Логотип Идель
ШӘХЕС

НӘФИС СИРАҖЕТДИНОВНЫҢ ДА ДӘРЕС ТОЗЛАГАНЫ БАР



Нәфис Сираҗетдинов «Ел студенты-2016”нда җиңү үзенә өстәмә җаваплылык өсти, дип саный. Егетне гадәти тормышта күрсәгез, шаккатмагыз: ул 20 килограммлы рюкзак асып йөри. Анда булачак профессиясендә кирәкле әйберләр: объективлар, камералар - Менделеевск егете КФУда “телевидение” белгечлегендә укый. Җиңүче белән “Intertat.ru” хәбәрчесе дә аралышты.




 - Провинциядән булган кешеләр, гадәттә, башкаланы яуларга тели, Менделеевскида яшәгәндә син дә шундый хыяллар белән яна идеңме?

- Әйе, әлбәттә. Мәктәптә укыганда ук, Казан федераль университетында белем алырга хыялландым.

- Булачак “Ел студенты” балачакта кем булырга хыялланды икән соң?

- 9 сыйныфка кадәр мин программалаштыру белән җенләндем. Бауман исемендәге Мәскәү университетына керү теләге белән яндым. 9 сыйныфта минем кулыма фотоаппарат килеп эләкте. Һәм шуннан башланды: фотографиягә төшерә, монтажлар ясый башладым. Дустым белән мәктәптә яшьләр телевидениесен ачып җибәрдек. Шул вакыттан иҗтимагый тормышым башланып китте.

- Студентларның иң дәрәҗәле премияне яулаганчы, күпме вакыт кирәк булды, дип саныйсың?

- Бу – минем дүртъеллык эшчәнлегемнең нәтиҗәсе. Үзең теләп эшләсәң, аларның берсе дә кыен түгел. Иҗтимагый хезмәт – минем иң яраткан эшем, аңа минем күңелем ята. Бу эшчәнлегем “Кадрлар резервы” проекты белән бәйләнгән. 11 нче сыйныфта ук бу проект мәктәбендә укып, 1 курста финалисты булдым. Озак та үтми, мине анда эшкә чакырып, патриотик проектларны җитәкләүне тапшырдылар.

 - Сиңа дөньяның теләсә кайсы уку йортында белем алу мөмкинлеге бирелде. Укыячак илне, вузыңны инде сайладыңмы?

- Мин соңгы дүрт елда “Ел студенты” исеменә лаек булган кешеләр белән аралашам. Алар һәрберсе үз вариантын тәкъдим итә. Ләкин әлегә кайда укыячагымны сайламадым. Әмма интернетта мәгълүмат куркынычсызлык юнәлешен сайларга теләгәнемне төгәл беләм.
Актив булгач, "паралар" да "тозларга" туры килә
- Актив иҗтимагый эшчәнлек алып баргач, университетта шактый "паралар" да "тозларга" туры килгәндер...

- И-и-и-и, аларның саны бихисап инде. Бер генә студент та идеаль рәвештә "параларга" йөрмидер. Мәктәптә укыганда, мин “дүртле”гә укый идем, университетта да бу планканы төшерәсем килмәде. Дәресләрне "тозларга" туры килде, әлбәттә, ләкин минем актив эшчәнлегемә карап кына тугарылып китәргә ирек бирмәделәр. Гомумән, узындыраларны яратмыйм. Өстәмә сессиягә калдыралар икән, димәк, каласың инде. Дүрт ел уку дәверендә анда бер тапкыр калырга туры килде.

- Сессия вакытында, имтиханнарны тапшырганда, ничек әзерләнә идең?

- Миңа төркемдәшләрнең иң шәпләре эләкте! Без дүртенче курска кадәр дүрт егет белән бер бүлмәдә дус булып яшибез. Барыбыз да журналистикада: кемдер матбугат хезмәтендә, кемдер телевидениедә эшли. Мин, гадәттә, теге яки бу чарадан арып-талып кайтып, төркемдәшләрем имтиханга әзерләнгәндә дә, йокларга ятам идем. Чөнки һәр аңламышлый торган ситуациядә шулай эшлим. Аннары иртәнге 7дә торып, лекцияләрне укып чыгам, парларда истә калган мәгълүматларны искә төшерәм дә, имтиханга бара идем.

- Имтиханнар вакытында иң истә калган хатирәләрең бармы?

- Мин сессия вакытында үзем өчен түгел, ә төркемдәшләрем өчен борчылам. Үзем староста булгач, бигрәк тә. Төркемебездә башта 26 кеше укыса, соңрак өч кешене вуздан куып чыгардылар. Алар өчен бик кайгырдым. Төркемдәшләремне яклап, деканатка да шактый чабарга туры килде. Ике-өч кешене кудыртмый калып булды. Шул ук вакытта, өлгерә алмагач, үземне старосталыктан алмакчы булдылар. Әмма  төркемдәшләрем яклап чыгып, моны булдырмый калдылар.


 
Иң яхшы студентның йөрәгендә башкаларга урын юк...
- Шәхси тормышыңа килсәк, синең йөрәгеңне яулаган кыз бармы инде? Әллә башкаларның да күңелеңә ачкыч таба алу шансы бармы?

- Юк, минем йөрәгемдә инде башкаларга урын юк. Сөйгән кызым белән без бер шәһәрдән. Мин аннан ике елга олырак, шуңа күрә, Казанга укырга киткәч, еш кына аның янына кайтып йөрдем. Хәзер без икебез дә университетта укыйбыз. Ул – Халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә белем ала. Студент ул Африкада да студент бит инде: һәрвакыт ач. Аларга кунакка килгәч, һәрвакыт мине сыйлыйлар.
Сабый хыялы: Нәфис җиңгәч, өйгә кайта!
- Әлеге җиңүеңне гаиләң ничек кабул итте?

- Премияне тапшыру тантанасына әнием, апам, кечкенә энеләрем дә килгән иде. 6 яшьлек энем исә әнидән “Җиңгән очракта Нәфискә нәрсә бирәчәкләр?” дип сораган. Әнием исә дөньяның теләсә кайсы вузда укый алачак дигәч, энем “Ниһаять, ул Менделеевскига укырга кайтачак!” дип җавап биргән. Шундый кызыклы хәлләр дә була.

- “Ел студенты” премиясен алгач, синең тормышың ничек үзгәрәчәк?

- Ул инде үзгәрде, дип әйтсәм дә була, чөнки мине хәтта туган көндә дә шуның кадәр кеше котлаганы юк иде. Хәзер инде төрле каналларга интервьюлар бирәм. Ләкин  миңа бу бераз сәер тоела, чөнки үзем журналист яки оператор булып кадр артында эшләргә күнеккән.

Белешмә:
Нәфис Сираҗетдинов


– 2013 елгы Универсиадада волонтер-фотограф;
– “Кадрлар резервы” проекты финалисты (2012);
– “Ел лидеры” бәйгесе җиңүчесе (2015 ел);
– ITV телевидениесендә оператор булып эшләгән;
– “Иҗади яшьләр академиясе”ндә проектлар координаторы булып эшли.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев