ТӨБӘКАРА «АУЛАК ӨЙ – КӨРӘШ» ПРОЕКТЫНЫҢ СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ЗОНА ЯРЫШЛАРЫ ҮТТЕ
Әлеге чара Россия Федерациясендә «Педагог һәм остаз» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында уздырылды.
Беренче урынны филология һәм мәдәниятара элемтә институты «Әллүки» иҗат берләшмәсе яулады.
Барлыгы дүрт команда көч сынашты: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан «Әллүки» иҗат берләшмәсе, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студентлары, КФУның Алабуга институты студентлары, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татар тел белеме кафедрасының журналистика бүлеге студентлары.
«Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнү максаты белән бүген аулак өйгә җыелабыз. Әдәбият дәресләре кыскартылган чорда «Аулак өй – көрәш» кебек бәйгеләр укучыларга татар әдәбиятын таныту, кызыксыну уяту мөмкинлеге ача», – диде «Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.
«Аулак өй – көрәш» бәйгесе Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән оештырыла.
Наталья ВӘЛИТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев