Логотип Идель
Иҗат

ЭШЧЕ ПРОФЕССИЯЛӘР КАМПУСЫ: ИНЖЕНЕР БУЛАСЫҢМЫ, КЕШЕ КОТКАРАСЫҢМЫ?

Син 11нче сыйныфта укыйсың, әмма һаман да әле нинди профессия сайларга икәнлеген белмисеңме? Димәк, бу язма нәкъ тә синең өчен, дустым! 5-7 апрель көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә комплексында коткаручы, фельдшер, пешекче, инҗенер-конструкторга чын-чынлап әйләнергә мөмкин! Моңа бары тик теләк кенә кирәк.

Әлеге чараны Татарстан Студент хезмәт отрядлары, Талантлар университеты белән берлектә тормышка ашыра. Биредә 8–11 сыйныф укучылары мөһим һәм ихтыяҗы булган профессияләрне үз җилкәләрендә сынап карый ала. Профессиональ сынаулар коткаручы, фельдшер, энергетик, пешекче, флорист, 3D-дизайнер, TV-журналисты, инженер-конструктор, криминалист профессияләре буенча уза да инде.

Яңа вертолет уйлап тап


Инженер-конструктор булырга теләүчеләрне Казан вертолет заводы хезмәткәрләре сәламли. «Без инженер-конструкторларның нинди эш башкарганын, аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнлеген күрсәтәчәкбез. Аэродинамика бригадасының ничек эшләгәнен дә өйрәтәчәкбез. Шулай ук вертолет һавада ничек торганлыгынын да серен чишәчәкбез. Мисал өчен, өр-яңа оча торган аппарат уйлап табып, анны төзеп, предприятиедә тормышка ашырырга тәкъдим итәргә мөмкин», – ди Казан вертолет заводының исәп-хисап бүлегенең әйдәп баручы инженер-конструкторы Константин Пантюхин.



Инженер-конструктор буллу өчен интеллектуаль сәләтеңнең дә булуы кирәк! Шуңа да завод хезмәткәрләре дә предприятиеләренә иң сәләтле яшьләрне җәлеп итәргә тели. Конструкцияләр ясау, һәрвакыт яңалык уйлап табу – булачак инженер-конструкторларны нәкъ менә шул көтә.

 

Коткаручы булыр өчен рухи яктан нык бул!


Икенче мәйданчыкта яшьләрне коткуручылар каршы ала. Бу һөнәр ияләренә кешене коткарып кына калмыйча, аларга беренче медицина ярдәме дә күрсәтә белергә кирәк. Коткаручыларга аварияләрдә дә, берәр нәрсә өемнәре астында да калырга туры килә. Монда корычтай сәламәтлек, ныклы психикаң булу таләп ителә.

 

“Биредә мин коткаручы профессиясе турында тагын да күбрәк мәгълүмат белдем. Ләкин үзем инде башка һөнәрне сайлап өлгердем. Коткаручы профессиясен бик авыр профессияләрнең берсе, дип саныйм. Монда физик куәттән кала, рухи яктан бик нык әзер булырга кирәк”, – ди Казанның 137нче мәктәп укучысы Камилә Мингалиева.

Иң тәмле профессия нинди ул?


Техник юнәлештәге профессияләр белән бергә эшче профессияләр кампусында «тәмле» һөнәрләр дә тәкъдим ителгән иде. Аңлагансыздыр инде, бу – пешекче һөнәре. Бу мәйданчыктан таралган хуш искә һәркем йөгереп килгәндер, мөгаен. Бүген яшьләр беленне нинди эчлек белән генә пешермәде! Гөмбә һәм сливки, банан, джемлы беленнәр дә пешеп чыкты.





Шеф-повар Таһир Закиров бүген яшьләргә белен пешерү серләрен ачты. Аның фикеренчә, пешекче булу өчен стресска каршы тора алу һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек кирәк. Чөнки гадәттә пешекчеләргә эш вакыты тәүлегенә 12–16 сәгатькә җитә икән! Аякларың гына чыдасын!

– Миңа пешекче һөнәре бик кызыклы. Һәр кеше, нинди җенестән булуына карамастан, тәмле итеп пешерә белергә тиеш, дип саныйм. Минем “фирменный” ризыгым ул – “Коррида” салаты. Иң зур теләгем – камыр ризыклары – пироглар, тортлар пешерергә өйрәнәсем килә. Элегрәк бик нык кондитер буласым килгән иде, – ди Казанның 57нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Арина Козлова.

Бүген Казан илкүләм технологик тикшеренү университеты, Халыкара хезмәт күрсәтү көллиятендә дә пешекче һөнәренә укыталар.

Чәчәк яратучыларга флорист – менә дигән һөнәр


Ә иң нәфис мәйданчык, нинди булган, дип уйлыйсыз? Дөрес флористлар мәйданчыгы! Бүген бу профессия дә – популярлар рәтендә икән. «Бу аңлашыла да, чөнки чәчәк композицияләре белән кибет витриналарын, банкетларны, корпоратив уза торган залларны бизиләр», – дип сөйләде безгә өлкән флорист Дарья Фәритова. Казанда бу һөнәрне сайлаучылар арасында кызлар күбрәк икән. Дөнья аренасында флорист ир-атлар да бар.





Бүген бу мәйданчыкта, чыннан да кызлар гына иде. Алар бутоньеркалар ясады. Моның өчен хризантема, лимониум, альстромерия чәчәкләре кулланылды. Хәер, флорист булып эшләү өчен институтлар тәмамларга кирәкми, курслар уза да җитә. Иң мөһиме теләгең, тоемлау хисең, стилең булсын.

Фельдшер табибны алмаштыра ала


Ветеринар булырга теләгән 3нче гимназия укучысы Денис Кукушкин фельдшер мәйданчыгы аеруча кызыксындырган. “Чыннан да, безгә бу һөнәр турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Яхшы фельдшер үзенә һәрвакыт яхшы эш таба ала. Ләкин минем хайваннар табибы буласым килә. Алар белән эшләү күпкә катлаулырак”, – ди ул.





 

Фельдшер профессиясенә ихтыяҗ зур. «Грамоталы фельдшер хәтта табибны алмаштыра ала. Бу һөнәр буенча белемнәрне һәрвакыт яңартып торырга кирәк, чөнки технологияләр дә үсә-үзгәрә бара», – ди ашыгыч ярдьм табибы Евгений Долгов.
Бүген өлгермәдем, дип борчылма, дустым! Үзеңнең кайсы һөнәрдә ас булуыңны 6 һәм 7 апрель көннәрендә дә белергә мөмкин булачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев