СӘХНӘ - ЯЗМЫШ ЭШЕ!
Бүген Гөлсем Болгарскаяның туган көне, тулы исеме Өммегөлсем Муса кызы Әжимова-Колмәмәт-Мостафина — татар сәхнәсенең күренекле остасы, ТАССР халык, РСФСР атказанган артисты (1926). Гөлсем Болгарская 1896 елның 15 октябрендә Казан каласында туа.
Театрда эшләвен 1910 елда «Сәйяр» труппасында башлый. Труппада эшли башлагач, артист тормышының барлык авырлыкларын кичерә. Аңа берүк спектакльдә берничә рольләр дә башкарырга туры килә.
«Яз җитү белән, без, ачлыкка интеккән артистлар, пароходның 4нче классында мичкәләргә утырышып, Идел буендагы шәһәрләргә гастрольләргә чыгып китә идек. Берәр шәһәргә барып җиткәч, без гадәттә иң җүн номерлар эзләп, бөтен труппага бер бүлмә ала идек. Ул вакытларда спектакль куярга рөхсәт алу бик авыр иде. Төрле хәйләкәр юллар уйлап чыгарырга туры килә иде. Җыелган акчаларның аз булуы төрле кыенлыклар тудыра иде. Кая гына барсак безне өметсезлек һәм акчасызлык көтеп тора иде». Гөлсем Болгарскаяның иҗади үсешенә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов һәм Шәриф Камалның алдынгы фикерләре зур йогынты ясаганнар. Ире - Хәмит Колмәмәт. Кызы - Фирдәвес Болгарская.

Гөлсем ханым Яңа бистә зиратында (Казан) күмелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июня 2026 - 08:00
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев