Логотип Идель
Иҗат

ӨЙНЕ САКЛАУЧЫ МӘЧЕ - Йолдыз Шәрәпова шигырьләре

Интернетсыз авылда 

Компьютерымнан  качырып,
Кайтардылар авылга.
Экрансыз ничек торырмын,
Туры килер авырга.

Үткән гасырда яшиләр -
Авылда юк интернет.
Урамында койрык болгый
Кечкенә ялгыз  бер эт.

Беләм инде, минем белән
Дуслашырга уйлый ул.
Шуңа күрә, мине күргәч,
Сикергәли, уйный  ул.

Компьютерны хәтерләтә,
Эч пошырып тере эт.
Миңа бит ул кирәк түгел,
Кирәк миңа интернет!

Өч көн ямансулап үтте,
Хәзер бергә чабабыз.
Кызык эзләп йөгерәбез -
Якыная арабыз.

Онытылды  гел интернет.
Инде дустым шушы эт.
Киләсе җәйгә кайтырмын
Көт сине мине, кабат, көт!

Инде беләм яшәп була
Экрансыз, интернетсыз.
Тик  белмим, шәһәргә киткәч,
Ничек яшәрмен этсез?!

Акыллы телефон

“Җебек булма, егет бул!” – дип,
Ачуланам үземне.
Тик сыйныфташ Гөлнарадан
Ала алмыйм күземне.
Әллә ни була телемә –
Әйтә алмый сүземне.

Җитәр, мондый җебеклеккә
Нокта куямын хәзер.
Миңа ярдәмгә килергә
Телефоным да әзер.
Күңелдәге хисләремне
Сөйлим дә бирәм хәзер.

Инде сизәм кыюлык,
Төшмәм җебеп, коелып.
Таныш номерны җыям,
Көтәм – колакка куям.
Телефоным “бип-бип”, - ди,
“Сөйләшә ул кит-кит”, - ди.

Рәхмәт, телефон акыллы –
Хәлләремне аңлады.
Алса, нәрсә дияр идем,
Ярый, Гөлшат алмады.
Бер шалтыратырмын әле,
Бүтән вакыт, аннары...

Сакчы

Күрше эте бигрәк усал –

Күрсә, читләр кергәнен.

Түбән очта ишетәләр

Аның ярсып өргәнеп.

Ярый, куелган бәйләп,

Котылса, өзе чәйнәп.

Шуңа күршегә кермим,

Капкага якын килмим.

Безнең этебез юк, ләкин

Бар бездә ата песи.

Шуңа безгә дә керергә

Куркып тора бар кеше.

Дөрес үзе өрми-нитми.

Тик берәүне дә кертми.

Дуга ясый сыртыннан

“Тизрәк, - ди, - сыпырт моннан.”

Усаллыкка өйрәнәме

Күрше эттән күрмәкче.

Бар өйләрне этләр саклый,

Ә безнекен, күр, мәче!

 

Хәтер

Хәтер алгач телефонга

Әй, шатланган иде абый.

Ник бөтерелә янында

Биш яшьлек энем Барый .

Үрелеп-үрелеп карый,

Үзе телләрен ялый

- Әбинең хәтере начар

Әбигә бир син абый.

Яхшы күңелле, юмарт

Нәни булса да  Барый.

 

“Лайк” лы Ләйлә

“Интернеттагы фотома

Куйганнар тик 3 “лайк”

Мин ямьсез инде алайса,

Түгел мактауга лаек.” –

 

Шулай диеп елый Ләйлә,

Туктатып булмый һич тә.

Ярый әле, ул “лайк” лар

100гә җиттеләр кичкә.

 

Кызының хәленә кереп,

Әнисе җаен тапты.

Бөтен туган-тумачага,

Дус-ишкә шалтыратты.

 

Һәммәсе да кат-кат кереп,

Куйдылар шул “лайк”ны –

“Янәсе, син бик матур кыз

Соклануга лаеклы.”

 

Әй, шатланган моңа Ләйлә –

Ялган түгел сүзләрем.

Бу шигырьдән күпләрегез

Таныгандыр үзләрен...

 

Чебен

Бүлмәгә чебен кергән,

Нигә икәнен беләм:

Ядәм итәсе килгән -

Мине ялгыз дип белгән.

Элек мин ялгыз идем,

Кайтты инде  әнием.

Аның белән өебезгә

Кайтты бер нәни энем.

Выжылдап оча чебен,

Нәкъ вертолет, диярсең.

Теләмим мин бу чебеннең

Энекәшкә тиясен.

Энемә зур үсәр өчен,

Кирәк озак йокларга

Тәмле йокысы бүленмәс -

Абыйсы бар сакларга.

Мин ич  хәзер абый кеше,

Күп икән аның эше.

Чебен эшсез, күрәсең,

Юк аның энекәше...

 

Хыял

Утырган кебек ак  атка

Эх, утырсаң болытка.

Яисә сузылып ятсаң...

Шулай юолыт белән агып

Туган авылыңа кайтсаң,

Шифалы яңгыр булып

Тәрәзәләрен каксаң,

Дымга тилмергән басуда

Гөрләвек булып  аксаң.

Әй, сөенер иде халык.

Карап торыр таң калып.

Шатланыр әби, бабай:

- Бу шул дип безнең малай!

Авылны сагынган чакта

Уйлап куям  шул хакта

Ак болытлар баш өстеннән

Акканда туган якка.

Юмартлык

Бакчабызда бер гөл үсә,
Беркайчан чәчәк атмый.
Тирә-якка гүзәллек тә,
Хуш исләр дә таратмый.

Әллә шуңа өнәмиләр,
Үзен беркем яратмый.
Гел боегып, башын иеп,
Тора ул җиргә тиеп.

Иртән чыгып карасам,
Шул гөлем чәчәк аткан.
Алсу-кызыл таҗлары
Күренәләр ерактан.

Сокланам да гаҗәпләнәм,
Яныннан кат-кат узам.
Күршедәге чәчкәле гөл
Аңа ботагын сузган.

Ул аның хәленә кергән
Шулай ярдәмгә килгән.
Юмартлыгын күрче син -
Сөендергән күршесен!
Бакчада уртак шатлык
Нинди әйбәт юмартлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев