Логотип Идель
Шәхес

БИЮЧЕГӘ СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ: СӘХНӘДӘ - ГӨЛСУ ГАНИУЛЛИНА

Кеше ни өчен бии соң? Кемдер зифа буй, сыгылмалы тән турында хыяллана, кемнеңдер үзен күрсәтәсе килә, ә кемдер өчен бию – ул яшәү мәгънәсе. Бию милләтләрне берләштерә торган сәнгать төре. Аны аңлар өчен тел белергә кирәкми. Бию сәнгате турында сүз кузгатуыбыз болай гына түгел, бүген, 29 апрель ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара бию көне дип игълан ителгән көн. Бию белән зур сәхнәдә шөгыльләнүчеләрне дә, аш бүлмәсендә йомырка кыздырганда “тыпырдаучыларны” да бәйрәм белән котлыйбыз! Һәәә-әә-әәм бию белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче кыз, күпләргә таныш биюче – Гөлсу Ганиуллина белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез. ;-)
Исеме: Гөлсу Ганиуллина

Туган көне: 26.09.1992

Туган җире: Арча районы, Шушмабаш авылы

Яши: Казан

Тәмамлаган: Казан дәүләт аграр университетын, экономист-менеджмент.

- Бию дөньясына кайчан килеп кердең?

- Тугач ук килеп кердем, дип әйтергә була. Балалар бакчасында ук бәйрәмнәрдә чыгыш ясый идем. Ә  кызыксынуым һинд кинолары карап барлыкка килгәндер, дип уйлыйм.

- “Бию – ул минем яшәү мәгънәсе” дип әйтә аласыңмы? 

- Чыннан да, бию - ул минем яшәвемнең мәгънәсе. Бервакыт биюдән китеп торырга туры килде, ул чакны бик тә авыр кичердем. Бар эчке дөньямны караңгылык яулаган иде.

- Кечкенә чагыңда бию түгәрәгенә йөрү мөмкинлеге булдымы?

- Без авылда үстек, гаиләдә 5 кыз идек. Бию түгәрәкләре булмады. Алар булмаса да, кызыксыну, теләк көчле булды. Чыгу юлын таптык: телевизордан барган концертларны видеокассетага яздыра идек. Аларны кат-кат карап, жыр-биюләрне өйрәндек. Аннан инде һәр шимбә саен күрше-күләнне жыеп, концерт куябыз. Кем нәрсә булдыра ала, шуны эшли.

- Бию – күп көч һәм түземлек таләп итә торган сәнгать төре. Эшеңнән туйган, арган чаклар еш буламы?

- Эштән беркайчан да туйганым юк, әмма арган чаклар бик еш була. Анысы да - физик яктан ару. Безнең костюмнар бик авыр. Эш куп булганда нагрузка да зур. Сәхнәгә чыгып биегәнче дә бик күп хезмәт куела бит.  Әмма тамашачы алдына чыгып басуга, бар да онытыла. Үзең сизмәстән, 100 генә түгел, 200-500% ка бирелеп эшлисең.

- Бүгенге көндә биюнең кайсы юнәлешләре белән шөгыльләнәсең? 

- Шәрык, һинд биюләре, татар халык биюләре биим. Шулай ук Кавказ лезгинкасы, Бразилия биюе, латин-америка, Чикаго стильләрендә чыгыш ясыйм.  Планда бик күп өйрәнәсе биюләр бар әле.

- Профессиональ рәвештә бию белән ничә яшьтә шөгыльләнә башладың? Беренче кат зур сәхнәдә чыгыш ясаган көнеңне хәтерлисеңме?

- Бию белән профессиональ рәвештә 18 яшемдә шөгыльләнә башладым. Зур сәхнәдәге беренче чыгышым Люция Мусинаның Филармониядә узган  концертында булды. Курку хисе зур иде, чөнки бу - зур сәхнә, бар зал сиңа гына карап тора, ялгышырга ярамый. Тамашачы яхшы кабул итте. Бу мине тагын да канатландырды, алга таба атларга көч бирде.

- Күп биюләреңдә елан белән чыгыш ясыйсы. Аның белән биегәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк?

- Елан үземнеке түгел, аны арендага алам. Беренче вакытта, бераз шүрли идем, билгеле. Ул булган бүлмәгә чыгарга да курыктым. Ә хәзер без - аерылмас дуслар. Хайваннарны бик яратам, шуңа да аның белән уртак телне тиз таптык. Аның өйдә калган чаклары да була, кайчак минем белән атналар буе гастрольләрдә йөри. Елан белән биегәндә хушбуй сибәргә, еланны  теләсә-ничек селтәргә ярамый. Шулай ук  костюмда кадала торган әйберләр булмаска тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшылап үтәсәм дә, еланның биюне бозганы бар. Мәҗлестәге кунаклар, барысын да аңлап, хәлемә керде. Ә бер юбилейда биегәндә “зур эшен” эшләгәне дә булды.

- Ничек уйлыйсың, биюче өчен зифа буйлы булу мөһимме? Һәрчак формада булу өчен нинди ысуллар кулланасың?

- Биюче төрле яклап матур булырга тиеш, чөнки сәхнә матурлыкны ярата. Фигураны ничек бар, шулай саклау бик авыр.Үзем диеталар белән мавыкмыйм. Аз-азлап ашыйм, фастфуд, баллы ризыкларны рационыма кертмим. Үземне формада тотарга мина спорт һәм бию булыша.

- Биючеләрнең хезмәт юлы артык озын булмый. Син биюдән кайчан туктарга уйлыйсың? Бу эш сиңа авыр биреләчәкме? 

- Биюче “гомере” кыска шул. Яшьлегем, матурлыгым күпмегә житәчәк, шуның кадәр бииәчәкмен. Биюдән китү авыр биреләчәген хәзер үк яхшы беләм. Гомер буе бию белән белән генә тамак туйдырып булмаганын белгәнгә күрә тагын бер һөнәр үзләштердем. Макияж һәм прическалар ясыйм. Шуңа күрә биюдән туктагач нишләргә белми аптырап утырырмын, дип уйламыйм.

- Еш кына биючеләрнең кул-аяклары сызлаучан була. Шулай ук имгәнү очраклары да еш очрый. Синең белән андый хәлләр булганы юкмы?

- Сызланулар белән артык азапланмыйм. Шулай да булгалый... Билдә бүсер (грыжа) барлыкка килде. Аны карап, даими рәвештә дәваланып торам. Аллаһка шөкер, әллә ни зур имгәнүләр булганы юк, ә тәннең күгәреп чыгуы, кечкенә җәрәхәтләр, мускулның тартылулары була да, онытыла.

- Чын биюче булырга теләгән кеше нинди булырга тиеш? Тормышларын биюгә багышларга теләүче яшьләргә нинди киңәш бирер идең?

- Бию генә түгел, һәр эш зур тырышлык таләп итә. Безнең һөнәрдә артистизм, фантазия зур рольне уйный. Мин үземә ошаган, күңелем яткан нәрсәләргә генә күп көчемне түгәм. Ә баш бәреп укып, эшләп тә, нәтиҗәсе булмаган әйбергә гомерне багышлауны хупламыйм. Үз эшенең остасы булырга теләгән кешегә мин бар көчен куеп тырышырга, бирешмичә алга атларга киңәш итәр идем.

Зилә САБИТОВА

Фотолар Гөлсу Ганиуллинаның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев