан марафонының төп оештыручылары – Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе белән башкала мэриясе барлык катнашучыларны шаккатырырга җыена. Ярышларның гомуми приз фонды – 1 миллион сумнан артык булачак!

– Әлеге чыгымнарны соңгы өч елда федерация президенты Илшат Фәрдиев күтәрә, – дип белдерделәр федерациядән.

Аерым призлар кызыксындырамы? Бераз серне чишик: 50 чакрым араны иң беренче булып узган ир-ат спортчыга – 150 мең, ә хатын-кызларга 100 мең сум акча бирелә. Хәтта унынчы булып килсәң дә начар түгел – тырышлыгың 15 һәм 10 мең сум белән бәяләнә.

Казан марафонында катнашучылар өчен 25 һәм 5 чакрым арага узышлар да каралган. Чаңгы юлына 700ләп кешенең басуы көтелә. Бу иң беренче ярышка крааганда 30 тапкырга күбрәк дигән сүз.

P.S. Казан марафонында катнашу өчен теркәлү түләүле.

P.P.S. Ярышларның мәртәбәле кунаклары арасында дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Николай Зимятов белән ике мәртәбә Дөнья кубогы иясе Александр Завьяловны да күреп булачак. Кызыксыну уята алдыкмы? Димәк, монда син дә булырга тиеш!

Фәрит САЛИХОВ

Фото: ski-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев