Логотип Идель
Шәхес

«СЕЗГӘ ЧӘЧӘК ЭЗЛӘГӘН ИДЕМ...»

Без аны шагыйрь Хәсән Туфанның хатыны буларак беләбез. Туфанның шигырьләрендәге Лу, Лулу ул безнең өчен. Туфанның гомерен посылкалар җибәреп, шул посылкаларга акча җитмәгәч, донор булып, үзенең канын биреп саклап калган Луиза үзе дә иҗат кешесе – актриса була. Укучыларыбызга Хәсән Туфанның Луизага багышланган шигырьләре белән хатларын тәкъдим итәбез. Аларда бу ике шәхеснең мәхәббәте дә, аларның өлешенә тигән бәхет тә, фаҗига да тулысы белән чагыла.

Лу!


Кичә хатыңны алдым. Сөендем. Шундый күңелле булып китте. Бергә чакта гел сөйләшеп-киңәшеп яшибез. Ләкин хатта килгән – ерактан килгән сүзләрең бик җылы, кадерле һәм рәхәт булып тоела. Хатыңны алып укыгач, дәрт артып китте. Телеграммаңны да алдым. Исән һәм тыныч булуың мине дә тынычландыра. Киңәшләрең дөрес. Аның өчен – шундый акыллы булуың өчен шатланам гына мин.


 

***

Третьяковская галереяда 4-5 сәгать карап йөрдек. Анда Кәшифә очрады. Сине, бәбине сораштырды. Шундый чакта мин ничектер борчылуын онытып торам. Бәбине сөйлим. Онытылып, яратып сөйлим: аны ничек алып кайтуны, автомобильдә җылаудан туктавын, беренче кат аның тавышын ишетүне, җылау тавышы булса да, аны ишетү ничек күңелле булуын...

Синең яхшы якларың бик күп. Алар бар да берәм-берәм күз алдына киләләр. Безнең тормышның матур булуы өчен тырышуларың, шатланып-канатланып йөрүең, миңа авырлык килгән чакларда уртаклашуың, бергә шатлануың, бергә кайгыруың – барысы да, барысы да күз алдына килеп баса. Миңа начарлык эшләргә маташкан дошман кешеләр – синең дошманнарың, син дә аларны дошман күрәсең. Сиңа начарлык эшләргә маташучыларны мин дә дошман күрәм. Бу ягыбыз да яхшы безнең. Без үзебез – икебез начар кешеләр түгел. Шуңа күрә безнең дусларыбыз күп: бөтен яхшы, намуслы кешеләр – безнең дусларыбыз. Безне белүчеләр арасында безне яратучылар, безнең бәхетле булуыбызны теләүчеләр бик күп алар. Әгәр тыштан дус булып та, эченнән безнең бәхетле тормышны җимерергә теләүчеләр бар икән, кемнең булса шундый булуы сизелә икән, андыйларны без бергәләп танырга, кем икәнлекләрен бергәләп билгеләргә тиешбез.

Мин сине хатын итеп түгел, ә кеше итеп, иң якын, бердәнбер якын иптәшем, сердәшем итеп якын күрәм. Әгәр кем дә булса сиңа кеше итеп, «файдалану» объекты итеп карый икән, ул кеше минем дусым түгел, ул кеше минем дошманым. Андый кешеләрне син миңа караганда ныграк таный һәм сизә аласың. Әгәр шул сизүләреңне минем белән дә уртаклашсаң, ул безнең иптәшлекнең ныгуына ярдәм итмәс идемени?!

24.4.36.

 

***


...Гөлебезне (кызлары Гөлгенә турында сүз бара. – Ред.) сагындым... Җылаган тавышын булса да ишетү күңелле булып китәр иде булып тоела. Ул үскәндер, тагын да матурайгандыр инде. Хатны аңа да укы. Гөлүс, әниеңне борчыма! Аңар, мин югында, сердәш бул, иптәш бул. Мин сиңа бик матур тәтиләр-бүләкләр алып кайтырмын. Кайткач, үзеңне күтәреп йөрермен...


Үзегезне сагынып, әтисе.


25/IV-36.


 

Лу!

Кичә телеграммаңны алдык. Барып җитеп, урнаша да алуыңны белү күңелле булды...

Гуля (кызлары Гөлгенә турында сүз бара. – Ред.) көн дә иртә торгач сине искә ала, кайтмаган микән дип, өйне карап чыга. «Поездга утырып, мамочкамны каршы алырга барыйк», - ди.

Үзеңне көтеп, Хәсән.

22.4.1940.

 

Лу!


Бу букет Гулядан һәм әттәдән... Шундый шатланып көтәбез. Без... сагындык.


Июнь, 1940.


 

Лу!

Гөлдән, миннән икегезгә дә (яңа туган уллары Идегәй турында сүз бара. – Ред.) сәлам. Бәйрәм белән! Сезгә чәчәк эзләгән идем, жасминнан да әйбәтен тапмадым.

Әттә.

 
Лу!

Гуля сине бик сагына. «Нигә кайтмый инде», – дип борчылгалый...

Улыбызның бар җирен дә кара: күзе нинди? Ничә кадак авырлыгында?

1940.

 

Лу!

Без Гуля белән көннең матур чакларын бакчада үткәрәбез. 24ендә демонстрациягә бардык. Син иртәгә ничәдә чыгасың? Алырга сәгать ничәдә килик? Үзеңне, «манаканы» (бәби турында сүз бара. – Ред.) бик сагынып көтәбез. Гуля әйтә: «Без Манака белән минем караватыма икәү ятабыз. Мин аны кочаклап ятам», – ди.

Әттә.

***


Передачу больше не посылай: ваше здоровье мне дороже всего.


Т.



 

Луиза!

Я очень рад, что вы живы и здоровы.

Казань, 22. ЛК 422. Туфан.

 

***


Чувствую себя лучше. Выздоравливаюсь.


Спасибо, Лу, за все.


Получил полностью.


Х. Туфан.


Ипи җитә. Ипине аз гына китер.



 

Луиза!

Бу хатым сиңа – беренче хатым. Күрәсең, мин инде сиңа хат яза алу көненә ирештем. Гомеремнең яңа чоры – ябылудан хезмәт сафына кайту чоры башланды. Мин бүгеннән башлап 2нче колониядә (Бишбалтаны чыккач сул якта). Минем әле монда беренче көнем генә. Биредәге тормыш яңа һәм ягымлы булыр кебек тоела миңа. Биредә беренче көнем генә булганга, нинди эштә буласым билгеле түгел әлегә. Ашау-эчү төрмәдәгегә караганда байтак яхшы. Мин бүген үк инде үземне тазара башлаган кебек хис итәм. Исәнлегем яхшы һәм моннан соң да инде исән булачакмын. Мин бары сезнең турыда борчылам: безнең чәчәкләребез – балалар – Гөлебез һәм Идегәебез исән-сау микән? Тормышың ничек икән? Ә син борчылма, Лу, мин дә Адочканың әтисе (сүз Фатих Кәримнең кызы турында бара. – Ред.) кебек үк акланып үз семьяма кайтырмын. Син моңа, Лу, бик нык ышан. Биредә, урнаша төшкәч, күрешергә дә рөхсәт алырга мөмкин булыр. Киемнәрем нык әле. Миңа кулъяулык кына кирәк, башка нәрсә кирәкми шикелле. Передачаны биредә дүшәмбе көненнән башка һәр көнне кабул итәләр. Ләкин үзеңнең тормышыңа – балаларны тукландыру, тәрбия итү эшенә авырлык килерлек булса, миңа передача китереп мәшәкатьләнмә, Лу. Сез исән-сау булсагыз, мин сау. Сез тук булсагыз, мин тук.

Исәпләп карасаң, аерылганнан бирле 5 ай гомер үтеп китте инде. Гөлгенә байтак үскәндер, акыллы, сөйкемле зур кыз булгандыр инде. Ә ул кояш кебек нурлы һәм түгәрәк хәлдә – 4 яшьлек нәни хәлдә – минем күз алдымда басып тора. Аны тагын да тәгәрәкләбрәк күрсәтә торган йонлач туны аңа кыскарып калгандыр инде. Идегәй йөгереп йөри торган егет булгандыр инде. Ә ул ваннада чыпырдап – су кереп коенып ята торган малыш хәлендә минем күз алда басып тора. Сөй син аларны, Лу, минем өчен сөй, минем өчен дә үп.

Мине инде алар, мин иреккә кайтканда, романдагыча, байтак үскән хәлдә каршы алыр, һәм ул очрашу бик күңелле, язып бетермәслек күңелле булыр. Үстер үзләрен, Лу, үстер. Безнең җегетнең – Идегәйнең эше Гөлебез хәленә караганда шәбрәк: ул миннән 4 кенә айлык көенчә калды. Ул мине Гөлүс сагынган кебек сагына алмый, аңа җиңел. Ә Гөлем, чәчәгем, мине юксынып, мине сагынып, минем кайтканны көтеп борчылгандыр: «Нигә инде әттәсем тиз кайтмый?» – дип сине дә борчыгандыр, Лу. Менә шул йөрәкне өзә минем. Ләкин мин моны түгел, ә аның күңеллелеген, шаянлыгын күз алдына китереп юатам үземне. Шундый юксынулар-сагынуларны кичергәннән соң яңадан бергә яшәү нинди күңелле булыр, Лу! Фатихка, Кадриягә (Фатих Кәрим һәм аның хатыны турында сүз бара. – Ред.) сәлам әйт. Хат яз. Адрес: Казан, 30. ИТК №2. Үзеңә һәм балаларга сәлам белән Хәсән.

2 апрель, 1942 ел.

 

Лу!


Сине тик менә шуларны сиңа тапшырыр өчен генә чакырдым. Помилованиене иртәгә үк, конвертлап, вокзалдан, Мәскәүгә китә торган поезд белән җибәр. Моннан да китте. Тик аның озак баруы мөмкин. Бик яхшы характеристикалар белән җибәрделәр. «Большевистларга хат» дигәнен, булдыра алсаң, машинкада күчертеп ал, оригиналын тагын шулай ук вокзалдан җибәр. Казан почтасына кермәсен (Минем судьялар кулына төшмәсен). Машинкада басылганын, икенче килгәндә, миңа кул куярга алып килерсең. Чит кешеләргә күрсәтмәскә тырыш, белмәгәннәре яхшы.


13/VII, Туфаның.


Гөлне минем өчен үп.


Үзең укып чык, минем гаеплеме, түгелме икәнемне белерсең, төшенерсең.



 

***

Икенче килүеңдә тагын да яхшырак язылганын бирермен. Мондагы большевиклар бөтен тиешле оешмаларга җибәрергә, өзлексез акланганчы, иреккә чыкканчы җибәреп барырга, хаклыкны даулап алырга киңәш бирәләр. Мин элек биргән приговорларны югалтма, бик нык сакла. Шулай ук кулъязмаларны да, ничек булса да, яхшы сакла. Берәүгә дә тыгылдырма. Мин элек тә әйткән идем. Такташның миңа үзе язып биргән карточкасын (әле исән булса) югалтма. Син әйтмәсәм дә аңлыйсың. Тик мин искә төшерү төсендә генә әйтеп үтәм.

Хәсән.




Луиза Салиаскарова 1929 елда Татар театр техникумын тәмамлый, аннан ЦЕТЕТИСта (Театр сәнгатенең үзәк техникумы) укый. Хәзер без бу уку йортын ГИТИС буларак беләбез – ягъни, Россиянең Театр сәнгатенең дәүләт институты. Россиянең иң мәртәбәле вузларының берсе. 1931 елның гыйнварында Луиза Салиаскарова Татар академия театрында эшли башлый.

1940 елның 18 ноябрендә бер гаепсез Хәсән Туфанны Совет хакимиятенә каршы эшчәнлек алып баруда гаепләп, кулга алалар. Төрмәдә Туфаннан тәүлек буена сорау алалар. 1942 елда атып үтерергә хөкем итәләр. Бер айдан соң, үлем җәзасын 10 еллык лагерь белән алыштырлар. Соңрак аны Себергә сөргенгә җибәрәләр.

Луиза белән Туфан 6 ел да 6 ай бергә яшәп калалар. Луиза Салиаскарова ирен кулга алганда, кызы Гөлгенә һәм кечкенә уллары Идегәй белән япа-ялгыз кала. Туфанны халык дошманы дип гаепләгәч, Луиза Салиаскарованы театрдан куалар, ул эшсез, ризык алыр өчен бирелә торган карточкаларсыз, һәм, аңлашыла инде, акчасыз да кала. Илдә Бөек Ватан сугышы бара. Ул чакта Казанның һәр мәктәбендә госпиталь була. Яралыларның тормышын саклап калыр өчен, кан кирәк, димәк, донорлар да. Кан бирергә килгән кешеләргә, күп булмаса да, азык-төлек бирәләр. Луиза Салиаскарова кан биреп, җыя алган кадәр ризыкны иренә – башта төрмәгә, аннан ул сөрелгән лагерьга посылкалар белән җибәрә.

Хәсән Туфанга Казанга кайтырга 1956 елда СССРның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр. Луиза Салиаскарова иренең кайтырына күп тә калмый, 1955 елда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев