Логотип Идель
Шәхес

РӘСЕМ ЯСАУЧЫ... ТЫЛСЫМЧЫ

Ничә генә яшь булмасын, нинди генә буын вәкиле саналмасын, Россиядә яшәүче һәр кеше Винни-Пух турындагы 3 серияле мультфильмны белә.

Әйе, әйе, нәкъ менә шул “Винни-Пух” – ул көннәр буе үзенең дусты Пятачок белән урман буйлап йөри, алар кунакка баралар, җырлар җырлый, Иа дусларын туган көне белән котлыйлар. Винни-Пух булып сөйләүче актер Евгений Леонов һәм Пятачокның кәмит сопраносы өчен җаваплы Ия Саввина тамашачыларга яхшы таныш. Ә менә әлеге мультфильмны тудыручы һәм төшерүче Федор Хитрукны бик азлар гына белә. Юкка.

2018 елның 3 декабрьдә искиткеч талантлы мультипликатор, халыкара анимация буенча терминнар сүзлеген төзүчеләренең берсе Федор Хитрукның вафатына 6 ел тула.

Федор Савелий улы Хитрук 1917 елда Тверь шәһәрендә туа. Малайга 3 яшь тулгач, әтисенең эшләре буенча гаилә башта Мәскәүгә, ә аннары Германиягә, Штутгарт шәһәренә күченә. Нәкъ менә Германиядә Федор рәсем сәнгате белән кызыксынып китә, һөнәри-сәнгать училищесында белем ала.

“Беренче вакытларда аниматор, мультипликатор һөнәре минем өчен бик зур могҗиза булып тоела иде. Бераз эшләгәч мондый тәэсир кими төште, әлбәттә. Әмма соңгы араларда мин яңадан могҗизага кагылгандай булам. Кабатланмас сәнгать”.

1934 елда Хитруклар гаиләсе янә Мәскәүгә кайтып урнаша. Федор монда да рәсем сәнгате буенча белемнәрен арттыра тора. I Халыкара Мәскәү кинофестивалендә атаклы Уолт Дисней мультфимльмнарын караганнан соң егеткә мультипликация җене кагыла. Ул “Союзмультфильм” студиясенә берничә тапкыр урнашырга тырышып карый, әмма озак вакытлар аны кире кагалар. Ниһаять 1937 елда аның хыялы чынга аша – Федор студиядә өйрәнчек мультипликатор булып эшкә алына.

“Аниматорларны мин актерлар белән чагыштырыр идем. Аерма бары бер генә – актерлар үзләре уйнасалар, мин персонажларым ярдәмендә уйныйм. Минем актерлык уеным, сәләтем – карандаш очында”.



Хитрук Бөек Ватан сугышында катнаша, хәтта радиоперехват взводы белән командовать итә. Сугыштан соң тагын ике ел хәрби тәрҗемәче булып эшли. Шуннан соң яңадан “Союзмультфильм”га кайта. 1962 елда режиссер буларак беренче мультипликацион фильмын төшерә. Әлеге мультфильм Хитрукка дәүләткүләм, дөньякүләм танылу китерә; ул Совет мультипликациясенең яңа дәвере башлануны игълан иткән тасма санала.

“Төп осталык персонажларны экранда дөрес хәрәкәт иттерү, аяк-кулларын селкетерлек рәсемнәр ясауда түгел. Иң мөһиме – каһарманның эчендә, җанында ниләр булуына төшенә белү”.

“Дарю тебе звезду” мультфильмы 1974 елда төшерелгән. Гасырлар һәм меңъеллыклар уза, технологияләр алышына, дөнья, тормыш үзгәрә. Әмма ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр һаман шул. Ир кеше – шигырь иҗат итә һәм сөйгәнен йолдызларга алып бара, аңа йолдызлар бүләк итә; ә хатын-кыз исә йорттагы, гаиләдәге гармония, җылылык өчен җавап бирә. Әмма бер-берсеннән башка ир-ат та, хатын-кыз да яши алмыйлар. Гаҗәеп, самими, ихлас һәм бик тирән мәгънәгә ия “Дарю тебе звезду” мультфильмын рәхим итеп кара:

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=AYOxY_sAcQw[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев