Логотип Идель
Спорт

ГАГАРИННЫ ХОККЕЙ БЕЛӘН НӘРСӘ БӘЙЛИ?

Апрель аеның экваторын да уздык. Әлеге ай хоккей уенчыларының һәм җанатарларның иң яраткан аедыр, мөгаен. Нигә дисәң, нәкъ әлеге айда Континенталь Хоккей Лигасының (КХЛ) иң яхшы клубы ачыклана һәм «чемпион» исеменә лаек була.

Сезон регуляр чемпионат белән башлана, клубларның әлеге чемпионатта төп бурычы – күбрәк гол кертеп, очко җыю. Чемпионат ахырында «Көнбатыш» һәм «Көнчыгыш» конференцисеннән сигезәр иң күп очко җыйган клуб билгеләнә. Әлеге командалар плей-оффка чыгу мөмкинлегенә ия булып, иң югары КХЛ ганимәтенә (трофей) – Гагарин кубогы өчен уйный башлыйлар.

Һичшиксез, әлеге кубок турында ишеткәнегез бардыр. Ә нәрсә соң ул Гагарин кубогы? Һәм нигә ул Юрий Гагарин исемен йөртә?

Гагарин кубогы – Континенталь Хоккей Лигасының финалда җиңүче командага бирелә торган иң зур бүләкләренең берсе. Беренче тапкыр әлеге кубок 2008/2009 елның сезоны өчен бирелә һәм чемпион исеменә беренче тапкыр «Ак Барс» Казан клубы лаек була.

 



Бу көннәргә кадәр әлеге казанышка «Ак Барс» (Казан) , «Металлург» (Магнитогорск), «Динамо» (Мәскәү), «СКА» (Санкт-Петербург)  һәм «Салават Юлаев» (Уфа) хоккей клублары ирешәләр.

КХЛ президенты Александр Медведев сүзләре буенча, кубок Гагарин исемен юкка гына йөртми. Гагарин исеме халыкта зур казанышлар белән бәйле, ә Юрий Гагарин үзе милләтнең символына әверелгән кеше. Икенче яктан караганда, Гагаринның космоста ирешкән уңышлары хоккейдагы уңышлар белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Финал уеннары да бит апрель башларына туры килә, мәсәлән, тарихта беренче финал космонавтика көнендә – 12нче апрельдә уза.



Кубокка килгәндә, ул 925нче пробалы көмештән ясалган, ә тышкы ягыннан алтын белән капланган. Кубокка карагач, иң беренче булып скафандрда Юрий Гагаринның рәсеме һәм янында очып барган комета күзгә чалына. Ганимәтнең артында хоккеист рәсеме төшерелгән, легенда буенча - ул атаклы хоккеист, футболист, тренер Всеволод Бобров. Гагарин кубогы кечкенә шайбалар белән уратып алынган, аларга җиңүче команданың исемен сугалар, кубокның төбендә КХЛ эмблемасы сурәтләнгән.

Әлегә, КХЛның чемпионнары булып, «Ак Барс» хоккей командасы санала, ләкин бик тиздән яңа чемпион ачыкланачак. 2018/2019 сезонның финал серияләре башланып китте, анда ике иң яхшы клуб  ЦСКА белән «Авангард» уйный. Бүгенге көнгә уеннар сериясендә ЦСКА командасы өч җиңү белән алда бара. Иртәгә, 19 апрельдә булачак уенда да җиңү яуласа, быелгы Гагарин кубогы иясе дә нәкъ ул булачак! (4 җиңүгә кадәр уйныйлар)

 

Гагарин кубогы турында кызыклы фактлар:



  • Иң элек, кубокны совет чоры хоккеисты һәм тренеры Анатолий Тарасов хөрмәтенә атамакчы булганнар, соңыннан аның исемен бер лиганың дивизионына гына биргәннәр.

  • Җиңүче команданың һәрбер уенчысы чемпион йөзеге белән бүләкләнә.

  • Шулай ук, уенчыларның әлеге зур бүләкне өйләренә алып кайту мөмкинлеге бар. Кубок дөнья буйлап сәяхәт итә.

  • Данис Зарипов - Гагарин кубогына биш тапкыр ия булган хоккеист. Уй уйнаган «Ак Барс» клубы - өч тапкыр, «Металлург» клубы ике тапкыр әлеге бүләкне алганнар.




  • Кубокның массасы - 19 килограмм, ә күләме - 12 литр.


 

Алсу Гыйльманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев