Логотип Идель
Иҗат

ЧИП

Хикәянең беренче өч өлешен бу сылтама буенча укый аласыз.

ЧИП

IV

Бүген әни әтинең командировкадан кайтачагын әйтте. Шундый шатландым, әтине айга ике тапкыр гына күрәм. Ул еракка китеп эшли. Ә бу юлы ул озын ялга кайта. Әни белән өйләрне җыештырдык, тәмле ризыклар әзерләдек. Кинәт ишектә кыңгырау чыңлады. Әтиии!

Аның бер кулында чәчәк бәйләме, икенчесендә зур гына ак аю иде. Әтинең муенына сарылдым. Ашап-эчеп, хәлләр сорашып алгач, гаиләбез белән һава суларга чыгып киттек. Бу юлы да күңелем никтер тыныч түгел иде, әйтерсең лә кабат артымнан кемдер бара. Икенче көнне институтка да әти илтеп куйды. Мин дизайн факультетында укыйм, көзге матур көннәрдә кайбер дәресләр ачык һавада уза. Бу юлы бер бинаның сурәтен карап ясарга куштылар. Карандаш белән бина эскизын сызып кына бетердем дигәндә, артымнан берәү килеп төртте. 8-9 яшьләр тирәсендәге матур гына бер малай басып тора иде.

–  Кхм, сәлам. Син бик матур рәсемнәр ясыйсың, минем исемем – Инсаф, карап торсам, ярыймы?

Әлбәттә, кара, дидем. Минем рәсемнәрем белән кызыксынганына шат идем. Төрле сораулар биреп, ул миннән рәсем ясау серләрен сорашты. Ул да түгел аны чакырдылар: «Инсаф! Инсаф, ау-у, син кайда!»

Малайны абыйсы эзли иде. Ул, эчендәге сулышын чак тыеп, безнең янга килеп җитте, энекәшен югалттым дип курыккан, ахры, борчылганы йөзенә чыккан. Абыйсы да чибәр. Үзен Рифат дип таныштырды да, тиз генә энесен алып, янымнан китеп тә барды.

Чибәр булса, сөйләшә белми, тәмле теллесе төс-биткә матур түгел. Рифат никтер күңелемнән һич чыкмады. Аны социаль челтәрдән дә эзләп карадым. Таба алмадым.

Берничә ай укысам да, институтта дусларым юк иде әле минем. Бүген бер танылган дизайнер белән очрашу чарасы дигәннәр иде, тыңлап, күреп чыгарга булдым. Ни күрим, аудиториядә Рифат утыра.

Исәнләшергә дип килгән идем, тик ул мине күрмәмешкә, танымаганга сабышты. Без синең белән таныш бит дип очрашкан көнне тасвирласам да, ул коры гына хәтерләмим, дип җавап бирде. Сәер. Кулындагы татуировкасына күзем төште. Ул моны сизеп, свитер җиңен тартып куйды, сурәтне тизрәк томаларга тырышты. Дизайнер белән очрашу бик күңелле, файдалы узды. Урамга чыксам, кояш сүрелгән, кич җиткән. Моның булуы мөмкин түгел дип аптырашта калдым. Югыйсә, очрашу бер-ике сәгать кенә дәвам итте бит. Телефонны алып сәгатьне карадым. Көндезге ике. Ә нигә караңгы соң? Берни аңлый алмый, өйгә атладым. Тагын артымнан кемдер атлагандай булды. Бу юлы түзмәдем, борылым карадым. Ике кулын кесәсенә тыккан, башын аска игән бер ир-ат артымнан бара. Үзем дә сизмәстән: «Сез кем?», – дип сорадым. Дәшми.

–  Әйтегез, алайса кычкырам, – диюем булды, – а-а, – ул минем авызымны каплады.

–  Тынычлан! Акырма! Яп авызыңны.

Игътибар белән карасам, ни күрим, бу – Рифат иде.

Дәвамы бар.

Хикәя авторы – Мозаффарова Язилә Рамил кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев