Иҗат
Б-Б-БИТБОКС НӘРСӘ УЛ?
Битбокс — тавышларны охшатып ясау, ритмнар, битлар төрле мелодияләрне кешенең артикуляция аппараты ярдәмендә чыгару. Бүген ул хип-хопның бик популяр юнәлеше.
Күз алдыңа китер, битбокс белән теләгән һәркем җаны теләгән җирдә шөгыльләнә ала. Аның өчен махсус кыйммәтле музыка коралларын сатып алырга да, музыка мәктәбенә йөрергә дә кирәкми. Бердәнбер инструмент – ул авыз. Бәлки микрофон артык булмас, ярый.
Бу эшнең осталары – ул оркестр-кешеләр, үз иреннәре һәм телләре белән бер үк вакытта җырлый да, барабан сугу тавышларын да чыгара ала.
Битбокс хип-хоп үсеш алган вакытта Чикаго һәм Бронкс урамнарында барлыкка килгән дигән фикер йөри. Чынлыкта исә тамырлары аның ерак XIII гасырга ук сузылган. Нәкъ шул чорда Франция трубодурлары урамнардан музыка коралларыннан башка җырлап йөргән. Төркемдәге һәркем аерым бер музыка коралының тавышын чыгарган. ХV гасырда битбокс күрше илләрдә дә таралган.
Ләкин ХVІ гасырда битбокс турында онытканнар. Ул янә XIX-ХХ гасырларда гына тагын пәйдә булган.
Шунысы кызыклы: XVIII гасырда Африка кабиләләре битбокска охшаган алымны йолаларында кулланган – ул аларга транска керергә булышкан.

Бүгенге битбоксерларның башлап җибәрүчесен беркем дә төгәл атый алмый. Ләкин беренчеләрдән булып битбокс ярдәмендә Бруклиннан The Fat Boys төркеме танылды. Алар Американың талантлар бәйгесендә җиңү яулаган.

Зур сәхнәдә хип-хоппер Killa Kella пәйдә булгач, битбокс аерым музыка юнәлеше статусын алды.

Бүген дөньяның иң оста битбоксерлары: Joseph «Poolpo» (Франция), Beardyman (Бөекбритания), Roxorloops, (Бельгия) һәм Rahzel (АКШ).
Күз алдыңа китер, битбокс белән теләгән һәркем җаны теләгән җирдә шөгыльләнә ала. Аның өчен махсус кыйммәтле музыка коралларын сатып алырга да, музыка мәктәбенә йөрергә дә кирәкми. Бердәнбер инструмент – ул авыз. Бәлки микрофон артык булмас, ярый.
Бу эшнең осталары – ул оркестр-кешеләр, үз иреннәре һәм телләре белән бер үк вакытта җырлый да, барабан сугу тавышларын да чыгара ала.
Эш нәрсәдән башланган соң?
Битбокс хип-хоп үсеш алган вакытта Чикаго һәм Бронкс урамнарында барлыкка килгән дигән фикер йөри. Чынлыкта исә тамырлары аның ерак XIII гасырга ук сузылган. Нәкъ шул чорда Франция трубодурлары урамнардан музыка коралларыннан башка җырлап йөргән. Төркемдәге һәркем аерым бер музыка коралының тавышын чыгарган. ХV гасырда битбокс күрше илләрдә дә таралган.

Шунысы кызыклы: XVIII гасырда Африка кабиләләре битбокска охшаган алымны йолаларында кулланган – ул аларга транска керергә булышкан.

Заманча битбокс
Бүгенге битбоксерларның башлап җибәрүчесен беркем дә төгәл атый алмый. Ләкин беренчеләрдән булып битбокс ярдәмендә Бруклиннан The Fat Boys төркеме танылды. Алар Американың талантлар бәйгесендә җиңү яулаган.

Зур сәхнәдә хип-хоппер Killa Kella пәйдә булгач, битбокс аерым музыка юнәлеше статусын алды.

Бүген дөньяның иң оста битбоксерлары: Joseph «Poolpo» (Франция), Beardyman (Бөекбритания), Roxorloops, (Бельгия) һәм Rahzel (АКШ).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев