Логотип Идель
ШӘХЕС

РАУЛЬ МИРХӘЙДӘРОВНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Бүген детектив романнар авторы Рауль Мирхәйдәровның туган көне. Ул шактый танылган шәхес. Менә үзе белән таныштырып китик әле.



Рауль Мирхәйдәров


Ул – язучы, 1980-90 елларда оешкан җинаятьчел төркемнәр турында детектив әсәрләр авторы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, ССРБ ЭЭМ әдәби премиясе лауреаты (1989). ССРБ язучылар берлеге, Татарстан язучылар берлеге (1990) әгъзасы. Казакъстанның шәрәфле ватандашы.



Тормыш юлы


1941 елның 17 ноябрендә Казакъ ССР Актүбә өлкәсе Мартук бистәсендә туган. Милләте — татар. Әтисе Мирсәет Бөек Ватан сугышында, Мәскәү янында Волоколамск юлында Панфилов дивизиясендә сугышып, һәлак булган. Әнисе — Гөлсем, үги әтисе — Исмәгыйль. Апасы Сания (1937-1961) 24 яшендә вафат.


Рауль Мирхәйдәров


Мәртүк бистәсендә җидееллык мәктәпне (1956), Актүбә тимер юлчылар техникумын тәмамлый. Бик иртә музыка һәм рәсем сәнгате белән кызыксына, бокс буенча Актүбә чемпионы була, шәһәрнең «Локомотив» футбол командасында уйный..


1961-1990 елларда Ташкентта яши, читтән торып төзелеш институтында укый. Үзбәкстан ССР башкаласында шагыйрьләр, рәссамнар, артистлар, музыкантлар белән аралаша, театрларга , музейларга йөри, джаз белән кызыксына.


1981 елда төзелештән китә һәм һөнәри язучы булып кала.


Детектив романнары басылып чыгып, әсәр каһарманнарыннан үзләрен таныган үзбәк мафиясеннән тормышына куркыныч янагач, 1990 елда Ташкенттан Мәскәүгә күченеп килә. Паспортсыз-пропискасыз килеш, 8 ел Переделкинода 106нчы бүлмәдә яши.


Совет әдәбияты тарихында беренче тапкыр, язучыны үтерү өчен һөҗүм итүләрен ишетеп, The Philadelphia Inquirer (Филадельфия инкуайрер) газетасыннан корреспондент Стив Голдстайн аннан интервью ала. Шуннан соң язучы Аурупаның күп кенә газеталарында җинаятьчелек турында язып чыга.


Иҗатына килсәк, икегә бүлеп карау дөрес.



Башлангыч чоры.


1971 елдан башлана, хикәя-повестьлар яза-яза, унбиш елларга сузыла. Язучы үз башыннан үткән кичерешләрне сурәтли.


Язучы булып китүе, тормышындагы кискен үзгәреш бер очраклы вакыйгага бәйле. 1971 елда танылган кинорежиссер Али Хамраевның чираттагы фильмы турында фикер алышканда, яшь төзелеш мөһәндисе Р. Мирхәйдәров тәнкыйть сүзләре әйтә. Кинорежиссер: «Үзең башта юньлерәк берәр нәрсә иҗат итеп кара, аннары тәнкыйтьләргә алынырсың», ди. Мирхәйдәров 3 көн эчендә «Полустанок Самсона» (Самсун станцасы) исемле беренче хикәясен яза, хикәя Мәскәүдә «Родники» әлманахында басыла. Яшь язучыда иҗат дәрте кузгала. Р. Мирхәйдәров искиткеч тизлек белән хикәя арты хикәя яза.


1975 елда яшь язучыларның VI Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша. «Голубые самосвалы» (Зәңгәр үзбушаткычлар) хикәясе семинарда югары бәя ала, «Мы — молодые» әлманахында басыла. Мәскәүнең «Молодая гвардия» нәшриятында «Оренбургский платок» (Ырынбур шәле) исемле китабы дөнья күрә. Рус язучылары Николай Шундик, Лазарь Карелин, татар шагыйре Зәки Нури аны ССРБ язучылар берлегенә әгъза итеп алырга тәкъдим итәләр.



Романнар чоры.


1988 елдан башлап язучының романнары һәр 1-2 ел арасында нәшер ителә тора. 1991 елда тәүге «Иртәләгән сагыш» романы (әдәбиләштерелгән истәлек) дөнья күрә. Язучы романда коллаж ысулын — төрле рәсем-күренешләрдән кисеп, тулы бер яңа сурәт ясау ысулын оста файдалана.


Р. Мирхәйдәров икътисадый җинаятьләргә корылган детектив романнар авторы да. Аларда хокук саклау оешмаларының җинаятьчел мафия белән көрәшен ачып сала. Үзбәк мафиясе турында язылган тетралогия: «Пешие прогулки» (Җәяү йөрүләр), «Двойник китайского императора» (Кытай императорының төстәше), «Масть пиковая» (Пики масте), «Судить буду я» (Мин хөкем итәчәкмен) романнарында, рус мафиясенә багышланган, Казан рәссамы Николай Фешин һәм аның улы, оныгы язмышы турындагыгы «За всё - наличными» (Һәр нәрсә өчен — түлисе) романында автор җәмгыятьне сизгер булырга чакырып чаң кага.



Иҗатына килсәк...


Китапларының гомуми тиражы 10 млн нан артып китә. Әсәрләре чит ил һәм элекке ССРБ халыклары телләренә тәрҗемә ителгән.


ТР сукырлар җәмгыяте романнарын 80 сәгатьлек язма итеп аудиокассеталарга яздыра.


Рус телендә




  • Полустанок Самсона. Рассказы.1975.

  • Оренбургский платок. Рассказы. 1978.

  • Такая долгая зима. Рассказы. 1978.

  • Путь в три версты. Рассказы. 1979.

  • Знакомство по брачному объявлению. Повести. 1980.

  • Жар-птица. Рассказы. 1981.

  • Дамба. Повести и рассказы. 1984.

  • Чти отца своего. Повести и рассказы. 1987.

  • Из Касабланки морем. Повести и рассказы. 1987.

  • Седоволосый с розой в петлице. Роман и повести. 1988.

  • Пешие прогулки. Роман. 1988. (барлыгы 24 тапкыр басылган)

  • Двойник китайского императора. Роман. 1989. (барлыгы 16 тапкыр басылган)

  • Масть пиковая. Роман. 1990. (барлыгы 15 тапкыр басылган)

  • Налево пойдешь-коня потеряешь. Роман и повести. 1990.

  • Судить буду я. Роман. 1992. (барлыгы 12 тапкыр басылган)

  • Ранняя печаль. Роман. 1996. (барлыгы 8 тапкыр басылган)

  • За всё – наличными. Роман. 1997. (барлыгы 10 тапкыр басылган)

  • Вот и всё..я пишу вам с вокзала. Мемуары. 2013.


Татар телендә


Татар теленә Марс Шабаев, Рәшит Бәшәр, Зөлфия Хисмәтуллина, Фирүзә Җамалетдинова, Факил Әмәк һ.б. тәрҗемә иткән. Шаһинур Мостафин, Флёра Сафиуллина, Рафаэль Сибат һ.б.ның язучы иҗаты турында хезмәтләре бар.




  • Ырынбур шәле. «Азат хатын», 1976.

  • Иртәләгән сагыш. Хикәяләр. Казан: ТКН, 2002.

  • Һәрнәрсәгә – акчалата. Роман. «Казан утлары», 2002, 7-10 саннарда.

  • Өч чакрымлы юл. Хикәяләр. «Мәйдан», 2002, № 10.

  • Самсун станцасы. «Мәйдан», 2004 ел, № 8.

  • Онытмагыз безне. «Мәйдан», 2004 ел, № 8.

  • Сулга китсәң - атың җуярсың. «Мәйдан», 2004 ел, № 8.

  • Бәхет кошы. «Мәйдан», 2004 ел, № 8.

  • Игълан буенча танышу. Повесть. «Казан утлары», 1998, № 4.

  • Аккош. Хикәя. «Идел», 2001, 3-4 саннарда.

  • Иртәләгән сагыш. Роман. «Казан утлары», 2000, 7-10 саннарда.

  • Һәрнәрсәгә – акчалата. Роман. Казан: ТКН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев