ИСӘНМЕ СИН? (5 НЧЕ ӨЛЕШ, АЗАЛИЯ САБИТОВА ХИКӘЯСЕ)
Бер елдан соң
Ул койма ярыгы аша урам ягына күз салды. Әнә күршесе киребеткән Кашканы абзардан чыгара алмый интегеп йөри. Әле керә, әле чыга – малкай оттырасы түгел. Кәҗә бәкәйләре белән болынга киткәч, бушап калган капка төбен җанландырырга омтылып, тавыклар көй сузды. Аларның бу тавыш чыгаруларын да чарасызлык турында чан кагулары дип кабул итәргә кирәк. Юкка азапланма, хуҗа, ул үҗәтне барыбер күндереп булмый, ташла җүнсез эшеңне, әңә Ризван абыйдан үрнәк ал. Ул, бар дөньясын онытып, аткан һәр шомырт чәчәгенә, чәчәгенең һәр тәҗына сөенеп утыра, диләр сыман алар.
Кояшның агач ботаклapы арасыннан беленер-беленмәс кенә төшкән нурлары картның йөзен генә түгел, күңелен дә җылыталар иде. Байтак еллар каты бәгыре белән җитәкләшеп үтелгән юл аны авылга, туган нигезенә алып килде. Бүген ул җиһан белән бергә сулыш аласы, әтәч тавышы белән бергә уянасы, яшел келәм түшәлгән җирдән атлыйсы итте. Бер ел вакыт узган. Фатир идәннәрен соңгы кат таптап, иркә Мыраужанын һәм матур тормышка өмет чаткысы уяткан яран гөлен күтәреп, ерак сәфәргә чыгуына бер ел үткән. Әле кайчан гына күрше Тәскирәне гажәпкә калдырып чыгып киткән иде... Әле кайчан гына... Дивар уртасында әленеп торган күкеле сәгате яңа йорт хуҗаларын әле дә алдыймы икән? Хәер, Ризван картның анда эше юк. Бәхетлеләр сәгатькә карамый бит. Алар койма аша күршесенең киребеткән малкае белән ызгышканын карарга ярата.
– Әткәй? – Олы капкадан таныш тавыш ишетелде. Улы белән оныгы кайттылар бугай.
– И-и улым, әйбәт кенә кайтып җиттегезме? Бигрәк иртә әле сез бүген. Шомырт чәчәк аткан икән бит. Шуны күзәтүем... Кара әле ваемсыз карт, чәй дә куймаганмын. Юкса кичә хәбәр биргән идегез бит инде, исемнән чыккан.
– Әткәй... – дип, янә эндәшергә мәҗбүр булды улы. Йорт тирәсендә тыз-быз йөреп, җиз самавырын алып чыккан әтисенең чәй өстәле әзерләвен күргәч, Айдар күз яшьләрен тыя алмады. – Исәнме син?
Аңа эндәшүче булмады. Ризван карт инде күптән, Ниязны ияртеп, абзар артына утынга чыгып киткән иде.
Түрдә үсеп утырган юкәләр генә үзара нидер серләшеп, елмаеп калдылар: янәсе, исән Ризван абый. Исән. Исән...
Хикәя авторы – Сабитова Азалия Ленар кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев