Логотип Идель
Иҗат

«РӘСЕМНӘРЕМНЕ БҮЛӘК ИТӘРГӘ ЯРАТАМ»

Мин бик кызыклы бер кыз белән таныштым бит әле. София исемле ул. Фамилиясе дә бик матур яңгырый – Туманская. Бер кичне, мәктәптәге дәресләре, түгәрәкләре тәмалангач, ул минем яныма редакциягә кунака кереп чыкты. Мин аның Интернетта конкурска тәкъдим ителгән бер рәсемен күреп, нык тәэсирләнгән идем. Үзе белән танышкач, тагын да ныграк яраттым үзен. Сезне дә таныштырасым килә яңа дустым белән.
ИСЕМЕ: София Туманская

ЯШЕ: 9

МӘКТӘБЕ: 12нче мәктәпнең 3А сыйныфы

МАВЫГУЛАРЫ: рәсем, җиңел атлектика

ХЫЯЛЫ: галим булу

 

Безнең сыйныфта 26 укучы. Малайлар күбрәк. Дус чагыбыз да була, гел дус булып бетмәгән чак та.

Мәктәптә гел малайларны – кызлар, кызларны малайлар белән утырталар. Ник алайдыр? Семенны гына малай белән утырттылар.

Моның ике сәбәбе бар, минемчә. Беренчесе – аңа сан буенча кыз җитмәү. Ә икенчесе – аны гел рәнҗетүләре. Рәнҗетәләр дә, Семен елый.

Мин Даниил белән утырам. Аның белән уңайлы.

Мин отличница түгел, әмма «дүртле»дән төшмәскә тырышам. Чөнки, бу тирәмдәге кешеләрне борчый. Алар минем әйбәт укуымны телиләр. Әйбәт укысаң, бар да яхшы булачак, дип ишеткәнем бар.

Математиканы тамчы да яратмыйм. Рус телен яратам, аның каравы. Сыйныфта минем генә иншаларыма, контроль эшләремә һәрчак 5/5 куялар. Тагын рәсем ясарга яратам, физкультураны.

Дәресләрне гадәттә әни белән әзерлим. Кайсы кырысрак икәнен әйтә дә алмыйм. Барысы да бертөсле. Ялкаулана башласам, шелтәлиләр. Нәрсәне дә булса тыңларга, аңларга теләмәсәм, киреләнсәм, ачуланалар.

Мин еш кына киреләнәм. Бигрәк тә математиканы эшләргә теләмәгәндә. Сәгатьләр буе бер мәсьәләне чишеп утыру кызык түгел бит инде.

Бар да энциклопедиядән башланды, аны миңа бүләк иттеләр. Рәсемнәре бик ошады. Әллә нинди хайваннар бар анда. Алар турында укыдым да рәсемнәрен ясыйсым килә башлады.

Кечкенә чакта мин рәтләп ясый белми идем. Кечкенәләр җыен каля-баля ясый бит инде, беләсез. Әмма әни ул рәсемнәремне дә матур, ди иде. Шулай күңелемне күтәргән инде. Хәзер дә матур ясыйсың, кызым, ди.

Ә йон белән рәсемнәрне узган елда гына ясый башладым. Без Интернетта «Шерстяная акварель» дигән мастер-класс узачагын күрдек. Барырга булдык. Әбием белән бардык. Анда мин классташ кызым Аринаны очраттым. Ул суга рәсем ясау мастер-классына килгән иде. Үз мастер-классым башланганчы, мин аныкын карадым.



Шактый катлаулы техника ул – йон белән эшләү. Әмма бик кызыклы. Башта рәсемнең җирлеге кирәк. Без әбием белән һәртөрле сөлге-тастымаллар кулланабыз. Картонга гына куеп булмый, аннан йон шуа бит. Йоннан эт ясадым мин менә. Йонны кибеттән сатып алабыз. Берьюлы берничә төс алырга кирәк.

Монда иң мөһиме – төсләр. Акварель бит ул үзе дә төсләр уйнатудан тора. Йон белән дә – нәкъ шулай.

«Мой любимый литературный герой» бәйгесендә мин Гран-при алдым. Алый исемле этемне бик ошаттылар. Ул минем үземә дә ошый. Өйдәгеләр сөенде, әбием – бигрәк тә, ул бит миңа Алыйны ясарга булышты. Күзләрен ул эшләде. Без аны Интернетка, әниемнең Фейсбуктагы битенә элдек тә, Алый бик күп лайклар җыйды. Бәйгенең сайтында да. Аның турында матур сүзләр яздылар.

Мин әле чәчәкләр дә ясыйм. Топиарий ясаганым бар. Бездән ерак түгел шундый иҗади беседка бар, анда топиарий ясарга өйрәтәләр.

Рәсемнәремне бүләк итәргә яратам. Берсе укытучымның өендә, туганнарга, дусларга бирәм аларны. Менә, сезгә дә алып килдем. Миңа сез песиләр яратасыз, диделәр, шуңа сезгә бүләккә песи сурәтен алып килдем.

Җиңел атлетика түгәрәгендә дә бүләкләр алганым бар. Әмма беренче, икенче, өченче урыннар алганым юк әле.

Үсеп җиткәч галим буласым килә. Мин хаскилар токымын яратам. Аларны бит җигемгә җигеп, экспедицияләргә чыгалар. Минем дә шулай экспедицияләргә чыгасым килә, фәнни ачышлар ясыйсым. Минем әлегә үз хаскиым юк. Аны тотар өчен шәһәр читендәге аерым йортта яшәргә кирәк. Ә без фатирда яшибез.

Балто кебек этләр күбрәк булсын иде. Мультфильмда гына түгел, ә тормышта да. Мин хайваннарны бик яратам, алар әйбәт һәм мәрхәмәтле.

Менә букчалы бүрене генә алыйк. Ул төрне инде кешеләр юкка чыгарып бетергәннәр. Ә бит ул кешеләргә тимәгән. Тасманиядә, Австралиядә яши торган булган ул. Соңгы букчалы бүре зоопаркта үлгән, дип исәпләнә. Белмим, дөрестерме, юктырмы, әмма аны күрүчеләр бар диләр бүген дә. Мин, үсеп җиткәч, экспедициягә чыгып, аны табып алырга телим. Аннары – төрләрен өйрәнергә. Әлегә мин аның рәсемен генә ясый алам.

Үзенчәлекле хайваннар ошый миңа. Букчалы бүре дә шундый – башка җәнлекләргә охшамаган, серле... Лирохвост дигән кош, мәсәлән, ул да – үзенә бер. Койрыгы шундый купшы булганга, матур итеп атаганнар инде аны...

Мине клоннар кызыксындыра. Юкка чыгып беткән, җир йөзендә төрләре калмаган җәнлекләрне молекула, ДНК буенча галимнәр яңадан ясый ала. Менә бу шәп булыр иде, ичмасам! Ләкин, белмим, алар хәзерге табигать шартларында яши алырлармы икән...

Безнең мәктәптә бәйрәмнәргә бик җитди карыйлар. Без алар турында лекцияләр тыңлыйбыз, презентацияләр карыйбыз. Һәр шимбә шаббат була безнең. Миңа шаббат ошый, чөнки, үз уйларыңны уйларга мөмкин. Тагын ике көн ял булуы да – әйбәт. Башка мәктәпләр бер генә көн ял итсә, без – ике көн.

Әнием минем гел яза. Төрле кешеләр, хәлләр турында. Ул журналист булып эшли. Авыр эш бугай ул. Шуңа кичләрен мине мәктәптән әтием ала, гадәттә. Һәм мин аңа көн буе ниләр эшләгәнемне сөйлим. Шулай да мин күбрәк әни белән серләшәм бугай.

Әбиемнең техникумында булганым бар. Ул анда дәресләр алып бара. Дәресенә кереп утырганым да бар. Арттагы партадагы кызлар бер-берсеннән күчерделәр бер дәрестә. Мин моны күрдем, әбигә башта әйтмәдем, әмма аннары, түзмәдем, сөйләдем.

Безнең ике дачабыз бар – мин аларның берсен Көрән дача дип атыйм, икенчесен Яшел дача дип. Яшел дачага без җәй көне генә барабыз, ә Көрәненә – ел дәвамында. Икесендә дә рәхәт. Анда уйнарга була, иркенләп урамда йөрергә. Анда минем дусларым бар. Көрән дачада безгә тиеннәр килә. Мин аларны бик яратып бетермим. Алар кайчак шундый оятсызланалар.

Кызлар белән малайлар бер-берсенә кирәк. Чөнки, малайлар кызлар эшли белгән нәрсәләрне эшли белмиләр, ә кызлар – малайлар белгәнне. Белергә дә мөмкиннәр инде, билгеле, әмма алар барыбер төрле.

Без җәен Кара диңгезгә бардык. Мин шунда су төбендәге җәеннәргә хәйран калдым. Алар шундый җитезләр! Бераз куркыныч та булды хәтта... Минем махсус күзлекләрем бар, шуларны киеп, чумларга яратам. Диңгездә чумлаганда, шундый иркен тоясың үзеңне...

Минем бабамның үз ансамбле бар*. Ул бик матур итеп музыка коралларында уйный, җырлый. Мин үзем җырга оста түгел. Әмма бабамны тыңлау ошый.

Сүзләрне хәтерләү һәм уйнату бик җиңел. Мин моны көтмәгәндә ачтым үземдә. Олылар шаккаттылар. Минем үземә бу гадәти тоела. Өйдәгеләр белән гел уйныйбыз хәзер бу уенны. Алар миңа җөмләләр әйтә, мин шул җөмләләрдәге сүзләрне шунда ук кирегә әйтеп чыгам. Торган саен катлаулырак җөмләләрне хәтердә калдырам хәзер. Кызык!




*Софиянең бабасы «Симха» ансамбленең сәнгать җитәкечесе Эдуард Туманский.

 

Чаткы Ялкынлы
Луиза Шарова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев