Логотип Идель
Иҗат

1 СЕНТЯБРЬ: "ШУЛ ДА БУЛДЫМЫ БӘЙРӘМ?!"

1 сентябрь дигәч, берәүләр аны кыңгырау чыңы һәм ап-ак бантлар бәйрәме дип атаса, икенчеләр башын аска иеп: ”Шул да булдымы бәйрәм”, - ди. Ә синең өчен 1 сентябрь бәйрәмме? Әлеге көн турында кызыклы фактлар белән танышыйк һәм төрле кешеләрнең бу көн турындагы уй-фикерләрен барлыйк әле.

1 сентябрь – ул олы тормышка баскыч. Балалар бакчасын тәмамлыйсың да, 1 сыйныфка укырга керәсең. Әле укырга кергән генә идең, ул арада чыгарылыш имтиханнары, аттестат тапшыру тантанасы килеп җитә. Аннан студент тормышы башлана... Тормыш дәвам итә.

Быел 11 сыйныфка баручылар бу көнне шүрләбрәк каршы ала. Ниләр кичерүләре турында үзләреннән дә яхшырак сөйләп бирүче булмас.

Энҗе Садриева, 11 сыйныф укучысы:

“Беренче сентябрь минем өчен зур бәйрәм, дусларымны, укытучыларымны нык сагынгангадыр, бу көнне бик зарыгып көтеп алам. Белем көненә әзерләнү берничә этаптан тора: уку кирәк-яраклары сатып алу, китапханәдән китаплар алып кайту. Җәйге каникуллардан соң тиз генә укуга чумып булмый, үзеңне иркенрәк хис итәсең.
Яңа уку елында мин үземә зур сабырлык теләр идем, ул миңа бик кирәк булачак, быел имтиханнар тапшырасы бар бит. Курыкмыйм, дип җавап кайтарсам да, курку хисе юк түгел инде ул, тик мин үземне тыныч тотарга тырышам”.

Утта янмый, суда батмый торган студент халкы яңа уку елыннан ниләр көтә икән?



Гүзәл Закирова, студент:

“Беренче сентябрь дигәч, һаман да мәктәбем күз алдына килә әле. Бу көндә күңелдә моңсулык хисе арта, сыйныфташлар, туган мәктәбемне сагынуга бәйле хис инде ул. Укуга әллә ни исем исем китмәсә дә, сыйныфташларым белән бергә булу, аралашу минем өчен бик мөһим иде. Ә киләсе уку елында үзем нерв күзәнәкләремнең мөмкин кадәр азрак зарарлануына өметләнәм :-)”.

 

 

 

Ә кайбер кешеләр өчен 1 сентябрь югары уку йортын бетергәч тә үз мәгънәсен югалтмый. Әйе, укытучы һөнәрен сайлаучылар турында сүз бара. 5-6 елга мәктәптән аерылып торган Ләйлә Хәбибуллина әнә икенче ел инде белем көнен укытучы буларак каршы ала:

Ләйлә Хәбибуллина, укытучы:

“1 сентябрь дигәч, үземнең мәктәптә укыган чак искә төшә: чәчәкләрнең башны әйләндерерлек хуш исе, кыңгырау чыңлавы, инде августта ук Белем көненә әзерләнүләр, укытучылар... Миңа әле һаман да бу барлык укытучы мәшәкатьләре минем белән була торган әйбер кебек түгел тоела... Менә 1се җитәр дә, укучы буларак мәктәпкә барып керермен төсле. Ел саен бу көнне түземсезлек белән көтәм. Узган елны беренче тапкыр укытучы буларак дулкынланып һәм ниндидер билгесезлек хисе белән көткән идем. Бу елны мин инде бөтен "эчке кухня"ны белеп, укучыларымны һәм хезмәттәшләремне сагынып барам. Мәктәптә укыганда сыйныфташларга яңа әйберләрне күрсәтәсе, яңалыкларны сөйлисе килеп, студент чакта калага килеп, иптәшләрне күрәсе килеп, яңа ачышлар ясыйсы килеп барсам, укытучы буларак яңа идеяләрне тормышка ашырырга теләп барам. Укытучы һөнәре үз эченә бөтен һөнәрләрне һәм вазифаларны туплый. Шуның белән ул бик тә катлаулы һәм кызыклы хезмәт”.
1 сентябрь турында кызыклы фактлар:

- күп илләрдә уку елы 1 сентябрьдән башланмый. Россия белән беррәттән аны Украина, Белоруссия, Армения кебек илләрдә каршы алалар;

- СССР хөкүмәте 1935 елда ук 1 сентябрьне яңа уку елы башы итеп билгеләсә дә, Белем көне буларак ул 1980 елдан гына Брежнев кушуы буенча бәйрәм ителә башлый, 1984 елдан рәсми рәвештә Белем көне дип игълан ителә;

- Белем көне барлыкка килүдә үзеннән зур өлешне укытучы Федор Брюховецкийның роле зур була. Нәкъ менә ул беренче һәм соңгы кыңгырау төшенчәләрен кулланылышка кертә.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев