Логотип Идель
Иҗат

ЙӨРӘК СЕРЛӘРЕ (ХИКӘЯ)

Ниһаять көтеп алынган гашыйклар көне  килеп җитте. Барысы да бер-берсеннән яшерә-яшерә бүләкләр әзерлиләр. Ясминә дә бу көнне зарыгып көтте. Аңа күптәннән инде Нияз ошый. Ул аңа яшерен генә бүләк әзерләде. Ләкин ул бүләкне ничек бирергә икәнен генә һич уйлап таба алмады. Чыннан да, ничек бирергә соң? Малайлар-кызлар белсә, көлерләр. Алай гына да түгел, үрти үк башларлар.  Ясминә озак уйланып йөри торгач, дус кызы Айгөл белән киңәшләшергә булды.  Тәнәфес башлангач, Айгөл белән көлешә-көлешә  ашханәгә юл алдылар. Ясминә сүз башлады:

– Айгөл, син бит инде беләсең миңа Нияз ошаганны. Мин аңа бүләк әзерләгән идем. Ничек бирергә менә... Аптырап беттем инде...

– Ииии, нәрсәсе бар инде аның, булган бүләкне дә бирмәскә! –  дип кычкырып көлә башлады.

– Кычкырма инде! Ишетмәсеннәр тагын! – дип Ясминә, урлаганда тотылган карак күк  як-якка каранды. Юк, аны ишетмәделәр бугай. Ашханә тулы халык, ачыкканы ашый, тамак ялгап алганнары чыгарга ашыга иде.

– Сумкасына җайлап кына сал да куй! диде Айгөл. – Ә классны үз өстемә алам, беркем дә күрмәс. Берәр нәрсә уйлап табармын шунда, мине беләсең ич,  дип күзен кысты. – Кара аны, җебеп төшмә!

Әлеге сөйләшүдән соң, Ясминәнең йөрәгеннән таш төшкән кебек булды. Менә бит җайлы гына икән! Ә ул бу хакта уйлап, юньләп йоклый да алмый иде. Шулай да бар булган кыюлыгын җыярга туры киләчәк... Әнә бит сумкадагы бүләк хуҗасын сорап тик ята.

Айгөл тәки сүзендә торды бит: классны каядыр алып чыгып китте. Ясминә тиз генә бүләкне алып, Ниязның сумкасына салып та куйды. Ә йөрәге дөп-дөп тибә, гүя атылып чыгар да, каядыр бик еракка чыгып чабар төсле, тизлеген җыя гына! Ә битләре! Алары да комачтай кызырды, куллары да, сатлык җаннар, кылтыр-кылтыр киләләр. Ясминә шулай да үзен кулга алды. Булмаган йомышын бар итеп, китапханәгә юнәлде. Укырга дип китаплар алган булды. Китапханәдән чыкканда, күзе каршыдагы утыргычка төште. Анда якын дусты Айгөл белән инде йөрендә урын алган  Нияз көлешә-көлешә сөйләшеп утыралар иде. Ясминәнең башында ике уй сызылып үтте: алар Ясминәне көтәләр, я булмаса, аннан көләләр иде. Кыз алар янына барырга булды.  Яннарына килүгә үк, Айгөл:

– Кара әле, миңа Нияз нинди бүләк бирде! Супер, әйме!

Айгөлнең кулында Ниязга аталган бүләк иде. Шулчак Ясминәнең аркасына меңләгән пычак кадалган күк булды. Ясминә сүзсез калды. Сүз әйтәсе була, теле әйләнми. Аяклары да һич тыңламый.  Ә аның “Сатлык җаннаааар!” дип кычкырасы һәм бик еракка, беркем дә эзләп таба алмаслык җиргә чыгып качасы килә иде. Ул бары тик:

– Әйбәт булган! диде дә юлын дәвам итте.

Бу вакыйгалардан соң, Ясминә серләрен беркемгә дә сөйләмәс булды. Аның күңелендә бушлык урнашты. 

Көн артыннан көн үтте. Язгы каникуллар да  гади генә, күңелсез генә булдылар. Дүртенче чирек башында класска ике  яңа укучы килде, игезәкләр: Гүзәл һәм Рүзәл. Гүзәлне Ясминә янына утырттылар. Шул көннән алар дуслашып та киттеләр. Дәрестә дә, дәрестән соң да гел бергә булдылар. Рүзәл дә алар янында һәрчак буталды, шунда урынлы-урынсыз шаярткан була, вак-төяк эшләрдә булышкалый.  Ясминә күңелендәге бушлыкта шул игезәкләрнең урын алганын сизми дә калды. Кая барсалар да, нишләсәләр дә аларга бергә күңелле һәм рәхәт иде. Ләкин Айгөлнең генә моңа бик эче пошты, араларына да керергә маташып йөрде. Әмма дуслыкны җимерә алмады.

Беркөн шулай  Ясминә баскычтан төшкәндә, Айгөл белән Рүзәлнең сөйләшүен ишетте:

– Рүзәл, ул Ясминәнең нинди матурлыгын таптың инде!? Исеме дә юньле түгел ич! Син миңа бик ошыйсың. Әйдә очрашабыз- диде Айгөл. Ясминәнең битенә кайнар ут ыргытканнар диярсең, кап-кайнар агым аның башына кадәр менеп җитте. “Рүзәл ни дияр икән ?” дигән уй  бөтен барлыгын биләде. Инде Нияздан соң беркем ошамас кебек тоелса да, Рүзәл кыска гына вакыт эчендә аңа бик тә ошый башлаган иде шул.

– Юк, Айгөл, син хаклы түгел! Ясминәнең бар җире дә килгән! Мин аны яратам! диде дә Рүзәл, йөгерә-йөгерә чыгып китте.

Сагындыкова Лилия, 6 “Б” сыйныфы укучысы, Яр Чаллы, 41 мәктәп

“Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

Җитәкчесе: Вагыйзова Гөлия Наил кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев