Логотип Идель
Спорт

Дөньякүләм бил алыш: КӨРӘШ КЕНӘ ТҮГЕЛ БУ

Саба районы Миңгәр авылы Сабантуе мәйданы быел кабат дөньяның төрле почмагыннан килгән көрәшчеләргә бил алышу мөмкинлеге тудыра. 23 июньгә билгеләнгән милли бәйрәмнең төп бизәге көрәш буенча Дөнья чемпионаты һәм Дөнья беренчелеге булачак. Беренчесендә ир-атлар җиңүчене ачыкласа, икенчесендә 17-18 яшьлек егетләр бил алышачак.

Ияләнергә вакыт


Миңгәр Сабантуенда үзебезнең егетләр генә түгел, хәтта кара тәнле көрәшчеләрнең (дөресрәге – көрәшергә теләүчеләрнең) бил алышуы гадәти хәлгә әйләнеп бара инде. Моннан ике ел элек Миңгәр мәйданында тәүге тапкыр Дөнья кубогы ярышлары уздырылган иде. Катнашучылар – 20ләп илдән, 50дән артык көрәшче килде, дип сөйләделәр ул вакытта. Былтыргы Сабантуе кысаларында инде мәйдан тагын да киңәйде – Дөнья чемпионаты уздырылды. Кырыклап ил һәм 150ләп көрәшчене үзенә җыйган һәм ачык һавада узган беренче Дөнья чемпионаты булды ул.



Кайдан гына килмәсеннәр, барысында да Россия көрәшчеләре чемпион калды. Беренче ярышта Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Булат Мусин (Татарстан) һәм Сергей Павлик (Ульяновск) Дөнья кубогы иясе булса, былтыргы чемпионнар да безгә таныш көрәшчеләр – Егор Егоян (Ханты-Манси – Төмән), Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Альберт Рәхмәтуллин (Ханты-Манси – Төмән), Ренас Кәлимуллин (Татарстан), Ильмир Төхвәтуллин (Татарстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан) һәм Муса Галләмов (Марий Эл).

Йомгак ясап әйтсәк, Миңгәрдәге тамашага ияләнергә вакыт инде. Авыл кешеләре көрәшә алмый, дип үпкә белдерү дә урынсызга әйләнеп бара. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларга туры килә. Чөнки 20 ел дәвамында Миңгәрдә Сабантуеның кемнәр тарафыннан оештырылуын барыбыз да белә.

– Дөнья чемпионаты мәйданчыгы өчен ни өчен Миңгәр авылы Сабан туе сайландымы? Урыны шундый – биредә инфраструктура мөмкинлек бирә, милли колоритны һәм мәдәниятебезне күрсәтә алабыз, – дип фикерләре белән уртаклашкан иде былтыр Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов. – Без моңа 20 ел әзерләндек – биредә инде егерменче тапкыр Сабан туе уза. Урынның яктыртылу дәрәҗәсе дә кичке сәгатьләрдә ярышлар уздыру таләпләренә җавап бирә, мәдәни программа да бай, белгечләр дә тәҗрибәле.


Быелгы “мөгез”


Быел инде ир-атлар көрәше белән генә чикләнмичә, 2001-2002 елгы көрәшчеләр арасында Дөнья беренчелеге дә уздырырга булганнар. Яшьләр 55, 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 һәм 110 килограммга кадәрге авырлыкта бил алышса, ир-атлар өчен 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары авырлык каралган. Узган елгы Дөнья чемпионатыннан аермалы буларак, үлчәү авырлыкларының Россия чемпионатындагы кебек булуы игътибарны үзенә җәлеп итә.

– Шуңа да ил җыелмасы составын туплау каршылыклар тудырмады, – ди Россия көрәшчеләр командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов. – Миңгәргә ир-атлар һәм яшьләрдә дә соңгы Россия чемпионаты белән ил беренчелеген откан көрәшчеләр барачак.

Бу урында Россия беренчелеген откан көрәшчеләрне искә төшерик:


– яшьләрдә – Инсаф Габдрахманов (55 килограмм, Татарстан), Инсаф Хәкимов (60 килограмм, Чувашия), Эмиль Мәүлин (65 килограмм, Татарстан), Искәндәр Гарифҗанов (70 килограмм, Татарстан), Артур Зарипов (75 килограмм, Башкортстан), Динар Әүхәдиев (80 килограмм, Татарстан), Илвир Хисмәтуллин (85 килограмм, Башкортстан), Фарис Хуҗин (90 килограмм, Татарстан), Альберт Сәхәбиев (110 килограмм, Татарстан).

– ир-атларда – Фирзәр Гыйниятуллин (60 килограмм, Татарстан), Рушан Ильясов (65 килограмм, Башкортстан), Ислам Фәләхов (70 килограмм, Татарстан), Артур Зөлкәрнәев (75 килограмм, Башкортстан), Ренас Кәлимуллин (80 килограмм, Татарстан), Илмир Төхвәтуллин (85 килограмм, Татарстан), Айгиз Зәйнетдинов (90 килограмм, ХМАО-Югра), Раил Нургалиев (100 килограмм, Татарстан) һәм Сергей Павлик (авыр үлчәү, Ульян өлкәсе).



Быелгы чемпионатны оештыручылар тагын бер “мөгез” уйлап тапкан: ир-атлар арасында 9 үлчәү категориясеннән тыш тагын бер абсолют авырлык уйлап тапканнар. Шунысы гаҗәп: анысында ил данын берничә көрәшче яклаячак икән.

– Татарстаннан 4 көрәшче сайладык – Радик Сәлахов, Фирдүс Зәйнуллин, Марат Мөхәммәтҗанов һәм Фәрхәт Фәйзуллин, – дип ачыклык кертте Фәрит Шәйхетдинов. – Башкортстаннан да дүрт көрәшче булачак. Моннан тыш Муса Галләмовның да кертелүе мәгълүм.

Халыкара көрәш федерациясе әзерләгән нигезләмәдә яшьләр арасында да абсолют авырлык турында әйтелгән. Әмма баш тренер бу хакта хәбәрдар булмавын җиткерде.

Шулай итеп, Дөнья чемпионаты нәтиҗәсе буенча 10 көрәшче Халыкара класслы спорт остасы исеменә лаек булачак. Ә беренчелекне откан һәм ярыш узган көнгә 18 яше тулган егетләр спорт остасы дәрәҗәсен яулаячак.

Приз фонды – 3 миллион!


Халыкара көрәш федерациясе Дөнья беренчелегенең приз фонды – 10 мең доллар (644 мең сум чамасы), Дөнья чемпионаты өчен 40 мең доллар (2 миллион 576 мең сум) булуын җиткерә. Шулай итеп, яшьләрдә һәр авырлыктагы 3 көрәшче – 70 меңләп, ә ир-атлар 250 меңләп сум акчаны үзара бүләчәк. Төп көрәш икенче-өченче урын өчен барыр, мөгаен. “Алтын”нарның күпчелеген Россия көрәшчеләре яулаячагына көрәшне аңлаган 99,9% тамашачының тамчы да шиге юк.

Россия көрәшчеләре дөньякүләм ярышка әзерлекне бил алышларга өч көн кала гына башларга җыена. Фәрит Шәйхетдиновка бу эштә Вакыйф Дәүләтшин белән Илһам Волков кебек тәҗрибәле остазлар да булышачак.

P.S. Дөнья чемпионаты узу кемгәдер Казан Сабантуенда машина өчен көрәшне җиңеләйтә: төп дәгъвачылар – Раил, Фирдүс һәм Муса Миңгәрдә булачак...





Фәрит САЛИХОВ


Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев