АЛМАГАЧ
Хикәянең беренче биш өлешен бу сылтама буенча укый аласыз.
Күпме вакыт үтсә дә, син беләсең: бу – мәнгелек кичерешләр.
Сине һәрвакыт шатлык тулы кочак һәм: «Син, ниһаять, өйдә» сүзләре белән каршы алачаклар.
Перронда әтиең беренче эш итеп, сине кысып кочаклап алыр да, авыр чемоданыңны үзе тотып алга алып барачак. Ә син нәрсә? Үпкәләреңә сулышларыңның күңеле булырлык итеп һава сулыйсың. Һәм тәгаен аңлыйсың: мондый татлы исләр синең туган җиреңдә генә була.
Шул ук вакытта әтиең биргән сорауларга рәхәтләнеп җавап бирәсең.
Ниһаять, яныңда үз кешең бар.
Менә инде машинага утырган вакытта син дә җиргә төшәсең, сораулар бирә башлыйсың, ишетми калган яңалыкларга шаккатып утырасың. Ничек инде күрше малае туйга чакырды? Ул синнән ике яшькә генә олырак бит! Әкәмәт.
Ә син утырткан алмагачлар салкын кыштан соң ничек утыралар?
Яңалыклар шундый күп, хәтта аларны сөйләп бетерергә көн дә җитми, тиз үтәчәген искә дә алмыйча, җәй җитәр диеп уйлыйсың.
Менә инде син капканы ачып өйгә керәсең. Беренче ишеткән тавыш, ул эт гырылдавы. Сине оныткандамы инде? Юк, әлбәттә, юк, ул сагынганын күрсәтергә маташа.
Әйе, әнә бакча ягыннан йөгереп, сикереп синең яныңда бөтерелә. Җимеш шундый...
Әтиең чемоданны багажниктан чыгарган вакытта, син дустыңа соңрак урам буенча йөреп кайтабыз, дип вәгъдә бирәсең һәм өйгә керергә өлгерәсең.
Ә өйдә алма исе таралган. Бүлмәдән очып чыккан «чыпчык» сине тизрәк кочакка алып, үзенең бүләген күрсәтергә тырыша. Ул бит иртәдән бирле тырышып кәгазь битенә рәсем ясады. Анда кем генә юк! Әнә иң кырыйда Шарик ясалган, ләкин нигәдер яшел төстә, кәгазьнең уртасында әти тора, сул яктан әни ясалган, ә инде уң яктан син һәм энекәшең басып торасыз. Бигрәк матур...
Ә әни.. Кая соң әни?
Күрдең, юк алай түгел, сиздең. Өйгә тәмле әни исе аңкый. Аны аңлатып та булмый, бу ис каядыр күңелнең түрендә, акылның үзәгендә яши. Аны чакрымнар аша сизәсең: «Бу – Әни, бу – минем Әни исе! Минем!». Шул сүзләрне бар дөньяга кычкырып әйтәсең килә!
Бар көчең белән аны кочаклыйсың. Ниһаять, син өйдә! Яңгыр яуса да, яшен яшьнәсә дә, син аларны ишетмәс идең. Өйдә булгач, сине берни кызыксындырмый, берни борчымый.
Өйдә ашыкмасаң да була, барлык ыгы-зыгылар шәһәрдә калды. Монда тынычлык идарә итә, тынычлык белән тынлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 июня 2026 - 14:38
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
28 мая 2026 - 10:12
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
Нет комментариев