Логотип Идель
ШӘХЕС

ЛИЛИЯ ТУКТАРОВА: “ЖЮРИ КАРШЫНА ЯЛАНАЯК ЧЫГЫП БАСТЫМ” 

5 февраль көнне Татарстанның “Ел студенты-2017” билгеле булды. Әлеге мактаулы исемгә Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм академиясе (ПГАФКСиТ) студенты Диләрә Бәширова лаек дип табылды. 

Моннан тыш тагын 19 номинациядә (алар арасында спортсмен, артист, җәмәгатьче, журналистлар бар) җиңүчеләр ачыкланды.

Без “Ел журналисты” номинациясендә лауреат булган Лилия Туктарова белән очрашып сөйләшергә булдык. Кем белә, бәлки, киләсе елга аны җиңүче сыйфатында күрергә насыйп булыр?
Лилия Туктарова 
Туган көне: 22.11.1996 
Укый: КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 3 курсы
Эшли: “Салават күпере” журналы 
Хобби: фотосәнгать

- Әлеге фестивальдә катнашу теләге күптәннән килә идеме? 

- “Ел студенты”нда катнашырга мин укыган институтны узган ел бетереп чыгып киткән Регина Шиһабедтинова этәрде. Ул “Ел журналисты” номинациясендә җиңүче исеменә лаек булган иде. Аның: “Катнашып карарга кирәк!” – сүзеннән башланган эш бу. Әзерләнү барышында да ул миңа һәрьяклап ярдәм итеп торды.

Мин – максатчан кеше. Бер эшне дә “әйдә ярый”га эшләмим, максатыма ирешкәнче тырышам. Ә менә әлеге конкурста катнашыр алдыннан эчемдәге ике Лилия хәйран озак көрәште: берсе “Барыбер бернәрсә дә килеп чыкмый”, дисә, икенчесе “Ничек инде чыкмый?”, - дип каршы төште.

- Чыгышыңның төп үзенчәлеге нидә булды? 

- Үзем турында сөйләр өчен жюри каршына яланаяк чыгып бастым, тик бу эш аларны шаккатырыр өчен эшләнмәде. Яланаяк булганда кешеләрне тоям, ни уйлаганнарын аңлыйм кебек тоела миңа. Чыгышым тәмамлану белән, беренче сорауның нинди булуын чамалыйсыңдыр (көлә).



 
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Иң авыры күлмәк эзләү булды”. 



 

- Татар җанлы кыз икәнлегеңне беләбез. Бу синең чыгышыңда берәр чагылыш таптымы? 

- Портфолиомдагы язмаларның 70%ы татар телендә иде. Жюри әгъзалары да иң беренче шуңа игътибар итте. Ике телне дә камил белүемне аерым ассызыклап үттеләр.

- Фестивальнең иң ошаган һәм ошамаган якларын әйтеп үтсәң иде. 

- Иң ошаганы – җиңүченең кем икәнлеге соңыннан гына билгеле булуы. Катнашучыларның берсе дә берни дә белми. Син сәхнәдә басып торасың, җиңүчене игълан итәләр, күзләр күрми, колак ишетми, аяклар идәнне тоймый башлый. Шушы хисләрне кичерер өчен генә булса да кабат катнашып карар идем.

Ошамаганы – бүләкләү тантанасында татарча чыгышлар аз булуы. Ә менә студентлар гимнына татарча куплет да өстәүләре куандырды.

- Иң авыры нәрсә булды? 

- Билгеләп үтә торган авырлык тоймадым, чөнки үземнең нинди эшкә алынуыма белеп тотындым. Иң авыры сәхнәгә киеп чыгар өчен күлмәк эзләү булгандыр (көлә). Үземә ошаганын таба алмыйм интектем.

- Хәзер ниләр кичерәсең? Җиргә төшеп җиттеңме әле? 

- Ниләр кичергәнемне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Чыгыш ясагач та, сәхнәдә бүләк алганнан соң да, үз үземә: “Синме соң бу, Лилия?” – соравын бирдем. Әле һаман да мондый зур дәрәҗәдәге фестивальдә катнашуыма, лауреат булуыма ышанып бетә алмыйм.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Мин – максатчан кеше. Бер эшне дә “әйдә ярый”га эшләмим, максатыма ирешкәнче тырышам”.



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев