ИСӘНМЕ СИН?
Хикәянең беренче өлешен бу сылтама буенча укый аласыз.
...Юк. Ул явыз, битараф, кичкырын аякларына килеп сарылучы Мырауҗанга да каш астыннан гына караучы Ризван булудан туктамады. Әмма зыян юк, чөнки кояш икенче яктан чыгасы итсә дә, бүгенгә планнарын үзгәртмәячәк ул. Йөрәген боз булып катарга мәҗбүр иткән «жылы жанының салкын гүргә ятканына биш ел. Бихисап ахмак гамәлләрендә дә ул әйләнә-тирәдәгеләрне гаепли. Тиле карт. Хатыны, җир куенында өшермен дип, Ризванның җылы җанын юри үзе белән алып китмәгәнме икән? Шулайдыр шул, җаны булса, елына хет бер тапкыр мәрхүмәсенең каберен зиярәт итәргә тиеш бит инде ул!
Алдагы атналарда күк йөзендә кояш күренмәсә гаҗәпләнмәссез. Ул куе болытлар артында бәйрәм итәчәк. Ризван картның, киң җәмәгатьчелеккә чыгып, кешеләр күзенә күренгәнен белгәч, ул бик тәэсирләнде...
Бу шау-шуга озак түзәсеме әле? Нигә ул янында утыручы марҗа хатыннарының ләчтит сатуын, каршындагы әбиләрнең гайбәт сүзләрен тыңлап барырга тиеш? Билет сатучы юан кондукторның да автобусның бер башыннан икенче башына тыз-быз йөрүе тәмам башын әйләндерде. «Ичмасам, моны күрмим, дип, күзне йомып торып та булмый. Телевизорны экран каршыннан карыйсың ни дә, артыннан карыйсың ни. Хәер, анысы күпкә яхшырак та әле аның, ошамаса, тавышын кысып була. Боларның тавышын кысып кара син», – дип уйлап куйды Ризван. Бер сүз әйтсәң, икенче көнне шул зәңгәр экранга үзеңнең чыгуың бар.
Сибгатовлар урамына җитәрәк, кеше өстенә кеше булып, бер өлкән яшьтәге карт белән кечкенә малай керделәр. Тынчу һаваны басарга омтылып, салон эченә юкә исе таралды. Соры плащ кигән агайның кәрзинендә – кырлыган үләне, кәрзингә сыймаганы – кулларында. Ана «бабай» дип дәшүче, – мөгаен, оныгыдыр, анысы мәтрүшкә чәчәкләре чыгып торган зур яшел пакет тоткан. Яңа юлчылар биш минут элек кенә тукталышта төшеп калган хатыннар урынына килеп утырдылар. Бераз тынлык урнашырмы, кечкенәсе тик кенә утыра белерме икән, дип уйлады Ризван абзый.
Агай үзенә төбәлгән карашлардан кыенсынды булса кирәк. Тынып калган автобус халкын рәткә китерергә теләпме, янәшәсендәге Ризванга суз катты:
– Юкә чәчәк ата башлаган. Авылга кайтып килгән идек... Киптерелгән юкәнен файдасы күп, менә алыгыз, дип, кәрзиндәге төенчеген сузды.
Ризван абый, кешеләрдән читләшеп баргангамы, бу таныш булмаган йөзгә гаҗәпләнеп карады. Әллә зәһәр шартлаткыч биреп алдауның хәзер шундый юлын уйлап тапканнар инде? Агулы матдә салганнардыр аңа дигән фараз да ышандыра. Кара син аны, ничек хәйләлиләр, юкә исе аңкып тора бит. Бу ни хәл?
Әлеге ят агайның Ризвандагы начар уйларны фаш итәргә теләүче күзләре шундый да нурлы. Тик, ни кызганыч, менә тагын берничә секунд һәм аларны ачы ярсу басып алыр кебек. Ашык инде, ялыктырма кешене, Ризван абый!..
Дәвамы бар.
Хикәя авторы – Сабитова Азалия Ленар кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев