Татарстан Мәдәният министрлыгы иң яхшы Яңа ел чарасын билгеләү өчен тавыш бирү башлап җибәрде. Өстәвенә, очраклы саннар генераторы тавыш бирү посты астында комментарийлар калдыручылар арасында өч җиңүчене дә сайлаячак. Аларга теләсә кайсы мәдәният оешмасындагы чарага билетлар тапшырачаклар.