АЛМАГАЧ
Уку елы вакытында иң көтелгән мизгел ял көннәре җиткәч, өйгә кайту икәнен һәркем белә. Алай гына түгел, авылга кайтуда ниндидер тылсым бар сыман тоела.
Юлга әзерләнер өчен сумкаларыңны җыясың, бүлмәңне җыештырып калдырасың, кулыңа тоткан әйберне бер аласың, бер куясың. Нидер онытылып калыр да, син кире әйләнеп кайтканчы шуңа борчылырсың кебек. Инде урнаштырасын урнаштырып, аласын алгач, тыныч күңел белән юлга чыгасың. Ә юлда исә, гади поезд-купе, сиңа ярдәмгә ашыгучы поезд хезмәткәрләре, кайнар чәйләр... Алга таба син биредә күпмедер вакыт аралыгын уздырасың. Көндез китап укыйсың, алдыңда булган кроссвордларны чишәсең, тәрәзәгә карап чәй эчәсең, юл буена табигатьне күзәтеп барасың, илһамланасың. Ә кич белән үз уйларыңа чумасың. Сәфәр вакытында тагын нәрсә эшлисең инде? Син... Пәрдә белән ябылган тәрәзәләр... Крахмал белән юылган урын-җир рәхәт җылылык бирә, ә купеда синең сулаган тавышыннан кала, рельс тавышы гына ишетелә...
Чу-чу, чу-чух, чу-чу, чу-чух. Шул вакытта синең уйларың да ничектер әкрен чаба. Тынычлык хөкем сөрә.
Уйлар берсен-берсе уздырып, әллә кайларга барып чыга. Уку вакытларын искә төшерә башлыйсың.
Менә сез группадашлар белән парага әзерләнәсез. Бераздан ашау вакытын туры китереп, алар белән паралардан ял итеп урамга чыгасыз. Кибеттә чират торулар, йөгерә-йөгерә кабат дәрескә кайтулар. Бер-берең белән бер телем ипине, кабартманы, шоколад кисәген бүлешеп ашаулар. Үз алдыңа ихластан елмаеп куясың.
Күпме нәрсә искә төшә. Болар барысыда синең үз дөньяң, синең кешеләрең. Шушы берничә ел эчендә үзара якынайган үз кешеләр. Ел буена сез алар белән ни генә күрмәдегез: күпме сөйләшеп утырдыгыз, чишелмәс сорауларны чиштегез, әлбәттә, үпкәләшкән вакытларыгыз да булмады түгел. Узган эшкә салават дигәндәй, андый күңелсезлекләрне искә дә аласы килми. Соңгы имтиханнан соң төркемдәшләр белән саубулашып та өлгермичә, сентябрьгә планнар төзи башладыгыз. Еллар дәвамында сыналган дуслык бары үзенекен итә.
Ә алда чакрымнарга сузылган юл. Анда сине туганнарың көтә. Әтиең поезддан каршы алырга килеп, перронда көтеп торачак, ә әниең өйдә синең яраткан ризыкларны әзерли тора. Синең күз алдыннан матур күренеш үтә.
Син өйгә керәсең, ә анда синең кочакка кечкенә бер маймыл-энең сикереп асылыначак. Шул вакытта аның кочаклавы: «Мин сине шундый сагындым», – дигән сүзләре сине шундый сөендерә. Моннан да рәхәт хисне аңлатырлык сүзләр табып булмый. Энең кочакка атылган чакта аның белән кем кемнән көчлерәк уенын уйнысың. Бу уенда җиңүче юк, ә җаныңда уянган хисләр сине дингез дулкыны шикелле алып китә. Хәзер инде син укуга дигән вакытыңны энеңә, гаиләңә багышлаячаксың. Кичләрен яшьтәшләрең янына уеннарга чыгу да бик сагындырды. Рәхәт!..
Дәвамы бар.
Хикәя авторы – Халикова Исламия Ильяс кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 июня 2026 - 14:38
КАЗАНДА БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМГӘ ӨЙРӘТҮ ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШТЫЛАР
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
28 мая 2026 - 10:12
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
Нет комментариев