28 март 2023 яңалыклары
-
ТЕАТР БӘЙРӘМЕ, ИҖАДИ АТМОСФЕРА ҺӘМ БҮЛӘКЛӘР: ӘЛМӘТТӘ «ТАНТАНА» ПРЕМИЯСЕ УЗДЫ
Әлмәттә татар театры дөньясында иң көтеп алынган вакыйга – «Тантана - 2023» премиясе узды. Татарстанның төрле районнарыннан һәм башкала театрларыннан артистлар, режиссерлар һәм театрга бәйле танылган шәхесләр җыелды. Кич буе сәхнәдә иң-иңнәрнең исемнәре яңгырады. -
28 МАРТТА ПЛАНЕТАЛАР ПАРАДЫН КҮЗӘТЕРГӘ МӨМКИН
28 мартта кояш баеганнан соң «планеталар парады»н күзәтү мөмкинлеге булачак. Бүген Меркурий, Венера, Марс, Уран, Юпитер һәм Ай көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлешендә күктә бер сызыкка тезеләчәк. Биш планета һәм Айны бер сызыкта күрү еш була торган вакыйга түгел. Күренешне яхшырак шәһәрдән ерак урында күзәтергә мөмкин. Уран планетасын күрү өчен телескоп кирәк булачак. -
ТӨБӘКАРА «АУЛАК ӨЙ – КӨРӘШ» ПРОЕКТЫНЫҢ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ЗОНА ЯРЫШЛАРЫ ҮТТЕ
Әлеге чара Россия Федерациясендә «Педагог һәм остаз» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында уздырылды. -
КАЗАН ДӘҮЛӘТ МӘДӘНИЯТ ИНСТИТУТЫНДА «ТЕАТР АТНАЛЫГЫ» УЗДЫ
20-27 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Театр атналыгы» узды. Чара кысаларында студентлар курс һәм диплом спектакльләрен күрсәтте, сәхнә теле, актерлык остаханәләрендә катнашты. Шулай ук мәдәният институты концерт залында Г.Камал, Әлмәт һәм Буа дәүләт драма театр артистлары спектакльләр күрсәтте.