ШӘХЕС
ЭЛЬВИРА ҺАДИ "БЕЛЛА" ӘДӘБИ ПРЕМИЯСЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ!
Татар шагыйрәсе Эльвира Һади рус-итальян "Белла" премиясенә лаек булды. Ул "Касание Казани" номинациясендә бүләкләнде, дип яза "Российская газета".
"Белла" премиясе ХХ гасырның танылган шагыйрәсе Белла Әхмәдуллина хөрмәтенә 2012 елда булдырылды. "Касание Казани" - әлеге әдәби бәйгедәге махсус номинация, анда Татарстан шагыйрьләре генә катнаша ала. Аннан кала, тагын 3 номинация бар - рус һәм итальян телләрендәге шигырьләр һәм заманча поэзия турындагы эссе өчен.
Эльвира Һади 1989 елда Балтач районында туган. КФУны тәмамлаган. "Ялкын" журналында редактор. Төрек теленнән тәрҗемәче, 2014 елда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры аның тәрҗемәсендә төрек язучысы Орхан Памукның "Минем исемем Кызыл" әсәрен куйды. "Бүгенгедәй ихлас булалмам" шигырь китабының авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев