Логотип Идель
Иҗат

ГОМЕРЛЕК САБАК

Җәйге эссе көн. Иртәнге кояш болындагы чәчәкләрне иркәли. Йокыдан уянган күбәләкләр еш кына төрле төсле чәчкәләргә куна-куна очып йөриләр, ә тырыш бал кортлары инде нектар җыю эшенә тотындылар. Таң әтәчләре кешеләрне йомшак түшәкләреннән торып, авылның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьле тормышында кайнарга чакыра...

Авыл халкы печәнгә төште. Алиянең – 10 яшьлек  кыз-баланың да –әти-әниләре көнозын печән чабуда. «Иртәнге якта чабу рәхәт, кызу кояшта авыр» – дип, кояш калкулыктан күренү белән китәләр, көтү кайтыр алдыннан гына авылга кайталар. Өйдәге вак-төяк эшләр дә, энесе Рәсимне карау да Алия өстендә.

Алия – уңган кыз: әнисе кушкан эшләрне дә вакытында эшли, энесе белән дә уйный, өлкәннәр кайтканчы аларга ашау да пешереп куя. Вакыты калса, күршедә яшәүче туганы Алсу белән бергәләп сызыклы да уйныйлар, елгага су керергә дә баралар.

Югары очта яшәүче Бану көн дә болар янына килә, әмма кызларның аның белән уйныйсы килми. Бану яңа уенчыклар алып килә, авылның беркем белмәгән урыннарына барырга урын эзли, кызыклы уеннар уйлап таба, әмма Алсу белән Алия үзләре арасында гына дуслык булуын телиләр, күп сөйләшүче, гел ике яклы пычак булучы Бануны дус итәргә теләмиләр һәм әдәпле итеп баш тарталар.

Беркөнне Бану өй каршыларында тәмләп кыяр ашап утыра. Әле Алияләрнең кыярлары чәчкә генә ата. Никтер быел саклый алмадылар: иртә язда кырау сукты. Бану, кызларны кызыктырып, суларын агыза-агыза, кыяр кимерә. Үзе кызларны чакыра:

– Безнең апаларның теплицаларында кыяр шундый күп! Миңа күпме алсам да  рөхсәт. Әйдәгез, сезне дә алып керәм. Күпме кирәк булса, шулкадәр алырсыз, – ди.

Кызлар кызыгып, Бану артыннан кереп киттеләр. Керсәләр, теплицада бик күп  эре кыярлар эленеп тора. «Һәркөнне җыеп йөриләрдер!» – дип уйлап куйды алар. Бануның рөхсәте белән, күлмәк итәкләренә кыяр җыйдылар да, өйләренә кайтып киттеләр. Алия кайткач, булган яшелчәләрне өстәлгә юып куйды, янәсе әниләр печәннән кайтуга күчтәнәч әзер.

Көн кичкә авышты. Кояш сүрелә төште. Каяндыр болыт чыкты. Бермәлгә җил тузан очырды, туфан туздырды. Көчле яңгыр ява башлады да, тиз генә җил белән болытлар да таралып, көн аязып китте.

Әкренләп болыннан печәнчеләр дә кайта башлады. Алиянең ашавы пешкән, сыеры авыл башыннан кайтып килә. Кызлар капка төбендә мал кайтуын көтеп торалар. Шул вакыт алар каршыга килүче күрше апаны күреп алдылар. Ул ачудан кызарган. Килеп җитү белән, алмаш-тилмәш  Алия белән Алсуга сугарга тотынды, теплицадагы кыярларны урлауда гаепләп, әти- әниләренә әйтү һәм Авыл советына чакырту белән дә янады. Алия өйгә кереп йөгерде һәм куркудан юып өстәлгә куйган кыярларны берәм-берәм бәрәңге бакчасына атты…

Әниләре печәннән кайтуга, күрше апа кереп тавыш куптырды. Мәрьям апа урланган кыярлар өчен акчалар биреп, гафу үтенгәч кенә күрше апа тынычланып чыгып китте.

Инде әнисе бик каты ачуланыр дип көткән Алия өчен көтелмәгән хәл булды: әнисе бер сүз дә әйтмәде, ормады-сукмады, бары тик кызын кочаклап елап җибәрде. Алия дә әнисенә кушылып, елый-елый, вакыйганы ничек бар шулай сөйләп бирде.

Бу вакыйга Алиягә гомерлек сабак булды. Моннан ары кеше энәсенә дә кагылырга йөрәге җитмәде, биргәндә дә кире этеп куя торган иде. Озак еллар күрше апага күренергә дә куркып, оялып йөрде. Әле дә ул суккан җир аркасын яндырып, әнисенең күз яше бәгырен теләдер шикелле.

Азалия Салихова Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 7 сыйныфында белем ала. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен үз итә.  Район күләмендә ел да уздырыла торган «Көмеш каләм» фестивалендә, республикакүләм фән олимпиадаларында катнаша. Удмуртия Республикасында чыгучы «Яңарыш» газетасының  хәбәрчесе дә әле ул. «Ялкын»да исә аның дебюты. Уңышлар телибез сиңа, Азалия!  

Алия МӨХӘММӘТКӘРИМОВА рәсеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев