Логотип Идель
Иҗат

«ЯЛКЫН» ӨЧЕН УҢАЙЛЫ ОЯ /МАСТЕР-КЛАСС/

«Ялкын»ның 2017 елгы саннарына син, әлбәттә инде, язылгансың. Әле 2018 елгы саннарның да киләсе бар. Шулай итеп, йөгереп чыгасың беркөнне почта тармасын “Ялкын” килмәгән микән дип карарга, ә ул... ул ватылган... Борчылма, хәзер яңасын ясыйбыз!
Почта тартмаларының тарихы XVI гасырга барып тоташа. Тәүге почта тартмалары дигән исемгә берьюлы ике предмет лаек була. Беренчесе – Добрая Надежда борынында (мыс) урнашкан булуы белән билгеле. Ул – Бөекбритания моряклары туган-тумачасына, сөйгән ярларына хатлар җибәрә һәм тегеләрнең җавапларын алыр өчен махсус урнаштырган таш тартма. Ерак юлга җыенган кораблар шунда хатларын калдырганнар, ә туган илләренә юл тотучы кораблар исә шул хатларны алып, адресатларына җиткергән. Тартманың икенчесе Флоренциядә урнашкан була: XVI гасыр башында чиркәүләрдә махсус агач тартмалар – “тамбур”лар урнаштырганнар. Урнаштыруның максаты бик гади – бу тартмаларга дәүләт дошманы дип санаган теләсә кемгә каршы аноним шикаять (донос) салырга мөмкин булган.

Болар – беренче карлыгачлар. Акрынлап тартмалар бик тә популярлашып китә. Почта тартмаларының төрләре хәзер бихисап. Россиядә диварга, капкага асыла торганнары ешрак кулланылса, АКШда аларны ишегалды каршысында кечкенә баганага урнаштыралар. Менә шушы икенче төре – безнең бүгенге максатыбыз.



1. Кирәк була: фанер кисәге / такталар / мебель щитлары (мин 12 мм калынлыктагы 800 * 300 мм зурлыгындагы 4 щит алдым), 30мм лы стандарт келә (щеколда), көрән буяу, ак буяу, лак; җиһазлар һәм кораллар: шуруповерт, кул пычкысы, эш перчаткалары, пумала, линейка, рулетка, карандаш, шомарткыч кәгазь (шкурка).



2. Безнең тартмабыз кош оясы принцибында ясалачак. Иң беренче эш итеп, тартманың төбен рулетка, линейка һәм карандаш ярдәмендә билгеләп, кул пычкысы белән кисәбез. Мин “Ялкын” журналы иркенләп сыйсын өчен, аның форматына туры китереп, төбен 35 см итеп билгеләдем.



3. Башка щитларга килгәндә, йорт фасады формасына китереп сызабыз. “Йорт”ның гомуми биеклеге 40 (25 – төп өлеше, 15 – чорма) см. Ике фасад кисәбез. Алгы фасадта ишек өчен туры почмаклы тишек ясыйбыз. Килеп чыккан кечкенә такта кисәген югалтмыйбыз, ишегебез шул булачак. Ишекнең киңлеге – 14, биеклеге – 15 см.



4. Тартмабызга бер төп, ике өстәмә фасад һәм ике ян-як дивар кирәк. Диварларның биеклеге – 25 см, озынлыклары 32,5 см. Барлык детальләрне кисеп бетергәч, кискән урыннарын шомарткыч кәгазь (шкурка) белән шомартып, эчке яктан борыслар һәм уголоклар беркетеп чыгабыз. Болары каркасны җыю һәм детальләрне бер-берсе белән тоташтыру өчен кирәк. Мин тотрыклылык яратам, шуңа, тоташтыру җайланмаларын кызганмыйча, мулдан кулландым.



5. Детальләрне әзерләп бетергәч, каркасны җыя башлыйбыз. Башта төпкә алгы фасадны беркетәбез, аннан бер як диварны, шуннан арткы фасадны һәм калган диварны. Киңәш: детальләрне беркеткәндә, барлык саморезларны да борып чыгарга ашыкма, ялгышсаң, сүтүе кыен булачак. Шулай ук саморезларның озынлыгын һәм борып кертү урыннарын чамала: такталарны тишеп чыгуы, йә яруы бар.



6. Барысын да җыеп бетергәч, ике як түбәне үлчәп кисәбез. Озынлыклары – 39 см. Шулай ук, кискән урынны шомартып, түбәнең бер ягын беркетәбез. Ишегебезне тупсалар ярдәмендә урынына утыртабыз (саморезларны җиңелчә генә борып керт), аннан сүтеп алабыз. Ни өчен, дисезме? Әле ишегебезне буйыйсы бар, сүтмәсәк, фурнитура да буялачак, сүтү шуңа кирәк.



7. Тартманы эчләп-тышлап берничә кат көрән буяу белән буйыйбыз, ишеген, “йорт”ның контурларын ак буяу белән билгеләп чыгабыз да, тартманы киптереп, икенче як түбәне беркетәбез. Буяу кипкәч, лаклап чыгабыз. Теләгәнчә бизәп, түбәне берәр материал белән каплап куярга була.



P.S. “Йорт”-почта тартмасын җиргә күмелгән багана башына утыртып, инде яраткан“Ялкын”ыбызның килүен зарыгып көтеп торабыз!

Искәндәр Хәбибуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев