Хәзерге вакытта кыска видеоларның иң популяр чагы. Мәсәлән, шул ук РИЛС һәм ШОРТС. Бу видеоларны үз аккаунтыңны популярлаштырыр өчен дә, ниндидер продукт сатар өчен дә төшерергә була. Язмада бу өлкәдә тәҗрибәле кыз белән танышачакбыз, ул безгә иң гади һәм эффектив юллар турында сөйләячәк һәм төрле лайфхаклар белән уртаклашачак.